Ике дистәдән артык ил Казан мөселман киносы фестивалендә үз кинокартиналарын тәкъдим итәчәк

Масштаблы кинофорум Казанда 5-10 сентябрьдә узачак.

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең шорт-листына 5 номинациядә 50 фильм керде. Быел конкурска дөньяның 45 иленнән барлыгы 592 гариза килгән.

Фестивальдә Россия, Франция, Испания, Кытай, Төркия, Иран, Бельгия, Япония, Израиль, Босния һәм Герцеговина, Пакистан, Малайзия, Тунис, Болгария, Катар, Кувейт, Эстония, Бангладеш һәм Алжирдан фильмнар күрсәтеләчәк. Шулай ук элеккеге СССР дәүләтләре (Казахстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Кыргызстан, Таҗикстан) вәкилләре дә катнаша.

XVII халыкара мөселман кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе рәисе Гөлнара Әбикеева, Татарстанда күп санда милли фильмнарның төшерелүенә һәм аларның күбесе татар телендә булуына гаҗәпләнүен әйтте.

Гомумән, аның фикеренчә, быел бик кызыклы тулы метражлы фильмнар конкурсы программасы барлыкка килгән. Бу ил чикләрен үтү тарихы, чиктә калып тормыш итү, читне кабул итү яки кабул итмәү.

«Фестивальләр яңа исемнәр ачарга тиеш, ә бәхет елмайса, кинематографияләрне дә. Безгә бәхет елмайды: без, Германиядән Светлана Слапке, Россиядән Нина Кочеляева һәм минем кебек халыкара экспертлардан торган сайлап алу комиссиясе, Әзербайҗан киносы күтәрелүен билгеләп үттек. Бу бердәнбер уңышлы кино гына түгел, ә бәйгедә күрсәтеләчәк кызыклы интеллектуаль картиналарның бер дулкыны да. Шуларның берсе конкурста күрсәтеләчәк», — дип сөйләде сайлап алу комиссиясе рәисе.

Исегезгә төшерәбез, гаризалар кабул итү кампаниясе бу елның 1 февралендә старт алды һәм 1 июньдә тәмамланды. Сайлап алу комиссиясен казах киносы белгече һәм кино тәнкыйтьчесе Гөлнара Әбикеева җитәкли. Үз интервьюсында ул Казан мөселман киносы фестиваленең бүген үз авторитетына һәм аерым урынына ия булуын билгеләп үтте. Ул, конкурска фильмнарны сайлап алу җиңел булмады, чөнки «барлык эшләр дә көчле һәм географиясе ягыннан зур – Евразия континенты», дип белгеләп үтте.

Масштаблы кинофорум Казанда 5-10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
356
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: