«Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021»: шәригать буенча күрешү

«KazanSummit»ның оештыручылары шәһәр халкы һәм кунакларны да саммит кысасында узучы кайбер чараларга чакырып кала.

Берләшәбез һәм тәҗрибә уртаклашабыз. Янәдән. Казанда XII тапкыр уздырылучы «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» Халыкара икътисади саммитының быел да ниятләре зурдан. 28–30 июльдә Татарстан башкаласы 2,5 меңнән артык кунак өчен изге урынга әйләнәчәк. Чарада Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләрнең бәйләнеше, икътисади һәм динара мөнәсәбәтләр кабаттан барланачак.

Чагыштырырлыкмы?

Ике ел артка чигенеп, 2019 елда узган саммитны искә алсак, андагы саннар рекорд куйган иде кебек инде. «Казан Экспо» күргәзмәләр залында узган чарада 72 ил һәм Россиянең 38 төбәгеннән килгән 5 мең кеше катнашкан иде. 50дән артык сессия узды. 2019 елгы саммитның тагын бер нәтиҗәсе – катнашучылар арасында 42 килешү төзелү. Ләкин быел, тере очрашулар белән онлайн фикер алышулар үрелеп барган мәлдә, бу күрсәткечләр тагын да югарырак булыр дип көтәләр. Бүгенгә «KazanSummit 2021»гә барлыгы 60 ил һәм Россиянең 33 төбәгеннән киләчәк катнашучыларның саны 2,5 меңне тәшкил итсә, алар өчен әзерләнгән сессияләр 90нан арткан. Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, тәҗрибә бу саннарның әле бермә-бер артачагын күрсәтә.

– Дөресен генә әйткәндә, безгә киләчәк делегацияләрнең саны инде бүгеннән шаккатыра. Оештыручылар исеменнән шуны әйтә алам: без әлеге чара тиешле дәрәҗәдә үтсен һәм Татарстан, бөтен Россия икътисадына файда китерсен өчен кулыбыздан килгәнне эшләячәкбез, – диде агентлык җитәкчесе журналистлар белән очрашу вакытында.

Саммитка чит илләрдән килүче делегацияләрнең иң зурысы Төркиядән булачак.

– Аларның делегацияләре 50 кешене тәшкил итә. Гаҗәпләнерлек берни дә юк кебек, чөнки Төркия – инвестицияләр буенча Татарстанның төп партнерларының берсе. Татарстанга Төркия инвесторлары тарафыннан салынган инвестицияләр күләме 2 млрд  долларга җитте. Саммитта илнең сәүдә министры Мехмет Муш та кунак булып китәр дип көтәбез, – диде Талия Миңнуллина.

Агентлык җитәкчесе сүзләренчә, саммит Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертә. «Әмма бу – бер чара нәтиҗәсе генә түгел. Бу – Татарстан Президентының башка инвесторлар белән шәхси элемтәләрне үстерүе белән бәйләнештә баручы системалы эш», – диде Миңнуллина.

Быелгы саммитта катнашучылар өчен тәүге тапкыр сәүдә-сәнәгать палаталарының яшь лидерлары форумы, «Россия – Африка» икътисади перспективалары логистикасы, этик бизнес лидерлары форумы, тотрыклы үсеш һәм аңлы куллану максатлары, балалар эшкуарлыгын үстерү мәсьәләләре буенча сессияләр, COVID-19 шартларында медицина һәм башка темаларга кагылышлы очрашулар әзерләнгән.

«KazanSummit 2021» кысасында беренче «Аll-Islam» маркетплейсы проектын да тәкъдим итәчәкләр.

– Мондый мөселман товарларын сатуны оештыру  – шәхси инициатива. Моңа кадәр бер генә маркетплейс та барлык товарларының хәләл булуын гарантияләми иде, шуңа да «Аll-Islam»ның ачылуы – күптән көтелгән һәм бик әһәмиятле вакыйга. Без оештыручыны Татарстанда теркәлергә өндәячәкбез, –диде Талия Миңнуллина.

Икътисадка якынайталар

Россиянең һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданына әверелгән «KazanSummit»ның оештыручылары шәһәр халкы һәм кунакларны да саммит кысасында узучы кайбер чараларга чакырып кала. Мисал өчен, шәригать буенча инвестицияләрне теориядә дә, практикада да сынап карарга мөмкинлек биреләчәк, ислам дине буенча бизнес алып бару серләренә өйрәтәчәкләр, экологик яшәү рәвешендә бизнесның роле турында сөйләячәкләр. Саммит кысасында шулай ук «Russia Halal Expo 2021» күргәзмәсе дә теләгән һәркем өчен ачык булачак. Бушлай чаралар әле моның белән генә тәмамланмый. Килергә теләүчеләр өчен транспорт та оештырылыр дип көтелә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
29
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: