Чираттагы яки бердәнбер: "Итил" мәдәният фестивале ниләр вәгъдә итә? 

Чараның үзенчәлеге нидә? Бу хакта матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Марий Иле һәм Башкортстан музыкантларының чыгышларын тыңлыйбыз, 40 минут дәвамында Манижага кушылып җырлыйбыз, җәй белән хушлашабыз. Бу ялларда узачак “Итил” фестивалендә тагын нәрсәләр эшләп булачак? Чараның үзенчәлеге нидә? Бу хакта матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Иң элек, фестивальнең исеменә тукталырга кирәктер. “Итил – Идел елгасының тарихи төрки атамасы”, – дип аңлатты Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Эшлекле дүшәмбедә әлеге чараның исеме турында ул шулай ук: “Бу сүз төрле вариацияләрдә бүгенгә кадәр күп кенә төрки телләрдә саклана. Итил – ул көч бирә торган елга, аның ярларында яшәүче барлык халыклар һәм милләтләр аның рухы белән сугарылган”, – дигән иде. Тарихи атама бирелсә дә, оештыручылар фестивальнең Идел буе халыкларының заманча мәдәниятенә багышлануын искәртте.

Бу фестиваль башкаларыннан нәрсә белән аерыла соң? 

– Беренчедән, чаралар ике сәхнәдә узачак. Кече сәхнә – эксперементаль, ә төп сәхнә – этник музыкантлар өчен. Кече сәхнә – тамашачы өчен. Телисең икән, менеп биисең, мөмкинлегең булса, мастер-класс уздырасың. Ә төп сәхнәдә чыгыш ясау өчен без нәкъ менә яшь иҗатчыларны чакырдык. Төп үзенчәлек шундадыр. Аларны барлаган чакта шуңа игътибар иттек: чит төбәкләрдә алар санаулы гына икән. Без аларны, ә алар безне белеп бетерми. “Итил” безнең араны “җылытып”, киләчәктә бергә эшләргә этәргеч бирер дип уйлыйм, – дип сөйләде Парк һәм скверлар дирекциясенең арт-директоры Дарья Куракова.

Ул шулай ук ике көнлек фестиваль кысасында уздырылачак мастер-классларга да аерым тукталды: “Без бик кызыклы программа әзерләдек. Барлык остаханәләр дә бушлай булачак. Мастер-классларны без кыска вакытлы тәнәфесләр белән төркемләп уздырырга ниятлибез. Үзегез белән берни дә алып килергә кирәкме: барысын да оештыручылар хәстәрлиячәк”.

Инде фестивальнең хедлайнеры – “Евровидение – 2021”дә катнашкан Манижага да күчсәк буладыр. Җырчының Татарстан башкаласына килүе турындагы хәбәр шундый тиз таралды. Моннан да күбрәк аның 40 минутлык чыгышы өчен 1,6 млн сум биреләчәге турында гына сөйләштеләр ахры. Журналистарның “Мондый зур акчаларны үзебезнең яшь җырчыларга тоту хәерлерәк булмасмы?” соравына Гүзәл Сәгыйтова: “Бу фестивальгә кызыксыну булдыру максатыннан эшләнелә. Әлбәттә, минем дә Татарстан, Башкортстан җырчыларын күбрәк күрәсем килә, ләкин алар да чарада катнашачак. Мәсләлән, “Итил”нең икенче көнендә Мубай, Эльмир Низамов, Эльмира Кәлимуллина чыгыш ясаячак. 1,6 млн – безнең өчен зур сумма, без моны яшермибез. Ләкин Манижа үз мәдәниятен, традицияләрен заманча калыпта күрсәтә, яңгырата белә һәм безнең башкаручылар өчен дә үрнәк булып тора”, – дип җавап бирде.

Салкыннан куркып, фестивальгә килмәскә уйлап торучыларга оештыручылар менә нәрсә дияргә кушты: “Бу чараны без әбиләр чуагына туры китерә алырбыз дип өметләнгән идек – көзнең планнары башка булып чыкты. Ләкин фестиваль узачак, һәм без кунаклар өчен менә дигән җылыну чаралары әзерләдек. Болар исә – кайнар татар чәе, җылыну өчен махсус зоналар, учак ягылган мичкәләр”. Фестиваль өчен “Җәй” дип аталучы арт-объект та ясаганнар. Икенче көн ахырында аны яндырырга җыеналар. Шулай итеп, җәй белән саубуллашачакбыз, ди оештыручылар.

Лилия ГЫЙМАЗОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
22
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: