Атаклы террористка Вера Фигнерга шәхси пенсия билгелиләр

Атаклы террористка Вера Фигнерга шәхси пенсия билгелиләр

1926 елда атаклы террористка Вера Фигнерга шәхси пенсия билгеләнә, бу вакытка ул инде дөньяны террор юлы белән үзгәртеп булачагына ышанмый. 

1933 елда СССР Халык Комиссарлары Советы Карары белән пенсия хәтта арттырыла да – бу турыдагы боерыкка 1933 елның 3 февралендә кул куела.

Террористканың тормыш юлы Казан губернасында шактый тыныч шартларда башлана. Ул 1852 елда Тәтеш өязенең Никифорово авылында туа. Казанда Родионовларның затлы туташлар институтын тәмамлый. Вера бала чагыннан ук кешеләргә файда китерергә хыяллана, шуңа күрә Цюрихтагы медицина университетына укырга керергә карар кыла. Швейцариягә ул ире - яшь тикшерүче белән бергә китә. Ирен дә «пычрак» профессиясен ташлап, табиблыкка укырга күндерә.


Чит илдә Вера Фигнер социализм идеяләре белән мавыгып китә һәм, Россиягә кайткач, аның революцион карашларын уртаклашмаган ире белән аерылыша. Вера Петербургка китә, анда яшь революционерлар арасында самодержавие белән көрәштә динамит куллану мөмкинлеге турында хыяллар хөкем сөрә. Фигнер «Народная воля» партиясенең башкарма комитетына керә. Народоволецлар ул чакта император Александр II гә һөҗүм планын эшлиләр һәм корал буларак динамит әзерлиләр. Вера үзен әлеге эшкә җәлеп итүләрен күз яшьләре белән үтенеп сорый. Һәм теләгенә ирешә: аны патшага һөҗүм итәргә тиешле террористик төркемгә кертәләр.

Шушы гамәле өчен ул Петропавел крепостена ябыла һәм 20 ай ялгыз камерада утыра. Суд аны үлем җәзасына хөкем итә, ләкин карарны срогы билгеләнмәгән каторгага алыштыралар – Вера Фигнер 20 ел Шлиссельбург төрмәсендә утыра. Каторгадан соң берничә ел үткәч, аңа Россиядән китәргә рөхсәт бирәләр. Туган иленә Вера Фигнер бары тик 1915 елда гына кайта, Февраль революциясеннән соң аны Учредительное собрание әгъзасы итеп сайлыйлар. Ләкин Октябрь революциясен Вера Фигнер кабул итми, партиягә керми.

Якыннары «тарихи түти» дип атаган Вера Фигнер дүрт император – ике Николай һәм ике Александрның идарә итүенә, Октябрь революциясенә, гражданнар сугышына һәм Бөек Ватан сугышының башына шаһит була.
Ул 1942 елда, 90 яшендә вафат була. Вера Фигнерның үзе турында, революция турында һәм Россия язмышы турында «Запечатленный труд» дип аталган китабы кала... 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
107
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру