«О! Казанда җәмгыять бар, һәм аларга раввин кирәк!»

Татарстанның баш раввины – мөселманнарны һәм яһүдләрне берләштергән кыйммәтләр турында.

Ицхак Горелик Казанга егерме ел элек бик зур миссия белән килә: аңа яһүд җәмгыятен җитәкләү һәм онытылган милли гореф-гадәтләрне торгызу бурычы йөкләнә. Татарстанның баш раввины ниятләрен чынга ашыра алдымы икән?

«ЭШЛӘГЕЗ ҺӘМ БУЛДЫРЫГЫЗ!»

– Ицхак раввин, сез Изра­ильдә туып, АКШта укыган­сыз, тик тормыш алып барыр һәм хезмәт итәр урын буларак, нәкъ менә Россияне сайлаган­сыз. Моны ничек аңлата аласыз?

– Әти-әниләрем – совет эми­грантлары. Алар бик динле ке­шеләр, ләкин СССРда дин куш­каннарны үтәп яшәү җиңелләрдән түгел иде. Бабамны әле Сталин за­манында ук моның өчен сөргенгә сөргәннәр. Димәк, әти-әниләрем ватаннарын рәхәт тормыш эзләп кенә ташлап китмәгән. Алар бары бер нәрсә – балаларын үз милли гореф-гадәтләре нигезендә тәрби­яләргә теләгән. Без алардан Росси­яне начар ил дип хурлаганнарын һич ишетмәдек. Киресенчә, алар монда тату тормыш хөкем сөргә­нен бик җылы итеп искә алалар иде. Хәзер әти белән әни безнең янга, Казанга кунакка еш килә, һәм бу – алар өчен чын могҗиза! Россиягә янә кире кайту, әле монда синагогага йөрү турында хыяллана ала идемени алар?

1-6

– Ә Казанга ничек килеп чы­ктыгыз?

– 90 нчы елларда Россия һәм дө­нья арасындагы дивар җимерелде, монда дингә мөнәсәбәт тә тамы­рдан үзгәрде. Халыклар милли гореф-гадәтләрен торгызу теләге белән яна иде, ләкин ничек? Изра­ильдә укуымны тәмамлап килгән чагым, булачак хатыным Ханна белән таныштым. Аның гаилә та­рихы минекенә аваздаш булып чыкты. Өстәвенә, икебез дә Ха­бад – дөньякүләм яһүд хәрәкәте кыйммәтләрендә тәрбияләндек, шуңа күрә кешенең бу дөньяга тормыштан ләззәт алу өчен түгел, ә файда китерү өчен килгәнлеге турындагы фикер безгә якын иде. Язмышларыбызның охшашлы­гында без күкләр тарафыннан билгеләнгән миссиябезне күр­дек. Бергәләп Россиягә китәргә! Тик кайсы төбәккә? Әлеге карар Россиянең баш раввины Берл Ла­зардан иңде. Ханна белән икәүләп аңа илнең теләсә кайсы почмагына чыгып китәргә әзер икәнлегебезне хәбәр иткәндә, миңа нибары 22 яшь иде. «О! Казанда җәмгыять бар, һәм аларга раввин кирәк!» – диде безгә Берл Лазар. Менә шулай итеп, монда төпләнүебезгә инде егерме ел узды.

1-9

– 90 нчы еллар – катлаулы чор. Ул вакытларда үзегезне ничек хис иттегез?

– Безнең өчен уңайлы чор булды ул. Мәхәллә безне бик җылы каршы алды, һәр минут үзебезнең кирәк­легебезне тоеп яшәдек. Республика җитәкчелеге ягыннан да мөнәсәбәт уңай иде: «Монда булганыгыз өчен рәхмәт! Эшләгез һәм булдыры­гыз!» – дип кабул итте алар. Шушы ике дистә елда мин бер уңайсыз мизгелне дә искә төшерә алмыйм.

– Әңгәмәбез бик матур си­нагогада уза. Яһүд мәхәлләсе­нең аны үзенә алу өчен көрәше бик озак барды, тик шулай да сез килергә бер ел кала, эш башка­рылган иде. Ә сезгә монда нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?

– Казанда төп бәйрәмебез Песах­ны беренче тапкыр билгеләп үтүе­безне бүген дә хәтерлим. 1997 елда синагогада бу бәйрәмгә алты йөз кеше җыелды. Аларның бары­сын да ашатырга кирәк, тик моны ничек тормышка ашырырга? Кошер ризык – яһүдиләрнең тормыш талә­бе, Израильдә андый азык-төлекне теләсә кайсы супермаркетта сатып алырга була. Ләкин ул елларда Ка­занда бу зур проблема иде. Алдан ук Мәскәүгә барып, поездда бер­ничә капчык туңдырылган тавык алып кайтырга туры килде. Бүген исә Казанда кошер ризыкны инде сайлап алу мөмкинлеге бар, ләкин барыбер эшлисе, яхшыртасы нәр­сәләр җитәрлек әле. Бездә дә бары тик кошер азык-төлектән генә әзер­ләнгән ризыклар, хәтта конфетлар да сатып алырлык кибет булсын иде, дип хыялланам.

БЕРЛӘШТЕРӘ ТОРГАН ИМАН

– Россиядә яһүд диненә карата тискәре караш бармы?

– Бүген, әлбәттә, андый нәрсә күзәтелми. Без көнкүрештә дә, дәүләт системасы югарылыгында да моны сизгәнебез юк. Күптән тү­гел кибеттә бер кызык хәл булды. Касса янында балалар белән иврит телендә сөйләшеп, чиратта торабыз, шулчак бер гаиләнең безгә сокла­нуы колакка керде. «Булдырасыз! Туган телегезне онытмыйсыз!» – диде алар.

– Ә рус телен җиңел өйрәнде­гезме?

– Кешене йөзәргә өйрәтү өчен иң шәп ысул – аны суга төртеп тө­шерү. Русчаны да мин әнә шулай өйрәндем. Шактый җиңел бирел­де, дөрес, әнә шундый «тормыш­чан» ысул аркасында грамматика ягы җитенкерәми. Тик үз хатала­рымны үзем күрәм, табам икән, бу инде билгеле бер югарылыкка ирешүдер, дип уйлыйм. Күптән тү­гел татар телен дә өйрәнә башла­дым. Бәлки, берәр елдан бу юнәлеш­тәге уңышларымны да күрсәтә алы­рмын. Тел – безне берләштерүче ул. Кешеләр белән аларның туган телендә сөйләшү – бер-береңне аңлаудан югарырак, мөһимрәк нәр­сә. Бу бер‑берең белән хис-тойгылар дәрәҗәсендә аралашу, бер-береңә мөмкин кадәр якын килү, дигән сүз.

– Әле хәзер дә халык арасында аерылып торасыз, ә 90 нчы ел­ларда сезне күргән кешеләрнең кичерешләре ниндирәк иде?

– Чыннан да, мин шундук игъ­тибарны җәлеп иттем. Аңлашыла да: мондый кыяфәттәге бердән­бер кеше идем калада! Бу хакта һичкайчан хафаландым, чөнки кешеләр кимсетеп, мыскыллап түгел, ә кызыксынып карый бит. Егерме ел эчендә миңа ияләшә төштеләр, өстәвенә тарафдарларым да пәйда булды. Шулай да урамга башкалардан бик аерылып торган килеш-кыяфәттә чыгу өчен никадәр тырышлык таләп ителгәнлеген күз алдыма китерәм. Шуңа күрә дини киемдәге мөселман кызла­рының эшкә яки университетка ашыгуын күргәндә, аларга карата хөрмәт хисе туа.

– Башка дин вәкилләре яисә атеистлар белән дуслыгыгыз бармы?

– Атеистлар беләнме? Һич про­блема түгел, бик җиңел! Әледәнәле сугышлар кабынып торган бу дөньяда, башка дин вәкилләре белән чагыштырганда, атеистлар белән аралашу кайчак җайлырак та. Әмма бездә, Татарстанда, тиңдәш­сез вазгыять урнашты. Израильдәге барлык туганнарымны, таныш-бе­лешләрне шаккатырган фотогра­фиям бар. Рамазан ае тәмамлануга багышланган Гает бәйрәмендә тө­шерелгән иде ул. Безне анда мөфти чакырды, мөселманнарның изге йоласына ихлас хөрмәт тоеп, алар­ны бәйрәм белән котларга килдек. Дуслыгыбызны раслап, бер табында утырдык. Казаннан кала, тагын кай­да раввинны меңләгән мөселман уртасында очрата алыр идегез? Гаиләбез белән синагогага барган вакытта, башка дин вәкилләренең үз гыйбадәтханәләренә юл тоту­ларын бик еш күрәбез. Бу бик ма­тур манзара! Әйе, тормышка ка­раш-мөнәсәбәтебез аерыла, ләкин безне бер нәрсә – Аллага ышану берләштерә. Иман безне яхшырта, камилләштерә. Бер-береңә хөрмәт саклар өчен бу бер сәбәп түгелмени?

ӨЕҢНЕҢ МЕНӘ ШУШЫНДА ИКӘНЕН ТОЮ МӨҺИМ

– Сез килгән генә чорда, дин мәсьәләсендә илебез кара көйгән чүлне хәтерләтә иде. Бе­ренче шытымнар баш төрткәнче, «җир»не озак эшкәртергә туры килдеме?

– Израильдә синагогага килгәч, әйләнә-тирәңдә меңләгән кеше күрәсең. Ә мин менә җомга кичендә гыйбадәткә җыелырга кирәклеге хакында халыкның һич хәбәрдар булмаган Казанга килеп төштем. Ләкин минем бурыч – аларның йогынтысына бирелмичә, билгеле бер рухи дәрәҗәдә калу, вазгыятькә үзем тәэсир итү. Беренче вакытта үзем генә гыйбадәт кылдым, монда әллә ни куркыныч нәрсә юк иде, ник дигәндә, бүген син берүзең, ә иртәгә сиңа кемдер иярә, бер­секөнгә – тагын берсе… Бу – мавык­тыргыч процесс. Менә инде егерме ел да узып китә, янәшәңдә халык күбәйгән, һәм син үзеңә йөклән­гән бурычның акрынлап үтәлүен аңлыйсың. Бүген мәхәлләбез үсә, зурая, тик мин бу җиңүләрне, яу­ланган үрләрне үз хисабыма яз­дырып-теркәп куярга җыенмыйм, чөнки болар – зур бер төркемнең, һәм, әлбәттә, безнең попечительләр советының эш нәтиҗәсе.

– Яһүдләр арасындагы туган­лык – уйдырмамы, чынбарлык­мы? Бездә, Казанда, бармы ул?

– Израильдә без күршеләре­без белән хәтта бәйрәм көнне дә күрешә алмаска мөмкин, без­не берләштерердәй нәрсә юк дип уйлый күрмәгез, моның сәбәбе – һәркайсыбызның үз өендә бу­луы. Ә башка бөтен җирдә безгә уртаклыгыбызны, якынлыгыбыз­ны тоярга кирәк, шунлыктан без, чыннан да, монда бер-беребезгә ныграк тартылабыз. Беләсезме, теләсә кайсы яһүд үзен борчыган мәсьәлә белән теге яки бу рәсми органга мөрәҗәгать итә ала, ләкин ешрак ул нәкъ менә безнең янга килә. Һәм бу аңлашыла да: җәмгы­ятьтә яшәвебезгә карамастан, һәр­беребезнең якын даирәсе бар, ә үз кешеләр ярдәмсез калдырмый ул.

– Бу ярдәм нидә чагыла соң?

– Мәсәлән, калабызда өлкән яшь­тәге яһүдләрне исәпкә алган база булдырдык. Шул исемлектәге теләсә кайсы әби мәхәлләгә шалтырата ала, һәм аңа шундук ярдәмгә кеше җибәрелә. Ләкин без үзебез дә, ке­шенең бәлагә тарыганын, авыр хәл­дә калганын белми калмыйк дип, өлкәннәргә шалтыратып торабыз. Синагогада тулы бер офис шундый эш белән мәшгуль. Бу юнәлештә без йөз процент уңышка ирештек. Бу яктан караганда, бездә һәр көн 9 май кебек. Башка юнәлешләре­без дә бар, анысы яшьләрне тәрби­яләү белән бәйле. Мәхәлләбезнең яшь әгъзаларында җаваплылык хисе булдырырга телибез. Еш кына өлкән кешегә акча түгел, ә арала­шу кирәк бит. Егет-кызларыбыз үзара адресларны бүлешеп ала да күчтәнәчләр белән кунакка бара. Ни өчен? Чөнки алар яһүдләр!

Яки башка бер үрнәк. Тиздән яңа уку елы башлана. Бер гаиләдә ялгыз әни кеше баласын мәктәп­кә нинди акчага әзерләрмен икән, дип борчыла. Ә башка гаиләнең ярдәм итү мөмкинлеге бар. Безнең бурычыбыз – үзара ярдәмне җайга салу. Барлык яһүдләр дә үз йорт­ларының менә шушында икәнен тоеп‑аңлап яшәвен телибез.

БӘХЕТ ҺӘМ МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА

– Җәмәгатегез Ханна белән тормыш йөген инде 20 ел бер­гә тартасыз. Бәхетле гаилә сере бармы ул?

– Гореф-гадәтләребезгә салын­ган ул. Ләкин кайбер нәрсәләрне аерып күрсәтер идем. Шулхәт­ле балага ничек көч җиткерәсез дип, миннән еш сорыйлар, янәсе, монда берсен ничек җиңәргә икә­нен белмиләр, ә сездә – тугызау! Эш тормышка караш белән бәйле. Гадәттә, кыенлыкларның барысы да менә болай башлана: мин яшь кеше, хатыным да яшь, тыныч кына яшисебез, бергә ял итәсебез, сәяхәт кыласыбыз килә… Ә менә шулчакта бала бөтен планнарны бозып куя! Бездәге хәл-әхвәлне күз алдына китерә аласызмы? Берсе йоклап кына китә, икенчесе уяна, өченче­се… Һәм моның башы‑ахыры юк. Көч каян киләме? Без бу елларны бала ләззәтен тою вакыты буларак кабул итәбез, ә ул чорда киләчәк буын өчен эшләргә, тырышырга кирәк. Моның өчен яшьлегебез, кәе­фебез бар. Менә алар үсеп җиткәч, без дә сәяхәт кыла алырбыз, бергә ял итәрбез, туйганчы йокларбыз… Үз-үзеңне шул рәвешле ышандыру тормышның һәр көне өчен шат­лана белергә булыша. Гаилә бәхе­тенең икенче тарафы ир‑белән хатын мөнәсәбәтләренә бәйле. Бүгенге яшьләр бер-берсенә ни­кадәр туры килгәнлекләрен аңлау өмете белән бергә яшәп карарга тырышалар. Ә аннары: «Барысы да әйбәт кенә кебек, хәзер инде туй уздырсак та була», – дип уй­лыйлар. Һәм кинәт күзләрдәге җан­лылык сүрелеп китә… Баксаң, алар бит чынлап торып бергә яшәмә­гән дә, бер‑берсе каршындагы бу­рычларны тоймаган да, аңламаган да… Алар бер-берсен кайгыртырга әзер түгел. Ә мәхәббәт? Әйе, ул хак­та барысы да сөйләгән була, тик бу хиснең асылда нәрсә икәнен бик аз­лар гына аңлый шул. Чын мәхәббәт вакытлар тарафыннан сыналган нык мөнәсәбәтләр ул, бу вакытта кешеләр – бер-берсенә чын пар­тнер, алар икәүләп нәрсәдер булды­рганга күрә, тормыш юлында бергә бара. Һәм туй ул мөнәсәбәтләрнең нәтиҗәсе түгел, ә уртак сәфәрнең башы гына.

1-2

– Мәхәлләнең яшь әгъзалары фикерегезгә никадәр игътибар­лы? Сезнең сүзгә колак салалар­мы?

– Бүген кешеләр милли го­реф-гадәтләребезгә көннән-көн ешрак мөрәҗәгать итә, һәм бу күренеш – хезмәтебезнең иң төп нәтиҗәсе. Әйтик, безгә дин куш­канча туй уздыру гына түгел, гаилә тормышын да дин кануннары кы­саларында корырга теләгән парлар килә. Мин – кияү кеше белән, хаты­ным кәләш белән әңгәмә кора. Хан­на – минем партнерым, без мәхәллә белән икәүләп җитәкчелек итәбез, шунлыктан хатын-кызлар белән бәйле юнәлешне ул алып бара. Без туйга әзерлек эшләрен бергәләп башкарабыз, ә Тәүрат, тормышы­быздагы барлык өлкәләрнең дә иң тирән төпкеленә ирешеп, иң кат­лаулы сорауларыбызга җавап бирә. Әйтик, ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләрне ничек саклап то­тарга? Моның белән бәйле үз сер­ләребез, үз нечкәлекләребез бар.

«БЕР СӘГАТЬКӘ ТЕЛЕФОНЫГЫЗНЫ СҮНДЕРЕП КАРАГЫЗ!»

– Дин бүгенге кешелек җәмгы­ятенең акылдан шаштырырлык тизлегенә ничек тә булса яра­клашамы?

– Әлбәттә, юк, ул үзгәрешсез кала. Динне кешеләр уйлап чыгармаган бит – аларга Хак Тәгалә сүзләрен пәйгамбәрләр ирештергән. Фәкать диннәрнең заманга туры килү-кил­мәве, аның заманчалыгы мәсьәләсе, чыннан да, бик кызык. Бездәге гый­бадәт бүлмәсенә урнаштырылган плазма мониторга күз салыгыз. Без дөньяның башка шәһәрләрен­дәге яһүдләр белән скайп аша ара­лаша-сөйләшә алабыз яки, заман­ча технологияләр кулланып, төрле фильмнар күрсәтү мөмкинлегебез бар. Әмма шул ук вакытта дини гореф-гадәтләребездән бер адым да читләшмибез. Һәм бу эштә безгә заман алгарышы булыша. Чөнки лампаны шимбәгә кадәр яндырып куеп була, һәм ул янып торачак. Яки шундый прибор сатып алырга мөмкин, һәм ул кирәк чакта бу лам­паны автомат рәвештә сүндерә дә, куша да ала.

Дин кешеләрне анык планлаш-тырырга өйрәтә, һәм ул тормыш рәвешенә әйләнә. Буыннан-буынга кешеләр, шимбә көнен бүләк иткән өчен, Аллага рәхмәт укый, һәм бүген бу рәхмәтләр аерым бер мәгънәгә ия. Көндәлек ыгы-зыгыда күпләре­безнең хәтта хатынына күз салу өчен дә яки балалары белән сөйлә­шеп алу өчен дә вакыты юк. Ә сез бүген бер сәгатькә булса да телефо­ныгызны, компьютер, телевизор­ны сүндереп куеп, якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән сөйләшеп алыгыз. Әйе, бу җиңел түгел, тик ни­кадәр рәхәт! Ә хәзер әнә шундый аралашу, якынаю өчен тулы бер кө­негез булуын күз алдына китереп карагыз. Шул рәвешле дин бүгенге тормышны һич тә кире какмый, ул аны бизи, тулыландыра гына.

1-5

– Яһүд мәхәлләсе өчен иң якын арада ни булдырырга теләр иде­гез?

– Безгә бүген ни җитми дигәндә, теләсә нинди югарылыктагы бе­лем алырга мөмкинлек бирә тор­ган үз Тәүрат үзәгебез юк. Безгә ха­лык күп килә, гореф-гадәтләребез белән танышырга, динебез турында күбрәк белергә-өйрәнергә телиләр. Булачак уку йортында без лекци­яләр һәм семинарлар уздырырга, гадәти уку‑укыту ысуллары белән бергә иң заманча технологияләрне кулланырга ниятлибез. Бу проект җәй ахырында тормышка ашып, эшли дә башлар, дип уйлыйм. Тормышта әледән-әле туып тор­ган сорауларына җавап эзләүче кешеләр бихисап бит, шуңа күрә безнең Тәүрат үзәге дә һәрвакыт тулы булсын иде, дип хыялланам.

Чыганак: "Татарстан" журналы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
12
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: