"Нохчо" "Къонаха" алып килә!

Чечнянең атаклы “Нохчо” җыр һәм бию ансамбле Татарстанның 11 шәһәрендә концерт куячак

Чечня Республикасының  атаклы “Нохчо” Дәүләт фольклор җыр һәм бию ансамбле үзенең 30 еллык юбилеен 11-21 сентябрь көннәрендә Татарстан буенча гастрольләре белән билгеләп үтәчәк.

Коллектив республика шәһәрләре һәм районнарында Чечня Республикасының Беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның тууына 70 ел тулуга багышланган “Нохчо – традицияләрне саклаучы” дигән концерт программасын тәкъдим итәчәк. Ансамбльнең иҗаты милли фольклорның, яшьлек дәртенең бөтен матурлыгын үзенә сыйдырган.

Шулай итеп, Татарстанда яшәүчеләр сәгать ярымлык программа барышында дәртле биюләр, лирик композицияләрне тамаша кылачак һәм халык җырларын кинәнеп тыңлаячак. җырлы-биюле чыгыш, «Г1ург1езий безам» һәм «Листопад» кызлар биюе , «Нохчийн кеп», «Нохчийчоь» һәм «Мехкан дай» биюләре, «Горянка», «Захало» һәм «Шира дийцар» җырлары, һичшиксез, тамашачыларны битараф калдырмаячак.

“Нохчо” ансамбле үзенең гастрольләрен 11 сентябрьдә Мамадышта башлап җибәрә. 12 сентябрьдә коллектив – Алабугада, 13ендә – Лениногорскида концерт куячак. Чечня Республикасыннан килгән ансамбльнең чыгышлары белән 14 сентябрьдә  –Чаллыда яшәүчеләр, 15ендә – әлмәтлеләр хозурланачак. Чечен егет-кызларының гастроль туры 16 сентябрьдә – Яшел Үзәндә, 17 сентябрьдә – Арча, 18 сентябрьдә – Нурлат, 19 сентябрьдә – Чистайда дәвам итәчәк. Коллектив Татарстан башкаласына 20 сентябрьдә киләчәк,  ә инде үзенең гастрольләрен 21 сентябрь көнне Бөгелмәдә төгәлләячәк.

Чечня ансамбле гастрольләре, Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә, “Без – Россия” федераль программасы кысаларында оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
407
0
4
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: