Ольга Санникова: "Бездә төрле милләтләр дус яши"

Безнең авылның колхозы да “Дуслык” исемен йөрткән. Башкача мөмкин дә түгел, – ди Ольга ханым.

Кукмара районының Починок-Кучук авылына 17 нче гасыр уртасында марилар нигез сала. Бирегә Мултан дигән кеше нигез салган дигән сүзләр дә бар. “ШИЙ ЭНЕР” мәдәният үзәген оештыручы  Ольга Санникова, без монда дүрт милләт вәкилләре дус-тату яшибез, ди.

– Кукмара районында 700ләп мари кешесе яши. Безнең милләт кешеләре биш авылга таралган. Күрше Синерь авылында яшәсәк тә, без Починок–Кучук җирлеге кешеләре инде. Авылдашларыбыз арасында руслар, татарлар, марилар, удмуртлар бар. Хәтта дүрт тел белүчеләр дә. Безнең авылның колхозы да “Дуслык” исемен йөрткән. Башкача мөмкин дә түгел, – ди Ольга ханым. – Бездә бар да уртак. Бәйрәмнәрдә дә, шатлыклы хәлләрдә дә, кайгылар да да. Авылның бер урамында безнең нәсел генә яши. Садовая дип атала ул. Башта шул урамны Санниковлар дип үзгәртергә тырышып карадык. Бик мәшәкатьле эш икәнен белгәч, туктап калдык. Бөтен туган бер урамда яшәгәч, бик рәхәт. Гаилә бәйрәмнәрен бергәләп уздырабыз. 

Екатерина апалары ишегалдына барысы да сыярлык итеп өстәл ясатып куйган. Бәйрәмнәрдә аңа җыелалар. Үзләренең концерт мәйданчыгы да бар. Аңа 100 кеше сыя икән. 2019 елда үзара салым акчасы җыеп, 750 мең сумлык музыка аппаратурасы алганнар. 21 августта Санниковлар исемендәге паркны төзи башлаганнар. Әлеге паркны ноябрь ахырында ачарга җыеналар. 

Ольга  Санникова  үзләренең милли бәйрәмнәрендә төрле милләт вәкилләре дә катнашуын әйтә.

Әйтик, биредә узучы Шорыкйол, ягъни Сарык аягы дип аталган бәйрәмдә кызлар булачак кияүләрен сайлый.  

– Алты ел рәттән күңелле чара үткәрәбез. Бу йоланы зур бәйрәмгә әйләндердек. 7 гыйнвар көнне кияүгә чыкмаган кызлар, күзләре бәйләнгән килеш, сарык абзарына керә. Шунда бер сарыкны тотып ала. Шуңа карап булачак кияү күзаллана. Карамы, акмы, яшьме, картмы икәне ачыклана.  Беренче елны бу йоланы үткәргәндә кеше аз булса, узган ел 80нән артык идек, – дип сөйли Ольга Санникова.  
Күп милләтле авылда бәйрәмнәрнең исәбе юк. Ольга дә нәселләренең зур икән әйтә. Кияү-киленннәр арасында әллә ничә милләт вәкиле бар икән. Бер кияүләре татар. Әнә ул корбан аенда сарык суеп, барысын бергә табынга җыеп аш үткәрә икән. Сабантуй, Семык, Питрау, Раштуа бәйрәмнәрен бергәләп уздыралар. Авылларында хәтта вьетнам гаиләсе дә яши икән аларның!

– Ву Суан Кыонг Россиягә 87нче елда килә. Мәскәүдә аяк киеме заводында эшли. Дусларына Казанга кайткач, Починок-кучук гүзәле - мари кызына гашыйк була. Алар гаилә корып, Починок-Кучукта яшәп китәләр. Кукмарада кибет тоталар. Ике малай үстерәләр, оныклары да бар инде, – ди Ольга. 


Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
134
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: