Түбән Камада мариларның Икмәк бәйрәме узачак

Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Мелешина безгә әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге турында сөйләде.

Мари халкында әлеге бәйрәмне «Угинде» дип атыйлар. Узган ел марилар җәмгыяте аны мәктәп укучыларына күрсәтсә, быел шәһәр күләмендә үткәрергә җыеналар. Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортының сәнгать җитәкчесе Татьяна Мелешина безгә әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге турында сөйләде.

 – Бу – беренче икмәк бәйрәме. Сентябрьдә яңа уңыш алынып, беренче оннан икмәк һәм башка ризыклар пешерелә. Авылларда марилар бер-берсенә кунакка йөрешә. Үзләре белән күчтәнәчләр алып килә. Кунаклар, уңыш өчен табигатькә рәхмәт әйтеп, дога укый. Җырлап-биеп күңел ачалар. Без аны октябрь аенда зурлап үткәрәчәкбез, – ди Татьяна Мелешина.

Марилар җәмгыяте әле күптән түгел генә булдырылган икән. Узган ел беренче тапкыр Мич һәм Икмәк бәйрәмнәрен уздырганнар. Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортының Марилар җәмгыяте җитәкчесе Надежда Гатина әйтүенчә, 2010 елда халык санын алу мәгълүматларына караганда, районда 800 мари исәпләнгән. Җәмгыятьтә мариларның саны унга якын, күбесе – әбиләр. Алар хәзерге вакытта «Угинде» бәйрәменә әзерләнә, җырлар, биюләр өйрәнә.

– «Угинде» – үзебез өчен дә яңа бәйрәм. Без аның нечкәлекләрен бик белеп бетермибез. Бу көнне икмәк пешерелә. Бәйрәмне гадәттә Мари илендә, Башкортстанда   уздыралар. Без үзебез Удмуртиядән күченеп килдек. Моңа кадәр тынлык иде. Соңгы вакытта шәһәрдә мари җәмгыяте булдырылды, хәзер гореф-гадәтләр яңартылып, халыкка кире кайтарыла башлады, – ди Надежда Гатина.

Сәрия Мифтахова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
484
0
5
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: