Удмуртларның онытылган йолалары

Без белмәгән йолалар турында Кукмара районы Лельвиж авылы китапханәчесе сөйләде.

Кукмара районының Лельвиж авылында удмуртлар яши. Әлеге авылга баргач, безгә әби-бабаларының борынгы һәм хәзерге йолалары турында китапханәче Людмила Егорова сөйләде.

- Борынгы әби-бабаларыбызның яшь вакытларында бер матур йолалары булган, - дип искә алды ул. - Алар елга бер тапкыр үз куллары белән ясаган  махсус таган янына килеп, бәйрәм иткән. Шунда гадәттә яшь егет һәм кызлар танышкан, аралашкан, вәгъдәләр бирешкән. Бу йола язын башкарылган. Агачтан ясалган таганның озынлыгы 2-3 метр, биек булган. Яшьләр анда җыелышып җырлар җырлаган, биюләр биегәннәр. Гадәттә, мондый күңел ачу бер атна дәвам иткән. Ахырдан ул таганнарны яндырганнар. Хәзер бу йола юк инде.

Безнең милләттә бүгенгә кадәр сакланмаган тагын бер йола бар. Элек христиан динен тотучыларның бәйрәмнәре алдыннан халык төрле киемнәр киенеп, йорттан йортка кереп, бер-берсен куркытып йөргән. Мин инде хәзер аның асыл мәгънәсен дә аңлата алмыйм. Ләкин әби-бабайлар әйтүенчә, халык аны бик көтеп алып, күңелле итеп үткәрә торган булган.

Пасха вакытында шулай ук кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешә. Менә монысы бүгенгә кадәр сакланган. Йорт хуҗалары кунакларны каз шулпасында пешкән борай боткасы белән сыйлый. Аны зур савытта пешерәләр, чөнки казны тулысынча салалар. Ботка янына көлчә (юка) дә әзерлиләр. Пасха алдынннан һәр гаилә йомырка буйый, кәнфитләр әзерләп куя. Аларның барысын да иртән тараталар. Ә төштән соң авылдагы иң яшь парны кунакка дәшәләр. Элек күршеләргә керә торган булсалар, хәзер яшьләрне туганнары дәшеп ала.

Төп пасха бәйрәменә бер көн кала эремчек пасхасы ясау гадәте бар. Әлеге ризыкны кемдер желатин белән, кемдер ансыз гына ясый. Аны ясар өчен зур савытка эремчек, каймак, төрле җимешләр салып болгаталар һәм ахырдан эретелгән желатин агызалар да, марляга салып, суыткычка алып куялар. Иртән әйләндереп каплыйлар. Таучык рәвешендә булганга, без аны Голгофа тавы дип атыйбыз.

Элек кәләшне һәрвакыт урлап алып кайтканнар. Кияү егет кызны өенә алып кайткач, аның әти-әнисенә хәбәр сала торган була. Шуннан соң алар кияү йортына килеп, туй көнен килешкән.

 

Зөһрә САДЫЙКОВА 

Илдар МӨХӘММӘТҖАНОВ фотосы

      

  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1016
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: