Федерация Советы дөнья парламентларын туган телләрдән файдалану хокукын якларга чакырды

Федерация Советы халыкара парламент оешмаларына, парламентларга һәм җәмәгатьчелеккә туган телне файдалану хокукын якларга өндәп мөрәҗәгать итте.

Шулай ук алар кайбер илләрдә моңа бәйле рәвештә хокук бозу очракларының ешаюын билгеләп үтте.

"Федерация Советы <…> халыкара парламент оешмаларына, чит ил парламентларына һәм җәмәгатьчелеккә туган телләрдән файдалану хокукын яклап чыгыш ясарга һәм аны бозуның теләсә нинди омтылышларын катгый рәвештә тыярга чакыра", - диелә Федерация Советының мөрәҗәгатендә.

Парламентарийлар билгеләп үткәнчә, Латвиядә, Эстониядә һәм Украинада туган телне куллану хокукын чикли торган законнар кабул ителгән һәм алар гамәлдә.

Чыганак: ТАСС

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
283
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: