Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе киләсе елда кайда узачагы билгеле

Мөслимдә узган XI Бөтенроссия авыл Сабан туенда милли бәйрәмебезнең күчмә символын киләсе елга бәйрәмне кабул итүче төбәк башлыгына тапшырдылар.

Бүген Мөслимдә узган XI Бөтенроссия авыл Сабан туенда милли бәйрәмебезнең күчмә символы Мордовия хөкүмәте рәисе вазифаларын башкаручы Владимир Сидоровка тапшырылды. Киләсе 2022 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Ләмбрә районы Аксюн авылында узарга тиеш, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
360
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: