Казанда Президент грантлары фонды вәкиле һәм Дуслык йорты җитәкчелеге очрашуы узды

Экскурсия барышында кунак Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге белән танышты.

РФ Президенты грантлары Фонды генераль директоры киңәшчесе Владимир Татаринов танышу визиты белән Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында булды.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов үткәргән экскурсия барышында кунак Татарстан халыклары Ассамблеясе эшчәнлеге, ресурс үзәге инфраструктурасы белән танышты, шулай ук республиканың милли берләшмәләре офисларын күрде.

Игътибар! 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Татарстанда «Президент грантлары конкурсларында катнашу һәм җиңү мөмкинлекләре» темасына семинарлар узачак, спикер буларак Россия Федерациясе Президент грантлары Фонды генераль директоры киңәшчесе Владимир Татаринов чыгыш ясаячак. Семинар программасы 3 сәгатькә исәпләнгән.

Семинарлар Казанда, Чаллыда, Әлмәттә узачак:

  • Казанда – 29 сентябрь көнне Казан шәһәре, «Сәйдәш» мәдәни үзәге, Н. Ершов ур., 57А адресы буенча. Башлана 11.00 сәгатьтә. Казанда семинарга теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://optat.timepad.ru/event/1792596/
  • Яр Чаллыда – 30 сентябрь көнне Яр Чаллы шәһәре, шәһәрнең Сәүдә-сәнәгать палатасы, Ш.Усманов ур., 122 адресы буенча. Башлана 11.00 сәгатьтә. Яр Чаллы шәһәрендә семинарга теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://optat.timepad.ru/event/1792590/
  • Әлмәттә – 1 октябрьдә Әлмәт шәһәре, «Кванториум» балалар технопаркы, Тимирязев ур., 20 йорт адресы буенча. Башлана 11.00 сәгатьтә. Әлмәттә семинарга теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://optat.timepad.ru/event/1792591/

Семинарда алынган гамәли күнекмәләр коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләренә үз гаризаларын эшләп бетерергә һәм аны быел Президент грантлары конкурсында катнашу өчен юлларга ярдәм итәчәк.

Президент грантлары фонды конкурсында катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Урыннар саны чикләнгән.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
339
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: