"Казан тәҗрибәсе – республиканың башка районнары һәм шәһәрләре өчен үрнәк"

Казан шәһәр Думасының XI сессиясендә 2021 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

Бүген Ратушада узган Казан шәһәр Думасының XI сессиясендә Казанда милләтара һәм конфессиональара татулыкны саклап калу буенча фикер алыштылар, шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына йомгак ясалды. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы бер территориядә төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең яшәве буенча уникаль мисал булып тора.

«Безнең төп бурыч – халыклар арасында үзара аңлашуны саклап калу, телләрне үстерү һәм дуслыкны ныгыту. Тагын бер кат Татарстан Президентына Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрүгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтәсе килә. Казанда без төрле халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән күпсанлы проектлар һәм идеяләрне тормышка ашыра алдык. Бу юнәлештә эш тукталырга тиеш түгел, без дәвам итәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы.

Социаль өлкә мәсьәләләрен алып баручы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова билгеләп үткәнчә, Казанда 115 милләт вәкиле яши. Шәһәрдә 37 милли-мәдәни берләшмә, 195 дини оешма, 132 дини объект эшли, алар арасында мәчетләр, православие храмнары, иске обряд дини объектлары, башка христиан юнәлешләрендәге чиркәүләр, синагога, Бахаи һәм Кришна гыйбадәт йортлары бар.

 

«Казан Башкарма комитеты даими нигездә дини һәм иҗтимагый оешмаларга конфессияләр арасында үзара аңлашуга һәм татулыкка ярдәм итүче мәдәни-агарту һәм хәйрия программаларын тормышка ашыруда ярдәм итә. Бу, аерым алганда, Ураза гаете, Корбан гаете, Раштуа бәйрәме, Пасха, Крещение, Казан Изге Ана иконасын алу һәм башка чаралар хөрмәтенә тәре йөреше үткәрү», – дип сөйләде ул.

Г.Сәгыйтова искәртеп узганча, соңгы елларда шәһәрдә «Росток» мәктәпкәчә белем бирү рухи-агарту үзәге, Россиядә бердәнбер Искелек тарихы музее ачылды, ТР Милли китапханәсендә беренче ребецен (раввиннарның хатыннары) съезды узды, Казан җирендә католицизмның 25 еллыгын, Изге Екатерина кирхын торгызуның 250 еллыгын билгеләп үттеләр, Казан Изге Анакай иконасы соборы торгызылды һәм яңартылды. Моннан тыш, Казанда гражданнар ризалыгын ныгыту буенча муниципаль программа гамәлгә ашырыла.

«Агачлар нәрсә турында җырлый?», телләр поезды, «Итил» фестивале һәм елның башка проектлары

Докладчы сүзләренчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларны тормышка ашыру өчен шәһәр 36 млн сум бүлеп биргән. Тамашачылар тарафыннан зур кызыксыну тудырган проектларның берсе – «Агачлар нәрсә турында җырлый?» дигән спектакль, ул ачык күк астында узды. Сюжет нигезендә – чуаш, мари, удмурт һәм мордва әкиятләре. Шулай ук уңышлы проектлар – Бауман урамындагы «Булырга...» фотокүргәзмәсе һәм «Казан тавышлары» балконында шигырьләр уку форматында перформанс.

Йөзләгән шәһәр халкын «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында татар телендә спорт һәм иҗат дәресләре, шулай ук «Халыклар дуслыгы казаны»«Итил» һәм «Яңа Сабантуй» фестивальләре җәлеп итте. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы «Сөйли торган материя» әдәби-музыкаль концерты белән тәмамланды. 

«Саумы, Казан!» хикәяләр конкурсы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының мөһим проекты булды. Программага танылган Казан язучысы Әхәт Мушинский җитәкчелегендәге абруйлы жюри тарафыннан сайлап алынган рус һәм татар телләрендәге әсәрләр тупланды», – дип өстәде Г.Сәгыйтова. Шулай ук быел татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган “Үз телем” бәйгесе дә оештырылды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 5 җиңүчегә проектларны тормышка ашыруга грантлар тапшырылды.

 

Елның иң гадәти булмаган проекты «Туган телләр поезды» булды. Ул Казан метросында 20-нче сентябрьдән бирле йөри башлады. Поезд милли символика белән бизәлгән алты вагоннан тора, пассажирлар Татарстан халыклары телләрендә сөйләшү фразалары һәм популяр гыйбарәләр белә ала.

Депутат Елена Глухарева поезд киләчәктә тә йөриячәкмн дип кызыксынды. «Без, чыннан да, шәһәрлеләрдән бик күп уңай бәяләмәләр алабыз. Республиканың күп кенә районнары хәтта безнең тәҗрибәдән файдаланырга тели. Әлбәттә, дәвам итәсе килә, чөнки бик зур эш башкарылды. Әмма бу карар соңрак шәһәр тарафыннан кабул ителәчәк, – дип җавап бирде Г.Сәгыйтова.

Шулай ук Г.Тукайның туган көнендә Казанда татар теле нигезләре буенча титрлар белән 20 кыска видеоролик трансляцияләнә башлады. Ел ахырына кадәр аларны метроның цифрлы панельләрендә һәм социаль челтәрләрдә күрергә мөмкин булачак. 2022 елда яңа темаларга видеороликлар булдыру планлаштырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Лев Толстой скверы төзекләндерелде, ә урамнарның берсе драматург һәм сценарист, шәһәрдә туып-үскән Евгений Шварц исемен алды.

Казанда татар балалар бакчалары һәм мәктәпләре эшенә мониторинг үткәрелде

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, Казанда туган телләрне, шул исәптән рус, татар һәм Россия халыкларының башка телләрен өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган. «Полиэтниклык, мультикультуралылык, билингвальлек, шәһәрдә яшәүче барлык халыкларның гореф-гадәтләренә һәм теленә хөрмәт һәм кызыксыну – Казанның традицион кыйммәте. Шәһәрнең ике зур милләте – руслар һәм татарлар. Төрле дин һәм милләт кешеләренең гасырлар буе тату яшәве нәтиҗәсендә Казанда мәдәният һәм диннәрнең тигез хокуклы әңгәмәсе бара», – диде Г.Сәгыйтова.

Казан Мәгариф идарәсе мәгълүматлары буенча, быел татар телен мәктәп укучыларының 55%-ы мөстәкыйль рәвештә өйрәнер өчен сайлап алган – бу татар һәм катнаш гаиләләрдән булган балалар, яңа телне үзләштерергә омтылучы башка милләт балалары. 325 шәһәр балалар бакчасының 85-е татар телен өйрәтә – бу мәктәпкәчә учреждениеләр, аларга барлык милләт балаларының ата-аналары гариза тапшыра ала. Шәһәрнең 169 мәктәбеннән 37 мәктәп татар телен өйрәтә, дәресләр башлангыч һәм өлешчә урта сыйныфларда үткәрелә. Өлкән сыйныф укучылары өчен, сайлап алу предметы булган туган телдән тыш, барлык дәресләр дә рус телендә алып барыла.

 

«Быел Фәннәр академиясе һәм КФУдан бәйсез экспертлар катнашында без татар балалар бакчалары һәм мәктәпләре эшенә мониторинг үткәрдек. Ул татар мәгарифенең хәзер нинди хәлдә булуын, алга таба нинди юнәлештә хәрәкәт итүебезне күрсәтте. Без татар мәктәпләренең имиджын үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча стратегия эшләргә, татар теле буенча мәктәп дәреслекләрен камилләштерергә, педагогик коллективка ярдәм итәргә, татар телен өйрәнү өлкәсендә проектлар булдыруда, дәреслекләр һәм ярдәмлекләр эшләүдә аларның тәҗрибәсен эшкә җигәргә кирәклеген аңладык», – дип уртаклашты нотыкчы.

Мониторинг нәтиҗәләре буенча беренче эшләр инде алып барыла. Быел татар теле укытучылары өчен семинарлар циклы эшли башлады. Спикерлар укытучыларны укытуның иң яхшы методикалары һәм практикалары белән таныштырды. Алдынгы лингвистлар белемнәре белән уртаклашты. Киләсе елда мондый семинарлар татар балалар бакчаларында тәрбияче-методистлар өчен узачак. Шулай ук Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен дә татар телен өйрәнү буенча укыту интенсивлары узды. Киләчәктә курсларны шәһәр транспорты хезмәткәрләре өчен дә эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.

«Телләрне саклау мәсьәләсе буенча фикер алышуга яшьләрне җәлеп итәргә кирәк»

Казан шәһәр Думасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе Зөһрә Нигъмәтуллина билгеләп үткәнчә, депутатлар шәһәрнең берничә культ объектында булды һәм Казанның милләтара һәм динара татулыкка ярдәм итү тәҗрибәсе уникаль, һәм аны сакларга кирәк, дигән нәтиҗә ясады.

ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәгенең халык иҗатын үстерү бүлеге методисты Павел Александров Казанда уздырылган чараларның яшьләр өчен кызыклы трендларга эләгүен ассызыклады. «Фольклор материалын эшкәрткәндә һәрвакыт куркыныч бар, аны китч форматына күчерү. Мәсәлән, «Агачлар нәрсә турында җырлый?» дигән куелыш алдан расланмаган иде. Барлык әкиятләр дә дөрес итеп эшләнгән», – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Совет районының 93-нче номерлы гимназиясе директоры, Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Ирина Александровская быел гимназиядә этномәдәни рус юнәлеше белән «Лукоморье» өстәмә белем бирү корпусы ачылуы турында сөйләде. «Безнең уку йортында үзләрен балалар да, төрле милләт укытучылары да уңайлы хис итә. Туган телләрне, шул исәптән татар телен өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылган», – диде ул. 

Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, үз чиратында, мисал итеп Татарстанда гына түгел, Россиядә дә Халыклар дуслыгы йорты базасында эшләп килүче күпмилләтле якшәмбе мәктәбен мисал итеп китерде. Аның сүзләренә караганда, төрле милләттәге 500-дән артык бала үз халыкларының телен, тарихын һәм традицияләрен өйрәнә.

Депутат Мәликә Гыйльметдинова якшәмбе мәктәбендә балалар башка милләт телләрен өйрәнә аламы яисә туган телен генә өйрәнәме, һәм бу нинди шартларда мөмкин, дип кызыксынды. «Мин бу учреждениегә берничә тапкыр килдем. Берничә тапкыр бу мәктәптә атмосфераның җылы булуын билгеләдем. Балалар бушлай башка телләрне өйрәнә ала, укытучылар шатланачак кына. Аларның максаты – яшь буын үз халкының гореф-гадәтләрен белсен өчен Казанда телләрне үстерү», – диде Г.Сәгыйтова.

 

 

Депутат Михаил Кузнецов 2022 елга планнарга кагылышлы сорау бирде. Аның фикеренчә, милләтара мөнәсәбәтләр темасына чаралар цифрлы киңлектә яшьләрне җәлеп итәргә мөмкин. «Цифрлы формат чыннан да яшь буын белән аралашуда актуаль һәм нәтиҗәле. Быел без стрим-съемкалар, онлайн-дәресләр кулландык. Әмма әлегә милләтара мөнәсәбәтләр темасына уйламадык. Бу кызыклы тәкъдим, уйларга кирәк», – дип җавап бирде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, телләрне үстерү һәм саклау мәсьәләсе яшьләр кулында, барлык мәдәни кыйммәтләрне киләсе буынга тапшырырга мөмкин, дип ассызыклады. «Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшьләрнең күбесе нәкъ менә Казанга тартыла. Туган телләрен саклау темасына ныклап якын килүләре бик сөендерә. Республика башкаласында телләр язмышына нәрсә йогынты ясавына игътибар итәләр. Ел башында ук программа эшли башлады, туган телләрнең әһәмияте арта барган проектлар уңышлы тормышка ашырылды. Казанның тәҗрибәсе – республиканың башка районнары һәм шәһәрләре өчен үрнәк», – диде ул.

И.Метшин билгеләп үткәнчә, күп кенә инициативалар яшьләр арасында үз фикерен тапкан. Аның фикеренчә, хәзер Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланган эшне Цифрлаштыру елында дәвам итәргә кирәк. «Әйдәгез, безнең яшь һәм өлкәнрәк коллективлар тапкан бөтен нәрсәне цифрлаштырабыз. Бу шулкадәр борынгы милли, этник җырлар. Әлегә безнең мөмкинлекләребез, тәҗрибә белән бүлешер кешеләребез бар – киләсе буынга тапшыру өчен язып барырга кирәк. Иң мөһиме, сабый чакта ишеткән бу җырларны без генә җырлап һәм тыңлап калмыйча, яшьләргә дә бу зәвыкны сеңдерергә кирәк. Әлбәттә инде, моны трендларга туры китереп һәм алар өчен аңлаешлы телдә эшләргә кирәк», – дип йомгаклады Мэр.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
304
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: