Рәйдә Ильина: "Курчаклар дөньясында яшим"

– Матур-матур татар курчакларын ясаганда, төрле-төрле образлар тудырганда, әлбәттә, милли горурлык хисләрен тоям, -ди Рәйдә.

Аның курчаклары арасында бай сәүдәгәрләр, ханбикә Сөембикә, Алтынчәч образлары да, кулларына чәкчәк, «Казан сөлгесе» тоткан  татар кызлары да, гармунчы егетләр дә бар. «Урман арты» мәдәният үзәгендә клуб  берләшмәсе,  «Мозаика» декоратив-гамәли иҗат остаханәсе җитәкчесе Рәйдә Ильина бүген «Авыл яшьләре» сериясен иҗат итә. Мондый матурлыкны тудыру өчен курчаклар белән җенләнергә кирәкме?

Райдә Ильина – Кайбыч кызы. Борындык авылында алты балалы матур гаиләдә тәрбияләнгән ул. Тирә-якка балта остасы булып танылган әтисен – «алтын куллы Фәһим»,  әнисе Рәшидәне туганнары «матур апа», «алма апа» дип йөрткәннәр. Әтисенең үзе кисеп, сырлап ясаган тәрәзә кашагаларын күреп, әнисенең бер сандык чигүле кул эшләнмәләренә сокланып үскән кыз бит ул! Матурлыкка омтылыш бала вакыттан ук  сеңгән, димәк. Белгечлеге буенча – рәссам-бизәүче.

– Әни безгә күлмәкләрне тегү машинасында текте. Әби тегүчегә барып, яңа күлмәкләргә заказ бирергә ярата иде. Үземнең мамык тутырып эшләгән курчагымны  хәтерлим. 7 нче сыйныфта укыганда апаларым Илүсә, Миләүшә белән өчебезгә дә яшел төсле ситсы күлмәкләр теккән идек, – дип искә алды Рәйдә ханым беренче теккән күлмәген.

Курчаклар дөньясына кереп китсәң, тиз генә чыга алмыйсың. Рәйдә Ильина һәр хезмәте турында тәмләп, бик озаклап сөйли ала. Кечкенә генә сувенир татар кызчыклары  булсынмы, күннән эшләнгәнеме… барысын да яратып эшли.  Казан татарларының төрле гасырларга караган костюм комплекслы зур курчаклар да ясый. Дөресрәге, киендерә, алар – әзер курчаклар. Затлы киемле шәһәр мәдәниятенә караган бай сәүдәгәр хатыннары, гүзәл ханбикә Сөембикә образларын курчакларда бик күп гәүдәләндергән. Аның курчакларга исемнәр бирү гадәте юк. Аларда ниндидер холык-фигыльләр дә күрми, җаннары бар дип тә уйламый.

– Кызлар «көязрәктер» инде. Егетләрне киендерү авырмы, әллә кызларнымы? – дип сорыйм остаздан.

– Кызлар көязрәк шул. Аларның киемнәре дә озаграк «туа». Ясаган курчакларның саны 100гә җитәдер. Күбрәк XVIII–XIX гасыр Казан татарларының бай хатын-кызларына охшап тудырыла. Узган ел,  республиканың 100 еллыгына багышлап, Татарстанда яшәүче  төрле халыкларның, әйтик, мари, чуаш, керәшен, урыс һәм башка милли курчаклар күргәзмәсен оештырдык. Аны яшьләр белән бергәләп ясадык, – ди белгеч.

Курчаклары кемне генә кызыктырмый?! 2018 елда беренче ике курчагын Аккош күлендә узган Сабантуйда Мәскәү егете сатып алган. Курчаклары илнең төрле төбәкләренә таралган. Кайберләре Башкортстан, Чиләбе якларында, хәтта чит илләрдә дә «яши». Узган ел Алтынчәч образын бүләккә дип Израильгә җибәргәннәр. Парлы курчакларын да бик яраталар икән, хәтта заказга бер зур гаилә дә эшләгән. Курчаклар турында матур сүзләр генә ишетергә туры килә аңа. Кул эшләрен 200дән 2 мең сумга кадәр тәкъдим итә. Хезмәтләремне ашыгып ясамыйм, тулы образ тудыру өчен нәрсәдер җитеп бетмәсә, кайвакыт айлар буе сузылырга мөмкин, ди.

Иң яраткан курчаклары – авыл кызлары. Соңгы вакытта авыл мәдәниятенә караган «Авыл яшьләре» дигән сериядәге кызлар, егетләр образларын булдыру буенча эшли. Нәкъ авылча, татарча киемнәрдән – вак чәчәкле ситсыдан тегелгән бала итәкле күлмәкләрдән, ак батист яулыклардан, чигүле канатлы алъяпкычлардан, бизәкле читекләрдән, озын толымнарында чыңлаган чулпылар таккан чибәр авыл кызлары һәм  матур  егетләр.

– Матур-матур татар курчакларын ясаганда, төрле-төрле образлар тудырганда, әлбәттә, милли горурлык хисләрен тоям. Мәдәният өлкәсендә эшләвемә – 28 ел. Хезмәтем, яраткан шөгылем белән дә милләтемә хезмәт итәм дип уйлыйм. Ун ел элек балалар өчен «Мозаика» остаханәсен булдырган идек. Бар белгәнемне алар белән  бүлешәм. Россиянең традицион халык кәсепләрен, һөнәрчелеген өйрәнәбез. Төрле кул эшләнмәләрен ясыйбыз: чигәбез, тегәбез, буйыйбыз. Декоратив-гамәли сәнгатьнең традицион һәм заманча юнәлешләрендә эшлибез.

Татар хатын-кызларының милли костюм комплексына кергән изүләр, хәситәләр ясарга, төрле баш киемнәрен тегәргә өйрәнәбез. Балаларда халкыбызның борынгыдан килгән кул эшләренә, сәнгатенә мәхәббәт, омтылыш һәм теләк уята алсам, мин бик бәхетле. Олылар өчен «Яшәү дәрте» остаханәсе булдырдык. Миллилек һәрберебезнең канына сеңгән булырга тиеш дип уйлыйм, – ди Татарстанның Һөнәрчелек палата әгъзасы Рәйдә ханым.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
586
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: