Самвел Оганян: «Әрмәннәрдә туй атна буе дәвам итә»

Районнар арасында иң күп әрмәннәр Мөслимдә төпләнгән дип беләм. Бер-беребезне бервакытта да авыр чакта ташламыйбыз, – ди әрмәннәр диаспорасы җитәкчесе.

Бүген Мөслим районында  егермеләп әрмән гаиләсе яши. Йөздән артык кеше, шушы  якта төпләнеп, башкаларга үрнәк булып гомер кичерә икән. Мөслимдәге әрмәннәр диаспорасы җитәкчесе Оганян Самвел Сейран улы бу якларга туганнары янына күченгән. Мөслим халкы аның өчен иң якын кешеләренә әйләнгән. Чит җирне яратып буламы?

Самвел безгә әрмән халкының оста  төзүчеләр булуы, йолалары, гореф-гадәтләре  турында сөйләде. Үзен дә бит безнең якларга нәкъ менә төзүче булуы китергән. Мөслимдә гаиләсе белән 2004  елдан бирле яши. Әрмән халкы элек авылларда күбрәк яшәсә, хәзер әкренләп шартларга кызыгып,  район үзәгенә күченә башлаган.

– 1995 елларда әти белән Татарстанга  акча эшләргә килгән идек. Республиканың төрле шәһәр, районнарында барган төзелешләрдә катнаштык. Бөгелмәдә берьюлы өч фатирны төзекләндергән чаклар да булды. Бер-ике ай эшлибез дә кайтып китәбез. Болай йөрү берзаман туйдырды. Юлга да акча күп китә бит. Сөйгәнемә – әрмән кызы Анушка өйләндем.  Башта Сарманда, аннан Мөслим районының Шуганка авылында яшәдек. Хәзер Мөслим үзәгендә бик матур итеп өй салдык. Монда минем туганнарым, абыйларым да яши. 87 яшьлек Шушаник әбиебез дә абыебыз, ягъни улы гаиләсендә  тәрбияләнә. Районнар арасында иң күп әрмәннәр Мөслимдә төпләнгән дип беләм. Бер-беребезне бервакытта да авыр чакта ташламыйбыз, – ди әрмәннәр диаспорасы җитәкчесе.

Самвел  «Омегастрой» төзелеш фирмасын җитәкли. Аның әйтүенчә, әрмәннәр арасында оста төзүчеләр бик күп. Балта, чүкеч, оста куллар… Менә шулар эшле итә. Мөслимдә күбесе төзелештә хезмәт куя.

Быел кызлары  Анаит – 11 нче, уллары Артем 9 нчы сыйныфны тәмамлаган. Анаит – Казан медицина университетына, Артем КАИ техникумына  укырга керергә җыена.

– Бездә баланың үзен генә еракка җибәрү гадәте юк. Алар белән хатыным да шәһәргә китәчәк. Ануш болай да өйдә бала тәрбияләү белән мәшгуль. Әнием белән авылда калабыз. Кызыма Ереванга  укырга барырга тәкъдим иткән идем, риза булмады. Әтинең бөерләре авырта башлагач, кызым укол кадады. Бабасы: «Кызым, минем сине ак халаттан  күрәсем килә», – диде. Менә шунда табиб булырга вәгъдә биргән. Хәзер инде  әтием вафат, –ди гаилә башлыгы.

Әрмән халкы өчен әти-әнидән дә зуррак нәрсә юк.  Самвелның әтисе үлгәч, аның васыяте буенча Әрмәнстанда җирләгәннәр. «Елга ике тапкыр барам, әти  җитми җанга. Без гаиләдә – өчәү.  Ике сеңлем дә  шунда яши, кунакка кайталар. Әниемне дә бик яратам», – ди ул

Гореф-гадәтләр дә бик күп булып чыкты. Мөслимдә яшәсәләр дә, аларны үтәргә тырышалар. Төп бәйрәмнәре – Вардавар. Бездәге чүлмәнчек кебек бу. Эссе көннәрнең берсендә (билгеле көне бар) бер-берсенә су сибешеп уйныйлар. Урамда кемне күрәләр, шуны  коендыралар. Бу – ил-көнгә муллык, иминлек теләү йоласы. Әлеге бәйрәм Әрмәнстанның төрле шәһәр һәм авылларында уза. Читтә яшәүче милләттәшләре анда махсус кайта. Табынга  милли ризыклар әзерлиләр.

– Туй мәҗлесләренә дә игътибар зур. Атна буе үтә дисәң дә була. Башта яшьләр җыелыша, икенче көнне лаваш пешерәләр, өченчесендә  терлек суялар, дүртенчесендә туй гөрли, бишенчесендә тагын бәйрәм. Алтынчысында – «кызыл алма» көне. Туйдан соң кияүнең туганнары кәләшнең әти-әнисе йортына иртән үк кызыл алма алып килә. Бу кәләшнең сафлыгын аңлата, – ди Самвел. –  Атна ахырында өйләргә таралышабыз. Бездә исерү күренешләре юк, кабымлыклар күп ашыйбыз чөнки. Әрмән туена шаһит итеп, озак еллар матур гомер кичергән парларны чакыралар. Алар  яшь гаилә өчен гомер буена җаваплы. Йолаларыбыз да бик күркәм, әрмәннәр үзләре дә – бик ачык, кунакчыл, ярдәмчел халык.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
238
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: