Себердәге татар укытучысы зары: "Авылда нәрсә бар соң, бетте бит инде ул, диләр..."

Үләнкүл мәктәбенең тарихы, чыннан да, бай. Мәктәп турында тарих укытучысы Римма Мәҗитова сөйләде.

«Интертат» хәбәрчесе Омск өлкәсенең Үләнкүл авылы мәктәбендә булды. Татар мәктәбе төбәктә алдынгылар рәтендә исәпләнә, ләкин балалар саны кимүе зур бәлагә әверелеп бара. Мәктәпнең тарихы һәм киләчәге — укытучы күзлегеннән.

Сентябрь аенда илнең 22 төбәгеннән 130лап татар тарихчысы Омск өлкәсендә җыелып, җирле татарларның тормышы һәм тарихы белән кызыксынулары турында язган идек. Омскига сәяхәт вакытында без өлкәнең иң алдынгы татар мәктәпләренең берсе — Большеречье районы Үләнкүл авылы урта мәктәбендә дә булдык. Биредә татар балалары белем алгач һәм бер сәгать татар теле укытылгач, чит төбәктә ул татар мәктәбе дип санала. Бөек Ватан сугышы елларына кадәр монда бөтен фәннәр дә татар телендә укытылган. Мәктәп герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә. Аның ишегалдында шагыйрьнең бюсты да тора. Шулай булгач, без аны шикләнмичә бай тарихлы татар мәктәбе дип атый алабыз.

«Үләнкүл укытучыларның күп булуы белән дан тоткан»

Үләнкүл мәктәбенең тарихы, чыннан да, бай. Мәктәп турында миңа тарих укытучысы Римма Мәҗитова (паспорты буенча Мачитова — авт.) сөйләде.

— Мәктәбебезнең тарихы мәчет яны мәдрәсәсеннән башлана. Себердә дә инкыйлабка кадәр мәдрәсәләр булган. Аларда гарәп телендә укытканнар. Үләнкүл мәдрәсәсендә Мәдинәдә белем алган мөгаллимнәр дә эшләгән.

1922 елда ул дүртеллык фән мәктәбенә әйләнгән, бераздан җидееллыкка әверелгән. 1939 елда авылда балалар саны күбәю нәтиҗәсендә, ул урта мәктәп дәрәҗәсенә кадәр үскән, — дип таныштырды Римма Мәҗитова.

Бөек Ватан сугышы башлангач, унынчы сыйныфка күчкән егетләрне, югары белемле ир-ат укытучыларны фронтка алып киткәннәр. Аларның күбесе сугышта һәлак булган, берничәсе генә әйләнеп кайткан. Фронтка киткән югары белемле укытучыларга алмаш булмау сәбәпле, 1941-1948 елларда бер укучы да урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат ала алмаган. Кызлар аттестат алу өчен күрше рус авылы мәктәбенә барып, имтихан тапшырырга тиеш булган. Ун ел буе фәннәрне бары тик татар телендә укыган балалар рус телендә имтихан тапшыра алмаган.

Беренче өч аттестат бары тик 1949 елда гына алынган. Аларның өчесе дә югары һәм һөнәри урта белем алып, Үләнкүлгә эшкә кайтканнар. 1950нче елларда мәктәпкә Казанда югары белем алган күп белгечләр килгән. Шуннан соң Үләнкүл мәктәбендә дә чыгарылыш сыйныф укучылары ел саен өлгергәнлек аттестаты ала башлаганнар.

Беренче югары белемле укытучылар Казаннан булгангадыр инде, мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе Казан институтларына укырга киткән. Бүгенге көндә дә балаларның күбесе Казанга тартыла икән. Советлар Союзы заманында Үләнкүл мәктәбе югары белемле укучылары күп булуы белән дан тоткан. Алар арасында укытучылар, табиблар, фәнни хезмәткәрләр, хәрбиләр һәм башка күп төрле һөнәр ияләре булган. Белгечләр авылга да кайтканнар, шәһәрдә дә калганнар.

— Мәктәпне 1975 елда тәмамладым. Кечкенәдән Казан университетына укырга керергә, Ленин атлап йөргән баскычлардан менәргә хыяллансам да, миңа Омск университетының тарих факультетында укырга насыйп булды. Казанга юлламаларны мин мәктәптә эшли башлагач кына бирә башладылар, — ди Римма Мәҗитова.

«Шундый зур мәктәптә беренче сыйныфта дүрт кенә бала укый»

Бүгенге көндә Үләнкүл мәктәбендә татар телен Казан педагогика университетын тәмамлаган Венера Латыйпова укыта. Аның укучылары ел саен диярлек татар теленнән төбәкара, халыкара олимпиадаларда зур уңышларга ирешә. Татар теле белән татар әдәбияты атнасына яртышар сәгать кенә укытылуны исәпкә алсак, бу — мәктәп һәм укучылар өчен яхшы нәтиҗә. Авылда татар теленең киң кулланышта булуы сизелә. Өлкәннәр дә, балалар да туган телдә иркен аралаша.

— 2008 елда Үләнкүл мәктәбе Омск өлкәсенең «Ел мәктәбе» бәйгесендә беренче урынны яулады. Ул елларда директор булып эшләгән Зөлфия Сәгыйтовна мәктәпне бик нык күтәрде. Укыту һәм тәрбия эшләре буенча мин аның урынбасары идем, хәзер тарих фәне укытам. Бүгенге көндә дә Омск өлкәсендә Үләнкүл мәктәбен белмәүче педагоглар юктыр, чөнки без яхшылар рәтендә торабыз.

Яңа уку елыннан безнең мәктәпкә директор итеп 35 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдиевны билгеләделәр. Ул Казан педагогика университетын тәмамлаган тарих укытучысы, ике ел аспирантурада укыган. Мин хәзер мәктәбебез тагын да югарыга күтәрелер дип өметләнәм, — ди Римма Мәҗитова.


Сулдан беренче - мәктәп директоры Рөстәм МөхәммәдиевРасих Фәсхетдинов
Мәктәпнең күрсәткечләре яхшы, педагогларның хезмәте нәтиҗәле булса да, авылдагы демография проблемасы берничә елдан бөтен уңышны юк итәргә мөмкин. Мәктәптә балалар саны елдан-ел кими бара икән. 1978 елда 362 балага салынган мәктәпнең бүген 68 укучысы бар.

— Чагыштыру өчен, без Үләнкүлнең иске мәктәбендә бер параллельдә 56 бала укыдык. Быел җиде укучы унберенче сыйныфны тәмамлады, ә беренче сыйныфка дүрт бала килде. Уйлап карагыз әле: шундай зур мәктәп дүрт яңа бала кабул итте! — дип өзгәләнә Римма Мәҗитова.

«Авылда нәрсә бар, ул бетте бит инде…»

Мин балалар саны кимү сәбәпләре белән кызыксындым.

— Авылда эшкә урнашып булмагач, яшьләр калмый. Элек бөтен өлкәне ит белән тәэмин итеп торучы зур совхозыбыз бар иде. Ул таралгач, эшчеләрнең яшьрәкләре авылдан китте. Мәктәпне тәмамлаучылар да авыл белән бәйле булмаган һөнәр сайлый. Кайберләрен укытучылыкка укырга керергә өндәп карыйм, күнмиләр бит. Мәктәптә балалар шулай кимеп барса, укытучыларга да эш бетәчәген аңлыйлар инде алар. Быел мәктәпне тәмамлаган җиде укучының берсе генә дә авылга кайтырга җыенмый. Һәрберсе белән сөйләшеп чыктым. Алар миңа: «Авылда нәрсә бар инде, авыл бетте бит», — дип кенә җавап бирделәр. Үләнкүл мәктәбенә тагын Тусказан, Каракүл, Чарналы авыллары карый.

Тусказанда мәктәп җиде ел элек ябылды. Аннан безнең мәктәпкә дүрт бала автобус белән йөреп укый. Быел Тусказаннан беренче сыйныфка бер бала килде. Фаҗига бит бу!

Каракүл авылыннан бердәнбер кыз җиденче класска килеп йөри. Ул бала беренче сыйныфка барасы елны Каракүлдә мәктәпне яптылар. Быел май аенда анда янгын чыгып, унике гаилә йортсыз калган иде. Уттан зыян күрүчеләргә яңа өй җиткерергә ярдәм иттеләр.

Үзем Чарналыда тугач, шул авыл өчен йөрәгем бигрәк нык әрни. Чарналыдан мәктәпкә дүрт бала йөри: икенче һәм дүртенче сыйныфларда икешәр бала укый. Быел аннан беренче сыйныфка бер укучы да килмәде. Киләсе елда берәү булачак. 1964 елда без беренче сыйныфка 21 бала кердек. Ярты гасыр эчендә авылда халык саны ничек кимегәне күренә.

Туган авылым кешеләре белән аралашып торам. Узган елның сентябрендә унҗиде йорт буш тора, дип әйткәннәр иде. Яшьләрнең күбесе төньякка эшкә китә дә шунда төпләнеп кала. Әгәр авылда эш урыннары булса, халык китеп бетмәс иде, — дип сөйли Римма Мәҗитова.

Әңгәмәдәшемнең күңелендә киләчәктә авыл яңадан үсәр дигән өмет тә бар. Авылны үстереп җибәрү өчен эш урыннары гына кирәк, дип саный ул.

— Киләчәктә авылда яңа предприятиеләр ачылып, киткән кешеләр дә кире кайтырлар дип өметләнәм әле мин. Бездә бер егет мәктәпне тәмамлагач авылда калды да иген үстерә башлады. Хәзер ул ике катлы йорт салып куйды, өйләнде. Аның ике кызы туды. Тырышып эшләгәч, менә дигән итеп яши. Эше кыенлыкларсыз гына бармыйдыр инде, ләкин ул аларны җиңә. Шундый яшьләр күбрәк булса, авыл, әлбәттә, үсәчәк, — ди ул.

«Бала русча эндәшсә дә, татарча җавап кайтарырга кирәк»

Римма Мәҗитованың татар телендә искиткеч матур сөйләшүенә сокланып утырдым. Ул бит татар теле укытучысы түгел, балаларга тарих укыта. Телне ничек шулай камилләштерә алуы белән кызыксынмыйча кала алмадым.

— Без бит татар авылында яшибез. Мин бала вакыттан бирле өйдә дә, мәктәптә дә татар телендә сөйләшәм. Башлангычта татар телендә белем алдык. 5-6 сыйныфларда ботаниканы, борынгы заман тарихын, географияне татарча укыдык. Болар эзсез калмагандыр.

Әнием башлангыч сыйныф укытучысы иде. Ул татар телендә бик матур сөйләште. Әти дә, әни дә китап укырга яраттылар. Алар Казаннан бик күп китаплар яздырып алалар иде. Әнинең китап укыганын тыңларга дип, кичләрен безгә күршеләр дә керә иде. Шул вакытта миндә дә китапка мәхәббәт уянган. Әдәби телне яхшы белүемдә әти-әнинең йогынтысы зур булгандыр. Әни яттан бик күп шигырьләр белә иде. Ул мине дә шигырь сөйләргә өйрәтте. Мин кызымны өйрәттем. Без бергә сәхнәдән бик матур итеп шигырьләр сөйлибез.

Мин мәктәптә татар телендә сөйләшеп, балаларның колакларына татар сүзләрен сеңдерергә тырышам. Бервакыт бер укучым миңа: «Сез генә миндә татар теленә кызыксыну уяттыгыз. Мин хәзер татар патриоты», — диде. Мин моңа шундый сөендем. Мин бит әле татар теле укытучысы да түгел. Дөрес, мин балаларга татар халкының бөек шәхесләре турында сөйлим, җай чыкканда сәнгатьле итеп татарча шигырьләр сөйләргә өйрәтәм.

Татар балалары белән русча сөйләшүче өлкәннәрне хупламыйм Бала русча эндәшсә дә, аңа татарча җавап кайтарырга кирәк, — дип аңлата укытучы.

Римма Мәҗитованың бер кызы бар. Ул кияүдә, Омск шәһәрендә яши, хакимият органнарының берсендә юрист булып эшли.

Насыйп яры рус милләтеннән булса да, кызым белән көн саен телефоннан татарча сөйләшеп торабыз. Очрашкач та гел туган телдә генә сөйләшәбез. Кияүдән читенсенеп торган юк. Ул татар кызын алганын белеп торды бит, — ди Римма Мәҗитова. 

Чыганак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
18
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: