Яһүд мәктәбен тәмамлаучылар Халыклар дуслыгы йортында аттестатлар алды

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында 12 нче «ОРТ-Мишпахтейн» яһүд мәктәбен тәмамлаучыларга тантаналы рәвештә аттестат тапшырдылар.

Быел мәктәпне башлангыч сыйныф балалары һәм 11 сыйныф укучылары тәмамлады.

- Без чын кешеләр тәрбияләгәнбездер дип өметләнәм. Мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм һәм чын йөрәктән балаларга, уңышларга ирешеп, үз хыялларына ышануларын телим. Мәктәп ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык булачак. Монда сез көтелгән кунаклар булачаксыз! - дип тәбрикләде мәктәп директоры Розалия Козловская.

Чыганак: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
333
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: