Татар егетенә кияүгә чыккан, гагауз милләтеннән булган Марьяна Сафина: "Безнең гаилә гадәти булмавы белән нык"

Марьяна телевидениедә  корреспондент булып эшләгән. Белгечлеге буенча – программист. Хәзерге вакытта өйдә, ике бала тәрбияли.

2010 елгы халык  саны алу нәтиҗәләре буенча Татарстанда 75 гагауз яши. Шуларның берсе –  Марьяна Сафина (Мечкарь) Нурлат егете Рафилгә кияүгә чыгып, ире белән Татарстанда 8 ел бик бәхетле гомер кичерә.“Монда күченеп килгәнгә, бер дә үкенмим. Һава торышы бик ошый”, – ди ул. 

Хәзерге вакытта Түбән Камада яшәсәләр, җәйләрен Нурлат районында үткәрәләр икән. Марьяна телевидениедә  корреспондент булып эшләгән. Белгечлеге буенча – программист. Хәзерге вакытта өйдә, ике бала тәрбияли.

Марьяна Молдавиянең Чадыр-Лунга шәһәрендә туа. Әти-әниләре яшь вакытта Мурманск  өлкәсенең Мончегорск шәһәренә күченгән. Булачак ире ун ел Мәскәүдә яшәгән. Ял итәргә Себергә килгән булган.

– Мин Апатиты шәһәрендә  укыдым. Кировск шәһәрендә Хибины дигән тау бар. Анда төрле илләрдән килеп, чаңгыда шуалар. Рафил дә шунда барырга булган.

Мин ул вакытта Кировск шәһәренә кунакка килгән идем. Рафил чаңгылар күтәреп,  автобуста кайтып килә идек. Менә шунда таныштык. Укып бетергәч, кияүгә чыгып, башта Мәскәүдә яшәдек, аннан Нурлатка күчендек, – ди Марьяна танышу тарихы турында.

Марьяна әйтүенчә, гаиләдә рус телендә аралашалар. Гагауз – төрки тел, шуңа күрә татар теле белән  охшаш сүзләр шактый. Әйтик, су, икмәк бер төрле яңгырый. Утыр – утур, пычак – бичак. “Татар теле – бик нәфис тел. Безнең әйтелеш катырак килеп чыга. Кызым татар төркеменә керде, аңа татар теле дәресләрен әзерләргә булышам”, – ди ул.

Ике милләт, тел арасында да охшашлыклар бар. Марьяна   үз халкын шау-гөр килеп тора торган, энергетикалы халык дип саный. Ә татарларны бик эмоциональ түгел, гаиләләр тыйнак булуы белән аерылып тора, ди. “Тәрбия бит бу. Кешеләрнең тыныч булуы ошый миңа. Шуңа күрә бу  кагыйдәләрне истә тотарга туры килә, –ди әңгәмәдәшем. – Башта әти-әнием һәм туганнарым  иремнең башка милләт кешесе булуын хуплап бетермәсә дә, хәзер безнең  өчен  бик сөенәләр. Ни өчен дигәндә, икебездә – ике дин. Никах уздырдык. Каенанама “әни” дип әйтәм. Икебез дә бер-беребезнең динен, гореф-гадәтләрне хөрмәт итәбез. Бер-беребезне аңлап, бик бәхетле яшибез. Татарларның милли киемнәре, музыкасы, ризыклары – бар да ошый. Бәйрәмнәрдә  өчпочмак, бәлеш әзерлим.

Гаиләбезнең яраткан ризыклары – бәлеш, гагауз манджасы, коймактан ясалган торт. Ризыклар, традицияләр дә бергә кушыла. Сабантуй бик ошый. Минем туганнар да  әлеге бәйрәмгә кайткалый. Бездә  аны Хедерлез дип атыйлар. Әбиемә кунакка кайткач, үзебезнең милли киемне сатып алдым. Халыклар дуслыгына багышланган милли бәйрәмнәрдә хәзер шуны киям. Альяпкычлы күлмәкләр гагаузларда да бар. Татарларда чулпылар, бизәкле изүләр булса, бездә исә тәңкәләр тагылган  муенса кияләр.

Марьяна  Татарстанда милләттәшләрен  эзләп караган, әмма әлегә берсен дә тапмаган.“Гагаузлар  бөтен җиргә таралган, шуңа күрә монда да яшәмичә калмаслар, шәт. Тапсам, рәхәтләнеп аралашыр идек”, – ди ул.


Сәрия МИФТАХОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
476
0
4
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: