Үзбәк егете: "Акчаны бездә ир-ат таба"

Үзбәкстан егете Субхон Ахроров үз милләтенең үзенчәлекле яклары, Татарстан турында фикерләре турында сөйләде.

Субхон Ахроров Үзбәкстанның Сәмәрканд янәшәсендәге Ургут районында туып-үсә. Егет күпбалалы гаиләдә тәрбияләнә. Әти-әнисе үз мәдәниятен, йолаларын өйрәтеп үстерә аларны. Субхон туган телен бик ярата. Үзбәкчә китаплар укый, җырлар тыңлый. Милли бәйрәмнәрне бер дә калдырмаска тырыша. Казанга килгәч, ул үз телендә генә сөйләшеп калмый, тагын берничә тел өйрәнә. Иң элек  татарча сөйләшергә өйрәнә. Егет үзбәк теленнән кала, татар, башкорт, рус, азәрбайҗан, төрек, таҗик, казах телләрендә иркен  аралаша.

Күңеленә иң якыны – татар теле. Тел өйрәнү өчен башта татар җырларын тыңлый, аннан соң китап укый башлый. Эстрада җырчыларының җырларына клип та төшерә әле. Әнә шулай итеп, ул күп кенә җырчының якын дустына әйләнгән.

– Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга эшкә килдем. Әтием сәүдә итә иде. Башта без Нариман урамында урнашкан складта эшләдек. Ул вакытта ни татарча белмим, ни русчам юк. Ә телне өйрәнәсе килә. Татар теленең үзбәкнекенә бераз охшашлыгы бар. Нәрсәнедер аңласам да, берни әйтеп бирә алмыйм. Чит шәһәрдә ничек тә яшәп китәргә кирәк. Менә шул кирәк дигән нәрсә миңа көч бирде. Җимеш алырга килүчеләрдән ишетеп, сүзләр әйтә башладым, – ди Субхон.

Егет татар теленә үлеп гашыйк булган. Сөйләмебезнең матур булуы аны үзенә җәлеп иткән. «Татарлар сөйләшүен исем китеп тыңлый идем», – ди ул.

– Мин элегрәк иске үзбәк китапларын күп укыдым. Алардагы сүзләр татар телендә дә очрый. Телне камилләштерү өчен татарча китапларны әле дә укыйм. Аеруча шигырьләр яратам, – ди ул. – Әмма телгә җырлар аша өйрәндем дияргә була. Машинамда иң элек Салават абыйны тыңлый башладым. Җырлар аңлашыла башлагач, телем дә шомарды. Сату эшендә матур сөйләшергә кирәк. Аеруча татарлар күңеленә үтеп керәсем килде. Бервакыт мин Әнвәр Нургалиев белән таныштым. Ул мине концертына чакырды. Әкренләп башка җырчылар да үз итте. Театр-спектакльләргә йөри башладым. Телевидение-радиода чыгыш ясадым. Үз-үземә ышанычым артты.

 Субхон концертлар оештыручы Флүрә апа белән танышкач, бөтенләй башка дөньяга эләктем, ди.

– Ул мине тагын да күбрәк җырчы белән дуслаштырды. Мин аны яратып Казандагы әнием дип тә йөртәм, Флүрә апа да үз улыдай якын күрә. Әнә шулай, читтән килгән бер кешене үз иткән татар халкына, барлык дусларыма чиксез рәхмәтлемен, – ди үзбәк егете.

Субхон баштарак үзбәк телен түгел, татар телен популярлаштырган өчен начар сүзләр дә ишетә әле. Әмма ул бу сүзләргә игътибар бирми, күңелен төшерми. Киресенчә, үз телемне дә беләм, Татарстанда яшәгәч, хөрмәт йөзеннән тел өйрәнүен горурланып әйтә.

Субхонның гаилә хәле белән кызыксындык. Баксаң, ул 19 яшендә үк өйләнгән икән. Гаиләсе Үзбәкстанда яши. Өч баласы бар.

– Тормыш итәргә кирәк. Шуңа да монда килеп сату итәбез. Без гаиләдә – биш бала. Абыем, энем, ике сеңлем бар. Элек әти-әни Казанда сәүдә итсә, хәзер аларның эшләрен энем белән мин алып барам. Гаиләмне сагынам, әлбәттә. Шуңа да еш кына туган ягыма кайтып киләм, – ди ул. – Татарлар белән безнең мәдәниятебез бик охшаш. Сездә Сабантуй булса, бездә Нәүрүз уза. Әле мин татар дусларыма пылау да пешереп бирәм. Бергәләп бөтен бәйрәмнәрне уздырабыз.

 Субхоннан үзбәк туйлары хакында да сораштык. Баксаң, туйлар безнекенә охшаган булса да, алар кунакны күп итеп чакыра икән. Кешеләр саны 400дән 1000гә кадәр җитә, ди. Туйларда ирләр һәм хатын-кызлар аерым бәйрәм итә. Хатыннары да безнекеләрдән аерыла.

– Сездәге кебек тормыш йөген тартмыйлар. Бездә алар – өй бикәсе. Бала үстерү, өйне тәртиптә тоту – хатыннар өстендә. Алар теләсә кая чыгып йөрмиләр, дәүләт эшендә эшләүчеләр дә сирәк. Акчаны бездә ир-ат таба, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
436
1
9
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 30 сентябрь 2021 - 11:51
    Без имени
    👍👍👍👍👍👍👍👍