Гриф Хәйруллин: "Туктамасак, алда безне күп гасырлы милләт гомере көтә"

Аның һәр сүзе - татарны уятырга, уйландырырга юнәлдерелгән.

Күптән түгел булып узган Милләт җыенында һәр татарны уйланырга мәҗбүр иткән чыгыш, мөгаен, Казахстаннан килгән татар галиме, «Туран» университеты профессоры, Казахстанның Татар-башкорт конгрессы рәисе урынбасары Гриф Тимерзаһит улы Хәйруллинныкы булгандыр.

Милләттәшләребезнең саны ни өчен кими? Бердәмлекне саклап калу өчен ниләр эшләргә кирәк? Җанисәп вакытында без ни өчен татар дип язылырга тиеш? Татарлар: кичә, бүген, иртәгә… Шушы сорауларга җавап бирү йөзеннән ул кыска гына нотыгында әнә күпме чорны колачларга тырышты, татарның эчке проблемаларын хәл итәргә чакырды. Аның һәр сүзе татарны уятырга, уйландырырга юнәлдерелгән иде. Шул җәһәттән милләттәшебез белән тагын бер кат элемтәгә кереп, фикерләрен укучыларыбызга да җиткерергә булдык.

– Гриф Тимерзаһитович, татарлар ни өчен кимүгә таба бара?

– Бу мәсьәлә Татарстанның үзендә дә бик җитди тора. Читтәге татарлар турында инде әйтәсе дә юк. Үземә төрле җирләрдә, республикаларда яшәргә туры килде. Шуңа күрә бу проблеманы тирәнрәк аңлыймдыр. Минемчә, башка халыклар арасында яшәгән милләттәшләребез татарлыкларын саклап калу өчен күбрәк көч куя. Татарстанда исә үзләренең эреп, югалып барганнарын бик күпләр аңламый кебек тоела миңа. Нәтиҗәдә акрын гына урыслаша барабыз. Моны бер яктан аңларга да була, әлбәттә. Без 500 ел буена урыслар арасында яшибез. Шуңа ияләшкәнбез, катнаш никахлар төзибез, балаларның урысча сөйләшүенә табигый хәл итеп карыйбыз. Боларның барысы да  милләтебезне кимүгә китерә. Дөрес, эшләнгән эшләр дә күп. Үз телевидениебез, газета-журналларыбыз, тапшыруларыбыз бар. Әмма алар белән генә әллә ни үзгәреш сизелми. Төрле чараларда, телевидениедә без күбрәк җыр-биюләргә игътибар бирәбез. Шуңа карамастан, яшьләребез Көнбатыш музыкасына тартыла. Димәк, татар сәнгатен үстерүгә дә күп көч куярга кирәк әле. Җырлап, биеп кенә дә яшәп булмый. Җитдирәк проблемалар белән шөгыльләнү таләп ителә.

– Мәсәлән?

– Бу җәһәттән мин Татарстанның мөмкинлекләре бар дип уйлыйм. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та зур көч куя. Рәхмәтебез зур аңа. Барган җирендә татар диаспорасы белән очрашмый калганы юк. Бу  читтә яшәүче татарлар өчен бик мөһим, башка халыклар арасында аларның абруйлары бермә-бер күтәрелә. Минемчә, проблеманы хәл итүнең төп юлы – татарның хокукын торгызу, булганнарын саклап калу. Сүз дә юк, беренче чиратта телне саклап калырга кирәк. Милли  уку йортларының булмавы халыкны зәгыйфьлеккә илтә. Милли белем бирү системасын торгыза алмасак, халыкның миллилеген саклавы бик икеле.

– Җанисәп барышында татарларның бүленү очраклары күп…

– Җанисәп вакытында һәркемнең өч юнәлешкә хокукы бар: билгеләнгән, танылган, яки электән күрсәтелгән милләтне язу; шул милләтнең өлеше булган халык исемен язу; бөтенләй башка милләт исемен алу. Соңгысына килгәндә исә, теләсә кайсы телне туган телем дип тану хокукы (ялгышмасам, Россиядә бу мәсьәлә хәл ителгән) башка чит милләтләрне түгел, нәкъ менә рус милләте булып язылу мөмкинлеген күздә тотадыр. Әлбәттә, сез үзегезне алеут дип, японка, индианка, француженка дип тә яздыра аласыз. Тик барыбер бу фикердән баш тартачаксыз. Башка вариантларга килгәндә, мәсәлән, мин үземне мишәр дип яза алам, нәселем – мишәрләрдән. Әмма мин бу адымга бармаячакмын, чөнки заманында без телдә дә, сәнгатьтә дә һәм башка өлкәләрдә дә татар икәнлегебезне тоеп яшәдек. Дөрес, мишәр дип әйтүләре дә мөмкин иде, ләкин ул татарлыгыңны инкяр итү түгел, ә тамырыңны ачыклау гына булды.

Ничек инде мишәр, керәшен, типтәр бүтән халык булсын, ди? Башка бер олы халык та, диненә яки тамырына карап, зур халыкны вакламый лабаса! Алар бездән акыллырактыр, күрәсең… Шулай итеп, бер генә юл кала: татар булып тусаң, татар булып языл.

Форсаттан файдаланып, тагын бер нәрсәгә тукталыйк әле. Һәр заманның үз кыйммәтләре, идеаллары, омтылышы буладыр. Бәлки, ялгышамдыр да, ләкин, миңа калса, хәзерге яшьләр күбрәк файда турында уйлый. Менә шушы яктан караганда да, үз милләтең кешесе булу җайлырак. Әгәр милләтеңнең бер кисәкчеген милләт дип аерып, шунда язылсаң, синең халкың бәп-бәләкәй булып кала. Анда син кемгә кирәк, үзеңне сансызлату гына бит бу. Башка халыкка кушылсаң, син анда барыбер «ак карга», берәү дә сиңа тулысынча шул милләт кешесе итеп карамаячак. Өлкән буын кешесенең тәрбиясе башкачарак, әлбәттә. Милләтне үзгәртү фикере бер акылсызлык булып тоела. Мин татар икән, ничек итеп бүтән халык булыйм инде?

– Милләтебезне, телебезне саклап калу өчен бүген безгә ниләр эшләргә?

– Һәрхәлдә, беренче чиратта үзебезгә кагылган якларны карарга кирәк: ничек халык санын арттырырга, ничек итеп аның бөтенлеген сакларга һәм ныгытырга («Бүлгәлә һәм хакимлек ит!» дигән хәрәкәткә юл куймаска), татар белән татар арасындагы аерымлыкларны эзләп, чокчынып тормаска (мондый аерымлыклар башка халыкларның төркемнәре арасында да әллә нихәтле). Читтә яшәүче татарларга юл ачу ысулларын табу зарур. Аларның күченеп килү, Татарстанда урнашу мәсьәләсе дә, читтәге татар яшьләрен мөмкин кадәр күбрәк мондагы уку йортларына җәлеп итүне дә әйтергә була. Кызганыч, безнең якта Татарстанга күчеп, аннан кире кайтучылар да,  кайбер сәбәпләр аркасында укуга кабул ителмәгәннәр дә очрый. Гафу итегез, бәлки мин ялгышамдыр да, әмма кайчакта, Татарстандагы татарлар үз милләтен бөтенләй югалту уе белән килешкәнме әллә, шуның өчен читтәге татарларга башка күз белән карыймы икән, дип уйга каласың.

Әлбәттә инде, иң мөһиме – татарларның милли үзаңын ныгыту өстендә эшләү. Моның өчен халкыңның тарихын, нәкъ менә үз галимнәрең тикшергән, ачкан, язган тарихны белергә кирәк. Үткәннәрен югалткан халык тиз арада үзе дә юкка чыга, көтү хәлендә кала. Бу фикер күптән һәм күпләргә билгеле бит. Халкыбызны гел канкойгыч, вәхши, кыргый итеп кенә тасвирлауга ышанасы да юк. Бер халык та күктән иңмәгән ләбаса, барысы да тарихи үсеш юлын үткән. Һәр халыкның яхшы якларын да, кимчелекләрен дә табарга була. Тарихыбызда бихисап акыл ияләре, галимнәр, шагыйрьләр булган һәм бар, безнең белән бөек ханнар җитәкчелек иткән, батырларыбыз дөнья тулы. Балаларга шуны аңлаталармы, татар беләме соң моны? Урамга чыгып сорап карагыз әле: күпме татарны санап бирерләр икән? Күбесе Габдулла Тукайны, Муса Җәлилне атар. Ә башкалар кайда? Телевидениедә тарихка, бөек шәхесләребезгә багышланган тапшыруларны бармак белән генә санарлык. Без пропаганданы шул тиклем генә алып барсак, кемне гаепләргә була?

Менә Милләт җыены узды, сүз дә юк, ул яхшы әзерләнгән, байтак вәкилләрне  җыйнаган әһәмиятле бер чара булды. Шул чараны, аның эчтәлеген, анда булган хәлләрне барлык татарның да игътибарына җиткерә алдыкмы соң? Шушы уңышыбызны югары күтәреп, татарларның рухын күтәрә алдыкмы? Әллә матбугат моңа бер гадәти чара дип кенә карадымы? Югыйсә сөйләшү бик җитди булды бит, милли киемнәр дә, җыр-бию дә, мактану да күренмәде.

Мактану дигәннән, әгәр без үзебезнең борынгы бөеклегебез белән мактанып кына йоклап ятсак, эш хәтәр. Милли рухны һәм үзаңны үстерү ул шапырынуга әйләнеп калырга тиеш түгел. Элеккеге уңышларны искә алып, бүгенге хәлебезне югары күтәреп, татар халкына, үзебезгә ихтирамны кирәкле дәрәҗәгә куярга кирәк, нигезле ихтирам үстерү кирәк бүген!

– Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар Татарстанга нинди өметләр баглый?

– Без, өметләнеп, нидер көтеп утырмаска, үзебез дә ярдәм итәргә тиешбез. Бердәмлек шунда чагыла да инде. Ә болай, үзебезгә килгәндә, Татарстан белән элемтәбез начар түгел. Заманында Семипалатинск шәһәрендә татар мәктәбенә Татарстан бик нык ярдәм итте. Дөрес, анда төрле милләт балалары укый, алар барысы да татар халык сәнгатенә катнашып китә. Татарлар бик таралып яши, бергә җыеп укытырга мөмкинлек юк, әлбәттә. Әмма без элеккедән калганча мәктәпне татар мәктәбе дип йөртәбез, шул дәрәҗәдә калдырырга омтылабыз да. Икътисад өлкәсендә дә зур эшләр эшләнә. Татарстан Казахстанга инвестицияләр кертә. Безнең мактанычыбыз – бу инвестицияләр кайбер башка илләрнекеннән дә күбрәк. Әмма, әйтергә кирәк, монда сүз матди як турында гына бармый. Игътибар, теләктәшлек, милләттәшләр дигән җылы сүз – боларның барысы да күңелне күтәрә, эшләргә дәрт өсти. Әмма акчасыз булмый. Мәсәлән, якшәмбе мәктәбендә татар теле укытучысы тоту өчен аңа хезмәт хакы түләргә кирәк. 27 ел буе татар-рус телендә чыгып килүче «Фикер» газетасының мөхәррире булып эшләдем. Инде азрак ял итим дип уйлаган идем, алыштырырга кеше таба алмыйбыз. Хәзерге яшьләрнең  бушка эшләп йөрисе килми бит.

Казахстанда 200 меңнән артыграк татар яши. Әйтергә кирәк, соңгы араларда сан ягыннан байтак кимедек. Туксанынчы елларда гына монда 340 мең татар исәпләнә иде. Дөрес, күбесе Россиягә, шул исәптән Татарстанга күченеп китте. Милләттәшләребезне катнаш никахлар да «йота». Бу очракта казахлашу турында әйтсәк, дөресрәк булыр. Кыргызстан, Үзбәкстан кебек Урта Азия республикаларында да шундый ук күренеш бара.

– Димәк, киләчәк әллә ни сөендерми?

– Бу бит безгә генә бәйле түгел. Моның өчен Татарстанның гөрләп яшәве кирәк. Шулай булганда гына без аның бер кисәге булып, горурланып яши алабыз.

– Сез үзегез дә Башкортстанда туып үскәнсез, әмма озак еллар Урта Азиядә яшисез. Нинди җилләр ташлады?

– Институтны тәмамлагач, Үзбәкстанда яшәдем, 16 ел шунда укыттым. Аннан, балалар үскәч, аларга белем бирү ниятеннән уку йорты булган зуррак шәһәргә төпләнергә ниятләдек, Алма-Ата шәһәрен сайлап алдык.

– Туган авылыгыз белән элемтәләр бармы?

– Мин татар авылында туып үскән идем. Хәзер башкорт авылына кайтам. Дүртөйле районындагы мин яшәгән Миңеште авылын – башкорт  авылы дип, халкын башкортлар дип язганнар, нәселем нигезе – Казакла  авылы да шул хәлгә дучар булган. Моның белән берничек тә килешә алмыйм. Мин – татармын, милләтебезнең тарихын ачыклауга керткән өлешләрем өчен бик сөенәм.

– Хезмәтләрегез белән укучыларны да таныштырыйк әле.

– Моңа кадәр күп кенә китаплар, мәкаләләр басылган иде, алар арасында безнең милли проблемаларга багышланганнары да аз түгел. «Татар тарихы», «Казахстанда – татарлар» дип аталган китапларым бик популяр булды. Моннан ике ел элек «Без – татарлар», «Туфаниада» китаплары дөнья күрде. Поэзиям – «Дөнья бит ул», «Казанга – хат» җыентыкларында. Былтыр мин эшләгән университет «Идарә психологиясе» китабын бастырып чыгарды. Быел «Югары мәктәп педагогикасы» исемендәге лекцияләр курсы басыла. Ел ахырына кадәр татарча яңа шигырьләр китабы әзерләп ятам. Тагын бер китабымны Мәскәүдә бастырдым. Ул «Аралашу һәм үз-үзеңне тану» дип атала.

 – Сез гомер буена милләткә хезмәт итәсез, тарих төпкелендә актарынасыз. Ничек кенә булмасын, үткәннәр киләчәккә барып тоташа. Бу җәһәттән татарның киләчәк язмышын ничек күзаллыйсыз?

– Бик катлаулы сорау бу. Киләчәктәге язмышны ачык кына әйтеп булмыйдыр ул. Әлбәттә инде, читтәге факторлар белән беррәттән, күп нәрсә үзебезгә бәйле. Халкыбызны саклап кала алабызмы, әллә вакланып эреп бетәбезме – боларның барысы да беренче нәүбәттә үзебездән тора.

Әгәр җебеп, йоклап ятсак, безне эретәчәкләр. Бу очракта үпкәләр урын да калмый. Үзебезне кулга алып, искиткеч бай тарихыбызга таянып, әллә нинди кыенлыклардан да исән чыга алган татар баласы булуыбызны онытмыйча, үҗәтләнеп алга барсак, туктамасак, алда безне күп гасырлы милләт гомере көтә.

Тарих битләрен актарсагыз, дөньяның  һәрвакыт үзгәреп торганлыгын күрәсез. Хәтта бөек халык дигән дәрәҗә дә мәңгелек түгел. Бөекләр исемен латиняннар да, греклар да, төркиләр дә, гарәпләр дә (башка континентларда бүтәннәр дә) йөрткән. Ә бүген – башка  хәл, өстәвенә шартларның, халыкларның, тормышларның үзгәрүе дә тизләште, көчәйде. Димәк, дөньяң үзгәрмәс, дип беркем дә гарантия бирә алмый. Мондый шартларда, тырышып-тырышып, бер булып укмашкан, берләшкән, бер бөтен хәлдә уртак телен, мәдәниятен, дини инануларын саклаган халык кына исән калырга сәләтле була дип уйлыйм мин. Кайчандыр АКШ галимнәре, постсовет дөньясында 2050 елда ике генә тел (рус теле һәм татар теле) кала, дип фаразлаган иде. Кем белә?

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
218
8
30
Комментарийлар (8)
Cимвол калды:
  • 2 октябрь 2021 - 11:54
    Без имени
    Бик акыллы фикерләр әйтелгән...нәтиҗә ясап, бердәмлекне ныгытырга кирәк.
  • 1 октябрь 2021 - 20:55
    Без имени
    Уйланырлык мэсьэлэлэр куп. Аййе,Татарстан горлэп яшэргэ тиеш. Анын очен без татар дип кукрэк кагу гына житми шул. Хазерге вакытта халыкны матди як кубрэк кызыксындыра. Жыр-биюдэн тамак туйса икен...
  • 1 октябрь 2021 - 19:09
    Без имени
    Бик кочле язма, мондый фикерлн галимнэр кубрэк булсын иде...
  • 1 октябрь 2021 - 19:01
    Без имени
    Гриф Хайруллин - куренекле Казахстан галиме, "Туран" университеты процессоры татар халкынын язмышы, тарихы, бугенге коне, килэчэге турында Фэния Эхмэтжанова белэн кулэмле, топле, житди энгэмэсе татар кешесен битараф калдырмый. Топ фикер: куп нэрсэ узебездэн тора. Беренче адым: Милли белем биру системасын булдыру. Икенче: жанисэп вакытында узенне татар дип яздырырга. Оченче: халык санын арттыру. Дуртенче: Татарстанга татарларны тупларга. Татар зыялыларын, эшлэгэн эшлэрен телевидениядэ ешрак курсэтергэ. Бишенче: чит тобэклэрдэге татарларга Татарстан белэн хэм узара элемтэлэрне ныгытырга. Гомумэн: татарга уянырга, йокламаска, алга барырга, туктамаска кирэк - шул чакта гына татары куп гасырлы миллэт номере котэ. Хэлил Гайнетдинов.
  • 1 октябрь 2021 - 18:53
    Без имени
    Миллэтпэрвэр калэм иясе ,Фэния Кэбировна!Язмаларыгыз тирэн эчтэлекле.Рэхмэт Сезгэ!
  • 1 октябрь 2021 - 17:58
    Без имени
    Төпле фикерле кешене тыңлау да рәхәт. Сорау бирү өчен, мәгълүматлы булу кирәк. Мин бу әңгәмәдә ике тарафтан да канәгать калдым.
  • 1 октябрь 2021 - 16:52
    Без имени
    Мин үзем татар гимназиясендә укыдым. Барлык фәннәрне татар телендә укыттылар. Хәзер шул ук мәктәптә улым укый. Татар теле формаль дәрәҗәдә укытыла. Балалар татар телен белми, шуңа күрә башка мөмкинлегебез, чарабыз юк, диләр. Шулай итеп татар мәктәпләрендә дә тел бетеп килә. Әле ярый авыл мәктәпләре бар, анда тел әле яши, дип ышанам!
  • 1 октябрь 2021 - 16:46
    Без имени
    Бик дөрес фикерләр. Барысы белән дә килешәм! Әмма читтә яшәүче татарлар бездән күпкә "татар", дөрестән дә. Монын сәбәбе миңа әле дә аңлашылмый.