Төрек ашчысы Фатих Сүкүт: "Казанда үземне чит кеше итеп хис итмәдем"

"Ашарга да, тәмле ашлар пешереп, тирә-ягымдагы кешеләрне дә сөендерергә яратам", - ди пешекче.

Төрекләрдә үз һөнәрендә зур тәҗрибәсе булган кешегә исеме янында оста сүзен кушып дәшү гадәте бар. Фатих оста Казандагы төрек рестораннарының берсендә әнә шул дәрәҗәгә ирешкән. Моннан 10 ел элек Татарстан башкаласына килгән ашчы егет хәзер үзе шеф-повар, башкаларны әлеге һөнәргә өйрәтә. Эшендә генә түгел, өендә дә пешерә. Ә менә башка урында тыныч кына ашый алмый икән.

Төрекләрдә ата-бабадан килгән кәсепне дәвам итү гадәти хәл. Ә менә Фатихның гаиләсендә ашчылар юк. “Пешеренү белән кечкенәдән кызыксына башладым. Сабый чакта ук үземә, һичьюгы, иртәнге аш әзерләргә маташканым хәтердә”, – ди Фатих Сүкүт. Шул кызыксыну аркасында Истанбулдагы кафе-ашханәләрдә яшьтән үк ярдәмче булып эшли башлый ул. Хәрби хезмәткә барып кайткач, бу эшкә ныклап алына. Истанбул, Анталья, Бодрум ресторнанарында эшли. Төрле бүлекләрдә тәҗрибә туплый. Кайнар аш-су әзерләргә ныклап өйрәнә, итле ризыклар пешерүдә тәҗрибәсен арттыра. Махсус ризыклар әзерләү белән кызыксына башлый. “Башта бер җирдә, аннары икенчесендә эшләп, һәрберсендә тәҗрибә тупларга тырыштым”, – ди ул. 

21 яшендә Фатих Уфага килеп эләгә. Башкортстанда ресторан тотучы туганы чакырып ала аны. Берничә ел эшләгәч, Төркиягә кире кайта һәм тагын читкә чыгып китә. Бу юлы – Катарга. 

– Төрек рестораны иде ул. Шул ук вакытта гарәп ашларын пешерергә дә өйрәндем. Әйтик, дөя кыздырган бар. Аларның да аш-су әзерләү алымнары кызык. Шул арада гарәпчә, инглизчә өйрәнергә тырыштым, – дип искә ала ул. – Барысы да шәп иде, әмма эссегә чыдап булмады. Әйе, хәтта төрек кешесе дә чыдый алмаслык челлә анда. Иртән-кич эшлибез, ә көндез өйдә ял итәбез. Тик барыбер чыдап булмады. Кайтасым килә, җибәрмиләр генә бит. Шартлар шундый: синеэшкә чакырып китергән кешенең рөхсәтеннән башка кире китә алмыйсың. Ә моның җибәрәсе килми. Консуллыкка барып ялына торгач, ахыр чиктә рөхсәт бирделәр барыбер. Аннары минем белән киткән егетләр дә кире Төркиягә кайтты.

Төркиягә кайтып, Бодрумда эшли башлагач, Казандагы төрек кафеларының хуҗасы шалтырата аңа. 

– Таныштык, сөйләштек, аңлаштык һәм мин бирегә килергә булдым. Әйе, эссе урынына салкынны сайладым, – ди Фатих. – Аңа кадәр дә Казанда булган бар иде. Төрек консуллыгы Татарстан башкаласында бит, Уфада чагында, документ эшләре буенча килгән идем. Ул вакытта ук күңелемә кереп калды: кайчан да булса биредә яшәячәкмен, дидем. Шулай булып чыкты да. Әле Уфада эшләгәндә үк танышкан кызымбар иде. Аралашып тордык. Казанга килеп, ике ел торгач, ул да монда күченде. Өйләнештек. Шулай итеп, нигезне монда кордык. Ике балабыз бар.

Соңгы арада Фатих берничә кафедагы ашчыларның эшен күзәтеп тора. Эштә үз һөнәре белән хәзер инде азрак шөгыльләнсә дә, өендәге аш бүлмәсендә еш була. 

– Ничек инде өйдә пешермим ди? Ял көннәрендә бу вазыйфа минем өстә. Әле менә Төркиягә кайткач, чүлмәкләр алып килдем. Әгәр эшне яратып башкарасың икән, аннан туеп булмый. Ә мин ашарга да, тәмле ашлар пешереп, тирә-ягымдагы кешеләрне дә сөендерергә яратам. Хатыным да бик тәмле пешерә. Кирәк икән, киңәшен дә бирәм. Хәер, бу мәсьәләдә бик җиңел: интернетта барысы да бар. Татар ашларына килгәндә, токмачлы аш яратам. Авыл тавыгы салып кайнаткан шулпа, өйдә киселгән токмач булырга тиеш. Бәлештән ничек баш тартмак кирәк?, – ди шеф-повар. – Ә менә берәр кая барсак, тыныч кына ашый алмыйм инде. Нәрсә пешерәләр, ничек пешерәләр, кем пешерә, бәяләре ничек – телисеңме-юкмы шуны күзәтә башлыйсың. Бу эштә барысын да белеп торырга кирәк. Үзең ашап утырасың, ә башта бөтенләй башка уйлар. Безнең чир инде бу.

Фатихның Казанга күчеп килгәненә 10 ел чамасы вакыт узган инде. Аның фикеренчә, шул арада тормыш та, халык та үзгәргән. 

– Безгә элек күбрәк төрекләр йөри иде. Хәзер татарлар күбрәк. Беренчедән, без пешергәнне яраталар. Әйе, туризм йогынтысы да бардыр. Төркиягә барып кайткач, андагы күргән, татып караган ризыкларны сорап килүчеләр бар. Ризык хәләл булган өчен килүчеләр дә күп. Без дә яхшы мөгамәлә күрсәтергә тырышабыз, – ди ашчы. – Халыкның тормыш-көнкүреше дә үзгәрә. Өйдә түгел, ә каядыр барып ашау гадәти хәлгә әверелде. Бер үк кешеләрне еш күргәнгә әйтәм мин моны.

Татарстанга ияләшү авыр булмаган Фатихның. Казанны Истанбул кебек кабул иткән.

– Халык татарча сөйләшә, безнең төрекчәгә охшаган. Уфада өч ел эшләвемнең дә файдасы булды. Татар кызына өйләнгәч, Татарстанга тиз ияләштем, – ди ул. – Салкыннары да чыдамаслык түгел. Һәрхәлдә, эсседән яхшырак. Салкыннан өстеңә калын киенеп котылып була бит. Барысы да ошый. Шулай булмаса, монда бу кадәр яши алмас идек. Татарстан үзенчәлеге бар. Төрле милләт кешеләре, бер-берсенә комачауламыйча яши. Миңа төрек булганым өчен кырын караган кеше булмады. Шуңа күрә үземне чит кеше итеп хис итмәдем.

 

Фатих остадан киңәш

Шашлык пешергәндә сездә сыер итен йомшарту өчен күп итеп уксус салалар. Ә мин сөттә йомшартырга киңәш итәм. Суган суы кушасың, бераз май өстисең. Ике көннән камыр кебек булачак. Аннары сөзеп, маринадлыйсың. Әлбәттә, бәрән ите булса, алай эшләп торырга кирәкми. Болай да йомшак бит ул. Ә менә олы малныкын шулай йомшартырга була.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
145
0
4
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: