Казан "Туган телләр елы" белән саубуллашты, тик хушлашмады

Шактый эшләр, күп проектлар тормышка ашырылган.

Казанның берничә урынында туган телебезгә, төгәлрәге, Хәсән Туфанга бәйле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе – “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узган «Cөйли торган материя» шигъри-музыкаль кичә. Ул башкалабыздагы “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан үткәрелгән чараларга өлешчә йомгак ясады.

“Хәрәкәттә – бәрәкәт”, “Булырга”, “Итил”, “Казан тавышлары”, “Үз телем”, “Агачлар ни сөйли?” кебек чаралар – татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү, татар теле дәресләре уздыру, татарча урам фестивальләре һәм шигъри-музыка кичәләре оештыруда матур башлангычларның берничәсе. Башкалада телләрне үстерү һәм милләтләр дуслыгы юнәлешендә күп кенә эшләр башкарылды. Бу җәһәттән мәдәни һәм иҗтимагый эшкә үзләренең саллы өлешләрен керткән кешеләрне Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова котлап үтте.

– Шактый эшләр, күп проектлар тормышка ашырылган. Әлбәттә, бу башлангычларның һичшиксез дәвамы булырга тиеш. Дәвамлы эш кенә мәгънәгә ия. Бу чараларны тормышка ашыруда бик күп активистлар белән эшләдек. Елга нокта куелганда аларны билгеләп узасы килә, – диде ул.

Тантаналы чара шундый яңа проектларның берсе булган шигъри-музыкаль кичә белән үрелде. Сценарий авторлары Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова поэзия аша кешелек белән шагыйрьлек арасындагы җепләрнең ныклыгын сынап караган. Шигърият – вакытның җан тибеше. Аның аша без беркайчан да җуелмый торган хакыйкатьләргә барып тоташабыз. Хис-тойгыларның мәңгелек каршында көчсез булмавына инанабыз. «Сөйли торган материя» шигъри-музыкаль кичәсе яңа заман татар поэзиясенең пульсына тоташтыра. Шагыйрьләр үткән юлларны барлыйбыз. Җиңелме галәмдә яшәве? Нәрсәне югалтабыз? Шагыйрь күлендәге космик халәт бүгенге тойгыларны бүлешерлекме? Мөгаен, бу кичәдә утырганда һәркемнең күңелендә, аңында, кальбендә каршылыклар биешкәндер. Шигырьне язып кына түгел, башкаларга җиткерә белү мөмкинлекләрен дә тиешенчә файдаланабызмы? Безне ишетәләрме? Уйланырлык та, сокланырлык та чыгышлар шактый булды. Аннан аңлау өчен әдәбиятны-шигъриятне белү дә кирәк. Космик поэманы кебек кичәне карау һәм фикер йөртү өчен әзерлек тә сорала. 

– “Сөйли торган материя” дигән кичәнең исеме Хәсән Туфанның шигырь юлыннан алынган. Бүген  Хәсән Туфанның туган көне дә. Шуңа күрә бу бик зур мәгънәгә ия. Әгәр сөйли торган материя, кеше җаны, аның туган теле дигән сүз. Ул, әлбәттә, сакланырга тиеш, – дип сөйли Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. – Шушы җәһәттән безнең республикада туган телне саклау һәм үстерү комиссиясе дә төзелгән иде. Аның эшләре  күз алдында. Бөтен эшләрне дә эшләп бетереп булмый. Күп нәрсәләр федераль үзәктән, стандартлардан тора. Мәктәптә аны үзгәртә алмыйбыз. Ләкин үзара аралашу, төрле очрашулар, дәрестән тыш чараларны үткәрү мәсьәләләре үзебездән тора. Бу уңайдан телләр комисссиясе эшләде һәм эшләячәк. Элеккеге язучыны да, бүгенгесен дә иҗат берләштерә. Һәр заманның үз җыры, үз язучысы, үз таләпләре булган. Чагыштыру хәзерге заман язучылары файдасына түгел. Ул вакытта язучылар татар телен бик шәп белгән. Бөтен нечкәлекләре белеп иҗат иткәннәр. Хәзерге иҗатта калька алгы планга чыкты. Татар телендә язучылар аның бөтен нечкәлекләренә белергә, тибрәнешләренә кадәр аңлап-тоеп һәм шуны үзенең иҗатында чагылдырырга тиеш.

Халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың да борчылулары юктан түгел. Язучының язганнарын укысын өчен аның телне яхшы белгән укучысы да булырга тиеш.

– Бу елны, әлбәттә, бик әйбәт ел, дип санарга кирәк. Ләкин һәркем үзенең фикерен әйтергә тиеш. Мин үзем бик канәгать түгел. Дөрес, әдәбият өлкәсендә шактый чаралар узды. Әдәби бәйгеләр үткәрелде. Ләкин татар теленә карата зур нәтиҗәләр булды дип санамыйм. Бу елда безнең татар мәктәпләре артмады. Мәктәпләрдә татар телендә укый, дип әйтәләр. Тик алар белән очрашсак, укучылар бернинди әдәби әсәрләр укымыйлар, алар әдәбиятны белмиләр, – диде ул.

Сүз уңаеннан, “Cөйли торган материя” шигъри-музыкаль кичәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Артём Пискунов, халыкара конкурслар лауреатлары Айгөл Гардисламова, Айдар Абдрахимов, Алмас Хөсәенов, Владислав Уткин, Сәидә Миңнегалиева һәм Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры, Наил Ибраһимов җитәкчелегендәге “Пантера” камера балеты осталыкларын да билгеләп китми булмас. 

Чыганак: Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
139
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: