Үзбәкстан консулы пешергән үзбәк пылавы (ТӘМЛЕ РЕЦЕПТ)

Фәриддин Насрыев – Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы. Һәм ул пылау пешерә. Без күнеккән гади генә пылау белән түгел, ә бәлки чын Сәмәрканд пылавы белән сыйларга ниятли!

ИҢ ЯХШЫ ЙӨЗ ЫСУЛ АРАСЫНДА ИҢ ШӘБЕ

– Наманган, Әндиҗан, Фир­ганә, Маргилан, Кокандта, шулай ук алар янәшәсендәге Сырдәрья, Зәрәфшан, Амудәрья җирлә­рендә урнашкан кышлакларда, борынгы Бохара һәм Сәмәрканд шәһәрләрендә пылау әзерләү­нең йөзләрчә ысулы мәгълүм. Мин үзем борынгы Сәмәрканд шәһәреннән, шунлыктан нәкъ үзебезчә әзерләнгәнен яратам, – ди безнең ашчыбыз. – Без өйдә аны еш пешерәбез. Бүген дә мин сезне Сәмәрканд пылавы белән сыйлаячакмын.

– Ул Үзбәкстанда әзерләнә торган башка йөзләрчә төрле пылаудан нәрсәсе белән аеры­ла соң?

– Бөтен нәрсәсе белән! Дөге сортыннан алып, табынга ничек бирелүенә кадәр. Сәмәрканд пы­лавы табынга менә болай тәкъ­дим ителә: башта ләгәнгә өеп дөге салына, аннары кишер, иң өскә исә вак кисәкләргә туралган ит өелә. Болгатылмый! Бик матур һәм искиткеч тәмле килеп чыга.

– Сез ашарга пешерергә яра­тасыз ахрысы…

– Дөресен генә әйткәндә, бик яратып бетермим. Чөнки ризык әзерләү – иҗади процесс ул, бер дә ашыгырга ярамый. Ми­нем исә вакытым тыгыз. Вакыт булганда нигә пешермәскә, ди?! Мин тәмле аш пешерә беләм – балаларыма бик ошый. Кайва­кыт аларга өреле шурпа әзерлим, ул җиренә җитеп пешсен өчен, 3–4 сәгать вакыт кирәк. Тиз генә ашарга әзерләргә кирәк булса, флотча макарон пешерәм, аны­сына ярты сәгать вакыт та җитә!

1-7

– Ә флотча макаронны үзбәкчә пешерәсезме?

– Безнең макарон сезнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек. Безнекенең ите генә тәмлерәк һәм тәмләткечләре күбрәк.

– Ә ите ни өчен тәмлерәк?

– Безнең терлекләр көтүлекләрдә йөри, комбиазык түгел, үлән ашый. Үзбәкстанда кояшлы көннәр күбрәк, кар юк диярлек. Елына 2–3 тапкыр ява да, тиздән эреп тә бетә. Яңгыр­лы кыш… Шундый уңайлырак һава шартлары булганга, ит тәмлерәктер дә, мөгаен.

– Сез бирегә карны сагынганга килдегезме? Җылы илдән сал­кынга күчәсегез килдемени?

– Дипломатлар илне сайламый. Без, илебезнең ватанпәрвәрләре бу­ларак, кушкан җиргә барабыз.

– Дипломатлар үзләре эшләгән илдәге халык ашларына нинди мөнәсәбәттә соң?

– Татар халык ризыклары миңа инде күптәннән ошый. Мин Казан­га килгәнче дә татар ашларыннан күп тапкырлар авыз иттем. Үзбәкстанда 300 меңнән артыграк татар яши. Минем татар дусларым бик күп, аларда еш кына кунакта булганым да, сыйланганым да бар. Биредә әлеге ризыклар тагын да тәмлерәк. Мин өчпочмак яратам, бездә дә шун­дый өч почмаклы самса пешерәләр, тик аның эчлеге ит һәм суганнан, татар ризыгында исә ит белән бәрәң­гедән ясала. Камыры да башкарак, тик бик тәмле.

1-5

ТАРИХИ ВИЗИТ

Казанда кыза торган итнең ис­киткеч хуш исеннән исереп, Та­тарстанны Үзбәкстан белән нинди мөнәсәбәтләр бәйләвен искә тө­шерәбез.

– 2018 елның октябрендә Вла­димир Путин Үзбәкстанга дәүләт сәфәре кылды. Моны тарихи сәфәр дип әйтеп була. 27 миллиард АКШ долларыннан артыграк сумма­га килешүләр имзаланды. Һәм шул сәфәр кысаларында Россия Феде­рациясе белән Үзбәкстан Республи­касының беренче төбәкара форумы оештырылды. Үзбәкстанда үткән шул тәүге форумда актив катнашула­ры өчен без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтле­без. Узган ел нәтиҗәләреннән кү­ренгәнчә, безнең товар әйләнеше арткан һәм 146 миллион доллар­га җиткән. Без төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәбез, шул исәптән нефть‑газ сферасында да, нефть хи­миясе тармагында да, фармацевтика һәм туку сәнәгатендә дә…

– Татарстанга нәрсә китерәсез?

– Татарстанга Үзбәкстан Республи­касыннан шактый төрдәге товарлар экспортлана. Шулар арасында иң киң таралган һәм барыбызга да таныш халык куллану товарлары – җиләк-җимеш-яшелчә һәм киптерелгән җиләк-җимеш. Сыйфаты буенча аларга тиңнәр булмавы сезгә мәгъ­лүм инде.

– Сез үзегезнең дипломатик миссиягез нәрсәдә дип саныйсыз?

– Сәүдә-икътисадый хезмәттәш­лекне үстерү, безнең республикалар арасында дуслыкны ныгыту.

– Сез рус телен шундый яхшы итеп кайда өйрәндегез?

– Безнең Үзбәкстанда бөтен кеше рус телендә сөйләшә. Ул безнең өчен чит телгә саналмый, Советлар Союзы заманыннан бирле якын. Татар теле исә үзбәк теленә охшаш. Мин аны бик яхшы аңлыйм. Инде әз генә сөйләшә дә алам.

ЧЫН ИРЛӘР РИЗЫГЫ

– Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен Татарстанда үзбәк кафе һәм рес­тораннары грузин, азәрбайҗан яки башка милләтләрнекенә ка­раганда күбрәк?

– Бәлки, Үзбәкстанда бик күп татар, Татарстанда бик күп үзбәк яшәгәнгәдер. Әлбәттә инде, үзбәк ашларының бик тәмле булуыннан да. Һәр милли ризык үзенчәлекле, татар һәм үзбәк ашлары исә бер-берсенә аеруча якын. Пылауны да, мантый белән лагманны да бөтен кеше ярата. Чын ирләр ризыгы болар!

Гомумән, үзбәк ризыклары күптән инде бөтен дөньяда данлыклы, һәм бүген үзбәк кафе-рестораннар челтәре Антарктидадан кала барлык кыйтгаларда да бар. Чөнки үзбәк ри­зыклары тәмле һәм күптөрле. Кало­рияле һәм сихәтле. Затлы һәм матур. Һәм өч мең елга якынлык тарихка ия. Димәк, кызыклы. Болар барысы бергә милли кулинария сәнгатен тәшкил итә дә инде.

Мәсәлән, язын халык медици­насы нигездә яшел төстәге ризык һәм яшелчә салатлары ашарга киңәш бирә. Әгәр бу чорда Үзбәкстанга килсәгез яки Казандагы үзбәк кафесына керсәгез, сез витаминга бай язгы ризыклардан авыз итәчәк­сез: сумалак, халим, яшел самса, яшел мантый һәм пилмән, бөтнекле машхурда, суганлы кабартма. Кало­рияле булса да, пылау да файдалы булган кишергә, шулай ук айва, йө­зем, күрәгә, сарымсакка бай. Андагы тәмләткечләр – зира, барбарис, чи, киптерелгән һәм төелгән кызыл ку­заклы борыч, кара борыч, кориандр һәм яшел үләннәр составында хуш исле матдәләр, витаминнар, минераль тозлар, эфир майлары күп, барысы да аппетитны ача, ризыкның физиологик кыйммәтен арттыра һәм аны аксым, углеводларга баета.

Гомумән үзбәк ризыкларын һәм бигрәк тә пылауны макта­вымны Европа кулинария тарихы һәм культурасы институты прези­денты Филипп Вендрикс сүзләре белән төгәллисем килә: «…Без үзбәк пылавын әзерләүне югары уку йор­тыбызның уку программасына кер­түне һәм тәҗрибә уртаклашу өчен сезнең осталарны чакыруны план­лаштырабыз».

ТУРИСТЛАР ҺӘМ ИСТӘЛЕКЛЕ УРЫННАР АЛМАШУ

– Үзбәкстанда татар диаспорасы бармы?

– Әлбәттә! Үзбәкстанда алты татар мәдәни үзәге бар. Бездә татар халкы­ның милли бәйрәме – Сабантуйны да бик яраталар. Былтыр аны сигез шәһәребездә уздырдылар. Ул бик күп туристларны җәлеп итә. Биредә исә, Халыклар дуслыгы йортында үзбәк милли ассамблеясы бар. Та­тарстан җирендә һәрвакыт Нәүрүз­не билгеләп үтәләр. Бу бәйрәмдә катнашу төрле милләт вәкилләренә кызыклыдыр, дип уйлыйм.

– Үзбәкстан ватандашлары ту­рист сыйфатында Татарстанга еш киләме?

– Хәзер Татарстан – безнең турист­ларны бик кызыктыра торган җир. Казанга килү, аның истәлекле урын­нарын күрү, Болгарга бару турында хыялланучылар саны көннән-көн арта бара… Минем үземне Казан Кремле архитектурасы бик сок­ландыра. Килгән кунакларымны мин, һичшиксез, Кремль яр буена алып барыр, аларга Казан Мәчесе ту­рында риваять сөйләр идем. Безнең Үзбәкстанда да риваятьләр бихисап, шулай ук 7 меңнән артыграк тарихи ядкәр исәпләнә. Аларның күбесе ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объек­ты булып тора. Алар борынгы Сәмәр­канд, Бохара, Хива шәһәрләрендә урнашкан. Ташкентта да мәдәни ядкәрләр бар, бүген ул заманчарак шәһәргә әйләнде, анда бертуктаусыз нәрсәдер төзиләр. Яңа комплекслар, яңа биналар, кунакханәләр. Таш­кент-сити төзелеп килә.

– Әгәр без Сәмәркандка кунакка килсәк, иң беренче эш итеп безне кая алып барыр идегез?

– Әлбәттә инде, иң әүвәл Регис­танга юл тотачакбыз. Бу – Сәмәр­канд үзәгендәге борынгы ныгытма. Сезгә XV–XVII гасырлар архитекту­расы үрнәкләрен – Олугбәк, Шер­дор, Тиллә‑Карый мәдрәсәләрен күрсәтәсем килә. Өч мәдрәсәдән торган бу ансамбль – ислам архитек­турасының иң гүзәл үрнәкләреннән берсе, ул шулай ук ЮНЕСКО Бөтен­дөнья мирасы Исемлегенә кертелгән.

– Сәмәрканд тагын нәрсә белән җәлеп итә ала?

– Үзбәкстанда иң шәп климат Сәмәркандта. Урта гасырлар та­рихында билгеле шәхес – Тимер­ланның үзенә башкала сайлавы турындагы риваять бар. Ул бөтен шәһәрләрдә ит түшкәләрен элеп куярга боерган. Бөтен калада дияр­лек ит бозылган, Сәмәркандта гына бар җирдәгедән озаграк саклан­ган. Шунлыктан ул Сәмәркандны башкала итеп сайлаган һәм анда яши башлаган. Тагын әле Сәмәрканд кабартмасы белән данлыклы, ан­дыйны башка беркайда да пешереп булмый. Бохарада да, Ташкентта да пешереп караганнар… Тандыр­ларны, онны, пешекчеләрне, хәтта суны да Сәмәркандтан китергәннәр, әмма барыбер андагы кебек кабарт­ма килеп чыкмаган. Моның сәбәбен беркем дә белми. Бу бер үк вакыт­та риваять тә кебек, чынбарлык та. Чөнки атаклы Сәмәрканд кабартма­сын әлегә кадәр беркайда да пешерә алганнары юк.

ЭССЕ ҮЗБӘКСТАННАН – КОЯШЛЫ ТАТАРСТАНГА

– Биредә яшәп калучы ватан­дашларыгызны нәрсә кызыктыра дип уйлыйсыз? Кардан башка, әлбәттә?

– Гореф-гадәтләр, тел, мәдәният… Гәрчә Татарстанда һава торышы Үзбәкстандагыдан салкынрак булса да, биредә җанга рәхәт, чөнки монда­гы халык җылы, кунакчыл, кояшлы.

Мин әлегә биредә берүзем яшим. Тиздән гаиләм – хатыным, улым Фарзод (аның исеме «искиткеч» дип тәрҗемә ителә), кызым Фа­рангиз («матурлык» мәгънәсендә) киләчәк. Бездә бөтен исемнең мәгънәсе бар. Хатынымның исеме «асылташ», минеке «бердәнбер» дип тәрҗемә ителә.

Аларның Казанны күргәне бар инде, Яңа елга килгәннәр иде. Биредә гаиләмә бик ошады. Әлбәттә, аларның мондагы кадәр карны мо­ңарчы беркайчан да күргәне юк иде. Ул күрешү бик күңелле, сөенечле һәм бәйрәмчә булды.

БҮЛӘК КИТАПЛАР ҺӘМ ЧӘЙ ПЕШЕРҮ ТРАДИЦИЯСЕ

– Гаиләгезне көткән арада нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Мин укырга бик яратам. Ка­занга килгәч, китапханәмә тагын китаплар өстәлде. Татарстан Пре­зиденты Рөстәм Миңнехановтан бүләккә китап алдым, Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә «Жизнь за­мечательных людей» китабын бүләк итте, аны укып та чыктым инде. Шулай ук бүләк ителгән «Культура Татарстана» китабын башыннан ахырына кадәр укыдым… Өйдә, эш кабинетымда, өстәлемдә рус һәм үзбәк телендәге китаплар өелеп ята, мин укымыйча тора алмыйм.

Пылау пешеп чыканчы Фәриддин Бәдретдин улы чәй пешерә.

– Безнең Үзбәкстанда чәйне аша­ганчы да, ашагач та эчәләр – гадәт шундый. Һәм өч тапкыр пешерәләр. Һәркайсының үз аңлатмасы бар, чәйне аларны әйтә‑әйтә пешерергә кирәк. Беренче тапкыр пешергәндә, «лой» диләр, бу тәрҗемәдә «болган­чык» сүзен аңлата. Икенче тапкы

рында «май» диләр (бу юлы чәйнең хуш исе һәм тәме пәйда була). Өчен­че тапкырында «чәй» диләр һәм чын чәй белән дусларны сыйлыйлар.

Чәй касәнең өчтән бер өлешенә генә салына һәм сул кул белән би­релә – бу ихтирам билгесе. Уң кул­ны шул ук вакытта йөрәк туры­сына куялар, бу ихлас күңелдән, чын йөрәктән, дигәнне аңлата. Та­бында чәйне яше буенча иң кече кеше ясый.

– Касәгә чәй ясаганда, аны еш­рак өстәр өчен шулкадәр аз агы­залармы?

– Юк, бу эчкәндә кеше пешмәсен һәм чәе суынып өлгермәсен өчен шулай эшләнә. Касәне тутырып ясыйлар икән, димәк, ихтирамсыз дигән сүз. Шунлыктан, тулы касә кирәккәндә: «Миңа ихтирамсыз яса», – дип шаярталар.

ТАШКЕНТ – ИКМӘКЛЕ ШӘҺӘР

Үзбәкстанда чәй пешерүдә дә, ни­кахлашуда да традицияләр бик көч­ле. Ярәшүнең үз тәртибе бар: башта кәләш буласы кыз янына кияүнең туганнары бара. Кияүнең нәрсәсе бар, киленнең нәрсәсе бар – бары­сын да уртага салып сөйләшәләр. Традицияләр бик көчле. Шунлыктан гаиләләр дә нык. Бездә демографиягә кагылышлы проблемалар юк, Үзбәкстанда икенче бала тапкан өчен Рос­сиядәге кебек акча түләмиләр, чөнки болай да сабыйлар күп туа. Әгәр акча да түләсәләр – ай-һай! Халык саны буенча Кытайдан да уздырырлар иде.

Бездә балаларны бик яраталар. Ерак сугыш елларыннан бер ми­сал китерәм. Үзбәкстанга эвакуа­цияләнеп балалар төялгән эшелон килгәч, бер генә сабый да балалар йортына эләкмәгән, аларның ба­рысын да гаиләләргә алганнар. Бөек Ватан сугышы вакытында һәр үзбәк гаиләсендә алтышар-җидешәр бала булган, шулай да алар тагын берәр, икешәр сабыйны сыендырган, бала­сының букчасын биреп, үзләренеке мәктәпкә букчасыз йөргән. Уллык­ка алынган бала караватта, үзлә­ренеке исә идәндә йоклаган. Менә бу үзбәк кунакчыллыгы дип атала да инде. Балаларның тамагы туй­ган, алар җылынган. Гомер-гомергә бит «Ташкент – икмәкле шәһәр» диләр. Климат шартлары уңайлы, яз иртә килә… Биредә кешеләр бер­кайчан да ачлыктан интекмәгән. Монда кипкән җиләк‑җимеш тә күп, арпа, ашлык бар. Балаларны әллә кайлардан китергәннәр, Ташкентта исә аларның барысын да гаиләләргә урнаштыра барганнар. Сугыш чо­рында 15 баланы уллыкка алган үзбәк гаиләсе – Шомәхмүдовларга һәйкәл куелган. Алар сабыйларны тәрбияләп үстергәннәр. Йорт, гаилә, традицияләр – безнең халыкның төп кыйммәтләре әнә шулар.

ПЫЛАУ ҺӘМ МӘХӘББӘТ

Сәмәрканд пылавы әзер. Ос­табыз аны табынга сәмәркандча бизәп бирә: башта өеп дөге һәм ки­шерне, өстенә итне сала. Дөгесе дә, кишере дә, ите дә мул. Бик байлар­ча, матур, затлы һәм телне йотар­лык тәмле! Шунысы гына кызга­ныч, хөрмәтле укучыларыбыз, әле­ге гаҗәеп сый белән ләззәтләнгән чакта янәшәбездә сез юк идегез!

– Пылау – үзбәк кулинария сәнгатенең иң югары ноктасы, – дип шәрехли үзенең нигъмәт җәүһәрен Фәриддин Насрыев. – Ул барлык технологик процесс­ларны – кыздыру, пешерү, тома­лап пешерүне үз эченә ала. Димәк, пылау пешерергә өйрәнгән кеше рәхәтләнеп уннарча төрле башка ризыкны да әзерли белә.

Сезгә пылау һәм…мәхәббәт турында риваять сөйлим хәзер. Ашый‑ашый тыңлагыз.

Борын-борын заманда бер шаһ­задә ярлы гаиләдә үскән чибәр кызга гашыйк булган. Итекче кы­зына өйләнә алмавына бик кай­гырган. Көннән-көн сулган, бер­кем белән аралашмаган, ашаудан баш тарткан. Патша Әбүгалиси­наны чакырткан һәм шаһзадәне ничек тә дәвалавын үтенгән. Әбү­галисина шаһзадәнең ач тору сәбә­бен ачыклаган һәм сихәтләнүнең ике юлын тәкъдим иткән. Берен­чесе – гашыйк җаннарны кавыш­тыру, икенчесе исә – хәлсезләнгән егеткә җиде төрле ашамлыктан әзерләнгән калорияле «пылау аш» ашату.

Шул вакыттан бирле туй табы­нында пылау мәҗбүри ризык са­нала. Һәм, гомумән, үзбәк гаилә­сендә исем кушудан алып туй юби­лейларына кадәр бер генә гаилә тантанасы да пылаудан башка үтми. Аны кунак хөрмәтенә дә пе­шерәләр. Ул һәрвакыт әзерләнә!

Һәм мәңге шулай булсын!

 

ҮЗБӘКСТАННЫҢ КА­ЗАНДАГЫ ГЕНЕРАЛЬ КОНСУЛЫННАН КУ­ЛИНАРИЯ КИҢӘШЕ:

Чистартылган һәм юылган дөгене тозлы суда бераз гына бүрттерегез. Бу аны таралып тора торган итәчәк.

 

1-2

Безгә кирәк булачак:

Безгә кирәк булачак:

«Девзира» дөгесе – 1 кг;

Сыер ите – 1200 г;

Кишер – 800 г;

Суган – 400 г;

Май – 300 г;

Сарымсак – 4 баш;

Тоз, зира, бөртекле кара борыч – тәменчә.

 

 

Кыздырабыз!

1-9

Турыйбыз!

1-11

Өстибез!

1-10

Турыйбыз!

1-12

Салабыз!

1-13

Тезәбез!

1-14

Салабыз!

1-15

Агызабыз!

1-16

Бүләбез!

1-17

Кисәбез!

1-18

Бирәбез!

1-4

Чыганак: "Татарстан" журналы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
32
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: