Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларын 1,5 мең кеше тәмамлады

48 академик сәгатькә исәпләнгән уку курсы 6 ай дәвам итте. Укулар 100 мәйданчыкта узды.

2020-2021 уку елында Татарстан мәчетләре каршындагы татар теле курсларын 1,5 мең тыңлаучы уңышлы тәмамлады – алар телне башлангыч дәрәҗәдә үзләштерү турында сертификатлар алды. Укулар 100 мәйданчыкта узды – алар республиканың 45 мөхтәсибәтен, шул исәптән Казанның 45 мәчетен колачлады. Чыгарылыш укучыларының иң күбесе – 86 кеше – Россия ислам институтында укыды.

48 академик сәгатькә исәпләнгән уку курсы 6 ай дәвам итте. Интенсив курс программасы татар сөйләм телен өйрәнүгә, ситуатив лексик набороларны үзләштерүгә һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлтелгән иде. Моннан тыш, теләге булганнарга ислам мәдәнияте белән танышу, гарәп тәҗвиденә өйрәтү мөмкинлеге дә каралган.

Укуларны дипломлы белгечләр – татар теле филологлары арасыннан тәҗрибәле укытучылар уздырды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Курслар узган мәчетләрдә тыңлаучылар барлык кирәкле уку җиһазлары, әсбаплар белән тәэмин ителгән, бүлмәләр техник чаралар белән җиһазландырылган, ә дәреслекләр Татарстан мөхтәсибәтләре аша таратылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, курслар ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының 100 еллыгы кысаларында дүртенче тапкыр оештырылды. Татарстан мәчетләрендә татар теле курсларын 2018 елдан бирле оештыралар.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
366
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: