Казан мэриясе «Саумы, Казан» әдәби конкурсын үткәрә

Татар һәм рус телләрендә язылган хикәяләр 31 июльгә кадәр kazankonkurs2021@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Казан мэриясе «Саумы, Казан» әдәби бәйгесе игълан ителүе турында искә төшерә. Әлегә конкурск кабул ителгән гаризалар саны күп түгел.

«Без „Саумы, Казан!“ дигән хикәяләр конкурсы үткәрә башладык. Катнашучыларның күбрәк булуын теләгән идек. Чөнки мин Кариев театрында эшләгәндә „Асыл“ драматургия конкурсы уздырып бик күп гаризалар алган идек», — ди Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Темасы Казанга гына бәйле булгангамы — хатлар азрак. Бәлки яңа әсәр соралуы да кыенлык тудыргандыр. „Асыл“ конкурсына драматурглар булган әсәрләрен җибәрде», — дип дәвам итә ул.

Оештыручылар ачыклык кертүенчә, бәйгедә ике номинация каралган — 18 яшьтән 35 яшькә кадәр кешеләр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Беренче урынга — 80 мең, икенче урынга — 50 мең, өченче урынга 30 мең сум биреләчәк. Акчалата премия ике номинациягә аерым бирелә.

Авторларның моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләре каралачак. Катнашучыларның Казанда яшәве шарт түгел. Конкурсның игътибар үзәгендә — Казан шәһәре, үзләрен чын Казан кешесе итеп тоючы кешеләре, шәһәр тормышын сурәтләгән тарихлар.

Татар һәм рус телләрендә язылган хикәяләр 31 июльгә кадәр kazankonkurs2021@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
389
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: