Быел Казанга дөньяның 164 иленнән вәкилләр килгән

Чит ил студентларының мәдәни, социаль һәм лингвистик җайлашуы өчен шартлар тудыру - төп бурыч.

Коронавирус пандемиясенә карамастан, Казанга даими рәвештә башка илләрдән, нигездә, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан, Төркия һәм Кытайдан гражданнар килә. Быел гына да Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция бүлегенә безнең илгә килү турында 139 меңнән артык мөрәҗәгать һәм китү турында 105 мең гариза кергән. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үткәргән милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча координация советы утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Андрей Шулепов сөйләде.

«Бүгенге көндә Казанда чит илләрдән килгән 27 меңнән артык граждан миграция исәбендә тора, – дип хәбәр итте ул. – Бу безнең ил территориясендә законлы нигезләргә ия затлар. Алар арасында хезмәт эшчәнлеген рөхсәт итә торган документы булган 8 меңнән артык чит ил кешесе бар. Моннан тыш, 2 меңнән артык граждан вакытлыча яшәү хокукына ия һәм 5 мең кеше яшәүгә рөхсәт кәгазенә ия. Бу елның 11 аенда Казанга дөньяның 164 иле гражданнары килде».

Россиядә булу кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча профилактик чараларга зур игътибар бирелә. Быел 8 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, бу узган ел белән чагыштырганда 3 меңгә күбрәк.

Казан елдан-ел башка илләр абитуриентлары арасында популярлаша бара. Чит ил студентларының мәдәни, социаль һәм лингвистик җайлашуы өчен шартлар тудыру Казан Башкарма комитетының мөһим бурычларыннан берсе булып тора.

«Хәзер югары уку йортларында 15 меңнән артык чит ил студенты белем ала, – дип сөйләде Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Минтимер Ногманов. – Безнең эшнең төп максаты – төрле илләрдән килгән студентлар мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук аларны социаль адаптацияләү һәм халыклар дуслыгын ныгыту».

Мәсәлән, Казанда рус теле буенча олимпиадалар, ачык интеллектуаль фестивальләр, халыклар дуслыгы бәйрәмнәре, түгәрәк өстәлләр һәм башкалар уздырыла.

«Быел КФУ базасында чит ил студентлары арасында рус теле буенча олимпиада оештырылды, – дип билгеләп үтте М.Ногманов. – Анда 100-ләп укучы катнашты, шуларның 9-ы рус телен өйрәнү буенча дипломнар һәм сертификатлар алды. Шулай ук быел беренче мәртәбә «Елның чит ил студенты» шәһәр конкурсы гамәлгә ашырылды».

Утырыш барышында шулай ук Татарстан Республикасы телләре турындагы гамәлдәге законнар кысаларында башкарылган эшләр турында да сөйләнде – нотыклар белән Казанның Авиатөзелеш, Яңа Савин һәм Совет районнары вәкилләре чыгыш ясады. Үз чиратында, полиэтник киңлек шартларында туган мәдәниятне саклау һәм үстерү буенча ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсенең эшчәнлеге турында оешма рәисе Ирина Александровская сөйләде.

Г.Сәгыйтова утырышка йомгак ясап, шәһәрдә бүгенге көндә уңай милләтара һәм конфессияара вәзгыять булуын билгеләп үтте.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
84
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: