«Үзебездә дә бик рәхәт»

Бер азәрбайҗан гаиләсе һәм чуашлар – Чуракның халкы бу. Авылда бары чуашча гына сөйләшәләр.

Чүпләргә, тәртипсезләнергә ярамый. Буа районының Чурак авылында кагыйдәләр әнә шундый. Анда бәрәңге бакчасында бер бөртек чүп үлән дә таба алмыйсың. Читтән килүчеләр мондагы бакчаларны чехларныкы белән чагыштыра. Ил күләмендәтанылган 4 шагыйрьне биргән авыл бу! 

Соңгы елларда авыл нинди үзгәрешләр кичергән?

Чуаш авыллары арасында Чуракка беренче булып, утыз ел элек үк газ кертелгән. Авыл халкы өчен беренче чиратта, газ, су, юллар мөһим. «Чиста су» программасы буенча эш башланган. Киләсе елга төгәлләргә җыеналар. Авылның үз буасы бар, бишләп элеккеге кое саклана. Өч кибет, заманча фельд­шер-акушерлык пункты, клуб эшли. Бу авыл 4 шагыйрь, язучы, Россия Язучылар берлеге әгъзаларын тәрбияләгән. Болар – абыйлы-энеле Василий һәм Григорий Иванович Красновлар, Валем-Ахун Максимов Валентин Осипович, Ялавин (Яковлев) Сергей Васильевич. Танылган язучылар илһамны авылның табигатеннән, бердәм халкыннан алган. Алар­ның берсе дә исән түгел инде. Тик рухлары һаман да яши. Клуб янында әлеге каләм әһелләре истәлегенә мемориаль плитә куелган.

Бүген – миңа, иртәгә – сиңа…

Авылның элеккеге колхоз һәм авыл җирлеге рәисе Валерий Ярхунов безне авылның яшәеше, үзенчәлекләре белән таныштырды. Үзе тумышы белән шушы авылдан ул. Мал табибына укып, зоотехник, бригадир, колхоз рәисе булып эшләгән. Лаеклы елга чыгар алдыннан авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын үтәгән. Рунга авыл җирлегендә урнашкан Чуракта бүген 180ләп йорт исәпләнә, 600дән артык кеше яши. Халык саны елдан-ел арта бара. Бу – элеккеге белән чагыштырганда 40 йортка күбрәк дигән сүз. Читкә китмәүнең сәбәбен авылда тормыш шартлары яхшыру белән бәйләп аңлаталар.

– Без шәһәргә якын, шуңа күрә халык читкә китми. Авылдашлар күбрәк Буага барып эшли. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр аз. Шабашчылар да бар. Мин аларны «осталар» дип йөртәм. Буш йортлар юк диярлек. Шартлар тудырылган, юллар әйбәт. Үзебездән яхшыракны тагын нигә эзләргә? – ди оптимистик рухлы, 65 яшьлек Валерий Владимирович.

Чуаш авылының төп үзенчәлеге – бердәмлек, эш ярату. Берәү йорт сала башласа, ярты авыл халкы, эш коралларын күтәреп, булы­шыр­га килеп җитә. Бүген мин барам, иртәгә ми­ңа киләчәкләр. Өмәләр әнә шундый принцип белән уза. Дөрес, соңгы вакытта заманча йорт­лар салыр өчен осталарны чакырырга тырышалар. Күбесе матур, яхшы йортлар төзи. Ике катлы берничә йорт бар. Капка төп­ләрендә үләнгә баш калкытырга юл куймыйлар, күтәрелә башлауга печән чапкыч белән чабып торалар. Валерий Ярхунов әйтүенчә, колхоз булганда бөтенләй башка мохит булган, кешеләр бер идея белән яшәгән. Хәзер төрле өлкәләрдә эшлиләр. Максат, бурычлар да, фикерләр дә аерыла, әмма шуңа да карамастан, чуашлар бер ыруда (общинада) яшәргә тырыша. Авылда эчүчелек дигән нәрсә дә беткән. Яшьләр спорт белән шөгыльләнә, акча эшләргә омтыла. Волейбол, баскетбол буенча спорт мәйданчыклары, тренажер залы бар.

– Авылда акчаны әҗәткә биреп тору гадәте бармы? – дип сорыйм Валерий Ярхуновтан.

– Ышанган, аны вакытында кайтарган кешегә биреп торалар, – ди ул.

Сыермы, эш урынымы?

Соңгы вакытта авылда сыерлар саны бик нык кимегән. Авылда нибары 16лап сөтлебикә бар. Аның каравы кәҗә күп асрыйлар. Сыерларның кимүе ялкаулыкка яки заманча яшәргә тырышуга бәйле түгел.

– Эш урыны сыерга караганда кыйммәт­рәк. Сыер көнгә 15 литр сөт бирә. Үзеңә калдырасың да калганын сатасың. Әйтик, көнгә 200 сум акча керә. Эшкә барганда исә 500 сумнан да ким алмыйсың. Аермасы бармы? Сөтне сыер тотучылардан яки кибеттән сатып алабыз, – ди элеккеге җирлек башлыгы.

Чуаш телен онытмыйлар

Туган телне гаиләдә өйрәнәләр. Элек башлангыч мәктәп булган, аны япканнар. Хәзер 4 чакрым ераклыктагы Буадагы мәктәпкә барып укыйлар.

Бер азәрбайҗан гаиләсе һәм чуашлар – Чуракның халкы бу. Авылда бары чуашча гына сөйләшәләр. Шушы җирлеккә 20 ел элек килеп төпләнгән азәрбайҗан гаиләсе дә чуашчаны хәзер су урынына эчә. «Алар белән башка телдә сөйләшмибез бит. Моңа үпкәләмиләр дә. Чуашчаны бик тиз өйрәнделәр», – ди авылдашлары.

Кызык, авылга кәләшләр кайсы яклардан ки­лә икән? Чуракта кызлар да, егетләр дә үз мил­ләтеннән булган ярны сайларга тырыша. Ел саен 2–3 туй гөрләтәләр. Үз авылы кызларына өйләнүче егетләр дә күп. Буада чуаш авыллары күп булгач, кызларны ерактан эзләргә туры килми.

Авылның төп бәйрәме – Учук

Авылда 300 кешегә исәпләнгән яңа клуб төзелгәч, культура да үзгәргән. Мәдәният йортында өстенә бишмәт киеп йөрүчеләр юк, бәйрәмнәр вакытында хәтта икенче аяк киеменә кадәр алып чыгалар икән.

– Клубка чыгу да күңелле. Эчеп йөрүчеләр дә юк. Яшьләрдән бары хуш исләр генә аңкып тора. Төпле, яшәүдән ямь табучы яшьләр булганга бик сөенәбез, – ди Валерий әфәнде. Клубта туган якны өйрәнү музее эшли. Экология музее ачу ниятләре дә бар. Соңгы вакытта авыл халкы экспонатлар, кирәкле материаллар җыю белән мәшгуль.

– Авылда мәҗүсилек йоласы булып, Учук дигән бәйрәм саклана. Аны ел саен 28 июньдә, урак өсте башланыр алдыннан билгеләп үтә­ләр. Махсус урыннары бар. Бәйрәмгә кадәр аны яхшылап чистарталар. Бу көнне йә үгез, йә сарык суялар. Монысы инде акчага карап. Җиде төрле ярмадан ботка пешереп, бөтен авыл халкы белән бергәләп, табын янында гәпләшә, күңел ачалар. Чабаксардан артистлар чакыралар. Тәпи йөри башлаган сабыйдан 90 яшьлек картларга кадәр җыела монда. Бергәләшеп әйлән-бәйлән әйләнәләр. Авылда моннан да зуррак бәйрәм юк.

– Авылда яшәр өчен барлык шартлар да бар. Хөкүмәткә бернинди үпкәбез дә юк. Җитәкчеләр безнең ихтыяҗны канәгатьләндерә. Сайлауларда катнашабыз. Газета-журналларны вакытында тараталар. Ил-көн яңалыкларын белеп торабыз, – ди Валерий Ярхунов.

 

Владимир Ильин, Буа районындагы чуашларның милли-мәдәни үзәге рәисе:

– Районда 22 чуаш авылы бар, алар барысы да нык. 2019 елда районда чуашлар саны 8428 иде, хәзер алар 9000нән артык. Элек-электән авылларда төпчек малай туган йортын ташламыйча, традицияләрне дәвам итәргә тырышкан. Йортлар кирпечтән төзелгән, коймалар буялган. Теләсә кайсы чуаш авылы чисталыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Бакчасында бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимешләр үстерә.

Мин милли-мәдәни үзәктә ун еллап эшлим инде. Шушы вакыт эчендә югалган традицияләрне, бәйрәмнәрне торгызабыз. Бәйрәмгә күрше авыллардан кунаклар чакырабыз. Татарлар, чуашлар дус-тату яши, бәйрәмнәрдә бер-берсен котлыйлар. Татарлар – чуашча, чуашлар татарча белә. Без авылларда сугыш геройлары, танылган шәхесләр, язучы, шагыйрьләр истәлегенә мемориаль такталар ачабыз. Районда «Сувар» газетасы призына футбол турниры уздырыла. Төрле районнардан футбол командалары катнаша. Балалар өчен зур бәйрәм бу, бүләкләр, кубоклар бирәбез. Буа районы авыллары турында китап чыгардык. Анда бәйрәмнәр, традицияләр турында яздык. Телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау өчен чуаш укучылары арасында «Чуашский Соловей» дигән бәйге уздырабыз. Анда ел сан 50–60 бала катнаша. Чурак дигән авылда «Чуаш чибәре» конкурсын үткәрәбез. Чуаш теленнән бәйге, олимпиадаларда җиңүчеләр дә игътибарсыз калмый. Аларны Чурак авылындагы Чыршы бәйрәмендә бүләкләклибез. Әби-бабайлар арасында хорны, борынгы җырларны да торгыздык. Шулай ук солдат җырларына багышланган бәйге дә оештырабыз.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
104
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: