Удмуртиядәге укытучы: "Милләтпәрвәрлегем әби-бабайлардан килә дип уйлыйм"

Мәрьям Яхия кызының уңганлыгы, җитезлеге кайдан килә соң? Әңгәмәбез барышында бу сорауга җавап таптык.

Мәрьям Яхия кызы Арасланова исеме газета укучыларга яхшы таныш. Аның көн кадагына суккан язмалары, укучыларының иҗаты газетабыз битләрендә еш урын ала. Әйе, ул — Юкамен районында яшәүче милләттәшләребезне илһамландыручы, татарлыкны саклауда җигелеп тартучы милләтпәрвәрләрнең берсе. Мәгариф өлкәсендә 24 ел эшләү дәверендә ирешкән уңышлары да байтак. Ул — Удмуртия Дәүләт Советының Мактау грамотасына ия, «Иң яхшы туган тел укытучысы» республика конкурсында «Югары педагогик осталык өчен» номинациясендә җиңүче, Туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия конкурсында «Туган тел» мастер-классының җиңүчесе. 2015 һәм 2020 елларда Мәрьям Арасланова район Мактау тактасына кертелде. Әле өстәвенә ул Юкамен районының 10нчы округында депутат та. Мәрьям Яхия кызының бу уңганлыгы, җитезлеге кайдан килә соң? Әңгәмәбез барышында мин бу сорауга җавап таптым.

— Мәрьям, әңгәмәбезне синең балачактан башлыйк әле. Син нинди гаиләдә тәрбияләндең? Балачакта нинди кыз идең? Нәрсәләр белән шөгыльләнергә яраттың?

— Мин балачакта бик җитез, җитмәгән җир юк иде. Без биш кыз, бер малай үстек. Әни мәктәптә эшләде. Соңыннан аны мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Ул һәрвакыт эштә булды. Ә кичен — җәмәгать эшләрендә. Ул да авыл Советы депутаты иде. Әти фермада эшләде. Балаларны бик яратты. Аның эшкә бару вакытын белеп, балалар капка төбендә көтеп торалар иде, чөнки әти аларның һәрберсенә кәнфит бирә иде. Әти янына фермага йөрдем. Иптәш кызларның әниләре сыер савучы булып эшләделәр. “Мин зур үскәч, сыер савучы булам”, — дип әйтә идем. Мәктәпне тәмамлагач, апалар: ”Без сине көтәбез”, — дип, үзләренә эшкә чакырып калдылар. Безне күбрәк әби тәрбияләде. Иртән торып, мич ягып, коймак пешереп сыйлады. Аннары мин энем белән урамга чыгып китә идем. Әби һәрвакыт безне: “Кешегә ачык йөзле булыгыз, хөрмәт итегез, авыр сүз әйтмәгез”, – дип өйрәтте. Биш яшемдә мин зур Тегермән авылында яшәүче һәр кешене белә идем. Чөнки мин картларга ярдәм итәргә яраттым. Карават асларына кереп, идәннәрен юып чыгып, чишмәдә керләрен чайкарга ярдәм итә идем.

— Ә укытучы булу балачак хыялыңмы? Ни өчен география укытучысы булдың?

— 6-7нче сыйныфларда укыганда, милициягә эшкә керәм дигән хыялым бар иде, бигрәк тә аларның хәрби киемнәре ошый иде миңа. Бүгенге көндә бу хыялым тормышка ашмаганга бик сөенәм. 11 классны тәмамлагач, Ижау шәһәрендәге 7нче училищега кереп, тегүче һөнәрен үзләштердем. 1997 елда тәмамладым. Ул вакытта эшләргә тегү фабрикалары юк иде инде. Барлык җирләрдә кыскартулар бара, эш стажың юк дип, ательеларга да эшкә алмадылар. Эшсез өйдә утырып булмый бит, Глазов шәһәрендәге сырхауханәнең кардиология бүлегенә санитарка булып эшкә урнаштым. Әнинең күзенә операция ясагач, кире авылга кайтырга туры килде. Әти инсульттан соң иде, әнигә авыр күтәрергә ярамый, хуҗалыкта мал-туар күп.

Әни пенсиядә булса да, авылның башлангыч мәктәбендә татар телен укыта иде. Ул эштән киткәч, мин аның урынына калдым. Иртән барып, тиз генә мичкә ягып кайтам да, аннан тиз генә киенеп-ясанып, татар теле дәресләрен укытырга барам. Римма Алексеевна башка фәннәрне укыта. Ә мин пешерү эшенә тотынам, кичләрен идәннәрне юып, иртән ягып җибәрергә утыннар әзерләп куя идем. Тегермән башлангыч мәктәбен япкач, безне Починка мәктәбенә күчерделәр. Анда да мин башлангыч сыйныфларда татар телен укыттым, хәзер дә укытам. География укытучысы лаеклы ялга киткәч, миңа география, туган якны өйрәнү дәресләрен дә бирделәр. Пермь педуниверситетының география факультетына читтән торып укырга кердемп һәм аны уңышлы тәмамладым. Мин фәнемне бик яратам. Балаларның укырга теләкләре уянсын өчен һәр дәресне гадәти булмаган итеп үткәрергә тырышам. “Ачык һавадагы мәктәп” дигән проект буенча эшлим, ягъни күп кенә дәресләрне табигатьтә үткәрәм. Шуның нәтиҗәсендә укучылар елгаларның, тауларның, торак пунктларның исемнәрен ишетеп кенә түгел, күреп беләләр, теманы яхшырак аңлыйлар, үзләштерәләр. Ел саен география буенча имтиханнарны сайлыйлар, “4”ле, “5”легә тапшыралар.

— Авылда калуыңа үкенмисеңме? Бүгенге көндә авыл ничек яши?

— Авылда калганыма үкенмим. Руслар әйтмешли, “где родилась, там и пригодилась”. Тырышсаң, авыл җирендә дә рәхәтләнеп яшәргә була. Әбием: “Күңелегезне үзегез ачарга өйрәнегез, каршыгызда бер маймыл да сикереп, сезнең күңелегезне ачмас. Урман түмгәге булып утырмагыз”, — дип әйтә иде. Авылыбыз кечкенә булса да, гөрләтеп яшибез. Авыл клубын үзебез төзекләндерәбез, чистартабыз, рәхәтләнеп төрле чаралар оештырабыз.

— Син укытучы гына түгел бит, депутат та…

— Әйе. Мин кайчакта район советы депутаты булып сайлануыма үкенәм дә, чөнки мин — гади укытучы, миңа матди чыгымнар таләп ителгән проблемаларны хәл итү авыр. Әле яхшы хәтерлим: депутат булып сайлангач, үземнең округым белән танышырга киттем. Октябрь башы. Починка белән Ежево авыллары арасында юл бик начар. Анда олы яшьтәге Миша бабай яши иде. Очрашкач, ул миңа: «Соңгы юлга гына булса да яхшы юл буйлап озатсыннар иде», — диде. Бераз уйланып торды да: «Ий Мәрьям, бөтен өмет синдә», — дип өстәде. Мин өйгә кайттым да, Миша абыйның үтенечен шунда ук үти алмавыма үртәлеп, бик озак еладым. Икенче елның май аенда Миша абыйның үлүен ишеткәч, “Аны җирләячәк көнне һава торышы яхшы булсын иде”, — дип, Аллаһтан сорадым. Аны бик матур һәм лаеклы җирләделәр. Ул көнне кояш балкып торды.

Икенче яктан, акча сорамый, әмма бу мәсьәләләрне халык белән бергәләп хәл итә торганнары да бар. Ияртүчесе булса, халык булганча ярдәм итә. Без өмәләргә һәрвакыт бергәләп чыгабыз. Авыл урамнарында утлар янса, колонкадан су акса, юлларны төзәтеп торсалар, халык сөенә. Сайлаучыларым еш кына медицина хезмәте күрсәтүне яхшыртуны сорыйлар. Электрон рәвештә кабул итүгә язылу мөмкинлеге булмаган авылларда яшәүчеләр район үзәгендәге хастаханәгә баргач, еш кына табибка керә алмыйча кайталар. Бу мәсьәләне хәл итәргә тырыштык. Миңа район депутатлар Советы рәисе Булат Азат улы Абашев зур ярдәм күрсәтә, шулай ук «Юкамен районы» муниципаль берәмлеге башлыгы Константин Бельтюков ярдәме белән күп кенә проблемаларны хәл итәбез. Халык шулай ук күбрәк мәдәни чаралар үткәрүне тели. Монда мин колхоз клубы хезмәткәре буларак, үземнең көчемнән килгәнчә барысын да эшлим.

— Бүгенге көндә милли мәгариф өлкәсендә сине нәрсә борчый?

— Мин — җаным белән чын татар кызы. Милләтпәрвәрлегем әби-бабайлардан килә дип уйлыйм. 1874 елда укытучылык эшен әбиебез Фәизә һәм Әхәт Есенеевлар башлаган. Әби-бабайлар телебезне, динебезне өйрәткәннәр. Аларның кызлары Рәшидә Араслан кызы гомер буе мөгаллимлек итте. Без, аның кызлары да, укытучылык һөнәрен сайладык. Нәселебезнең укытучылык династиясенә — 305 ел. Мәктәптә, мәчеттә, клубта төрле милли чаралар оештырабыз. Авылда сакланып килүче йола-гадәтләрне өйрәнәбез. Эшләү дәверендә шуны ачык­ладым: әти-әниләрне, әби-бабайларны күбрәк милли чараларга тартырга кирәк. Алар балалары, оныклары белән татар телендә сөйләшәсе урынга рус телендә генә аралашалар. Мин мәгариф министры булсам, милли мәктәпләрне тәмамлаган укучыларга югары уку йортына кергәндә, ташламалар ясар идем. Милли мәктәпне тәмамлаучыларга кызыксындыру чарасы булырга тиеш, дип уйлыйм.

— “Яңарыш” газетасына нинди теләкләрең бар?

— Милли басмабыз белән без һәрвакыт элемтәдә торабыз. Балалар үзләренең язмаларын “Алтын йомгак” сәхифәсендә күреп, бик сөенәләр. Өлкәннәр дә газетаны яратып укыйлар. Редакция хезмәткәрләрен “Яңарыш” ның юбилее белән котлыйм. Шулай һәрвакыт халык белән бергә булуларын телим.

— Әңгәмәң өчен рәхмәт. Мәрьям, үзеңә дә иҗади уңышлар телибез.

Чыганак: "Яңарыш" газетасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
16
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: