Казан Мэры шәһәр халкын Ханука бәйрәме белән котлады

"Әлеге бәйрәм милли үзенчәлекне һәм әхлакый идеалларны саклауга омтылышны символлаштыра"

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Ханука бәйрәме белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар! Казанның барлык яһүдләрен ихлас күңелдән яктылык бәйрәме – Ханука белән котлыйм!

Күпгасырлык тарихы булган бу күркәм бәйрәм иреккә омтылуны, милли үзенчәлекне, әхлакый идеалларны саклап калуны символлаштыра, җылы хисләр уята, өмет бирә һәм изге эшләргә илһамландыра.

Ике мең ел элек Иерусалим храмын азат итү һәм аны изгеләндергән вакытта могҗиза хөрмәтенә ханука утлары кабызу традициясе буыннан-буынга тапшырыла, Россия һәм дөнья мәдәниятенең мөһим өлеше булып тора.

Бүген яһүд халкы вәкилләре Казанда уңышлы эшлиләр, рухи кыйммәтләрен саклыйлар һәм шәһәрдә диниара һәм милләтара татулыкны үстерүгә сизелерлек өлеш кертәләр.

Сезгә чын күңелдән уңышлар һәм иминлек телим! Әлеге сигез бәйрәм төне йортларыгызны җан җылысы һәм үзара аңлашу белән тулыландырсын» – диелә котлауда.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
651
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: