Фәрит Мөхәммәтшин: "Халыкның олысы, кечесе юк"

Хәзерге вакытта Татарстанда 173 милләт вәкиле яши.

Татарстанда милләтара татулык кебек мөһим юнәлеш буенча эш дәвам иттереләчәк. Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – Яңа Гасыр» Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «ТЯГ» хәрәкәте утырышында шулай дип белдерде.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортының концертлар залы янында «Без төрле, әмма без бердәм!» Республика балалар иҗаты фестивале кысасында үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләрнең рәсемнәреннән торган күргәзмә оештырылган иде. Утырышта катнашучылар алдында бәйге лауреатлары интернет аша үзләренең шигырьләре, җырлары белән чыгыш ясады.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүче барлык милләт вәкилләре 2021 елның республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак игълан ителүен бик зур күтәренкелек белән хуплаган. Ел дәвамында республикада халыкара, гомумроссия һәм республика чаралары узган. Муниципалитетларда барлыгы 6 меңнән артыграк чара үткәрелгән.

«Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының моның белән генә төгәлләнмәячәген ышандырып әйтәм, чөнки 2022 ел илебездә Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасы елы буларак игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин бик тә гадел билгеләп үткәнчә, милләтара мөнәсәбәтләр көндәлек даими эш таләп итә. Республикада бу юнәлештәге эш дәвам иттереләчәк», – дип басым ясап әйтте ул.

Дәүләт Советы Рәисе искә төшереп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда 173 милләт вәкиле яши.

«Халыкның олысы, кечесе юк. Аларның һәркайсы үз теленә, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм традицияләренә ия. Татарстан җитәкчелеге, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары тарафыннан республиканың гомуммилли сәясәте шуны күздә тоткан хәлдә тормышка ашырыла. Гомуми йортыбыз – Татарстанның биредә яшәүче барча халык өчен уңайлы һәм имин булуы мөһим», – дип билгеләп үтте ул.

Парламент башлыгы фикеренчә, халыклар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә кытыршылыклар барлыкка килсә, бернинди үсеш була алмый.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, күптеллелек, күпмилләтлелек шартларында тормыш итү гади генә була алмый, әмма болар – безнең иртәгесе көнгә өмет-ышанычларыбыз.

Дәүләт Советы Рәисе искәртеп үткәнчә, бүгенге глобальләшү процесслары, миграция ташкыны үсү территориаль чикләрне җимерә, ә бөтен җиргә мәгълүмати технологияләр үтеп керү мәдәнияткә, милли кыйммәтләргә азмы-күпме зыян салу белән бергә үрелеп бара. «Бу безне уйланырга һәм этник кыйммәтләрне саклау, тапшыруның яңа формаларын эзләүгә этәрә», – дип йомгак ясады ул.

Утырышта, аерым алганда, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин институтның татар теле өлкәсендәге электрон проектлары турында, ә инде Казан дәүләт консерваториясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Вадим Дулат-Алиев музыка сәнгатенең туган телләрне үстерүгә йогынтысы турында сөйләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
599
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: