Дуслык йортында мари мәдәнияте буенча мастер-класслар башлана

Мастер-класс берничә юнәлеш буенча уздырылачак.

Казанда мариларның милли-мәдәни автономиясе, «Мин һәм мари тамырларым» грантын гамәлгә ашыру кысасында, 6 яшьтән 18 яшьтәге балалар өчен мастер-класслар үткәрү турында белдерә.

Мастер-класслар түбәндәге өч юнәлеш буенча уздырыла:

– җыр, уен коралларында уйнау;

– бию;

– шигырь сөйләү.

«Балагыз талантлы, кызыксынучан икән, сезнең алда мари халкының гаҗәеп дөньясына кертеп җибәрердәй уникаль мөмкинлек ачыла», – дип хәбәр итә мастер-классларны оештыручылар.

Дәресләр расписаниесе марилар җәмгыятенең «ВКонтакте» һәм «Инстаграм»дагы  рәсми аккаунтларында урын алган. Аны шулай ук телефоннан да (8 909 306 35 18) белешергә мөмкин.

Грант Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
290
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: