Наталия Мөхәммәтҗанова: "Сөйләшәсең килсә, өйрәнәсең икән"

– Телләр белүне кирәкле әйбер дип саныйм, - ди Наталия.

Балтач районының Кенәбаш авылында хат ташучы булып эшләүче Наталия рус милләтеннән. Әмма авылдашлары белән аралашыр өчен татарча да өйрәнә.

– Мин - рус кызы. Татар телен Балтач гимназиясендә укытканнар иде. Әмма сөйләшерлек итеп өйрәнә алмадым. Без бит гаиләдә гел русча гына аралаштык. Татар егетенә кияүгә чыккач, өйрәнергә туры килде. Хат ташучы булгач, кешеләр белән сөйләшәргә кирәк. Татар телен газета- журналлар укып өйрәндем, – ди ул.

Наталия ире Нияз белән ике бала үстерә. Уллары Рияз, кызлары Зөһрә исемле. Гаиләләрендә татулык. Ике якны да хөрмәт итеп яшиләр. Дини бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр. 

– Төп йортта иремнең әти-әнисе белән яшибез. Аллага шөкер, гаиләдә бер-беребезне аңлап яшибез. Әти белән әни белән яшәү бик рәхәт. Эшемне аңлыйлар, балаларны карыйлар. Мин аларга чиксез рәхмәтле, – ди Наталия. – Хат ташучының да эше җиңел түгел. 2014 елдан бирле эшлим инде. Газета-журналлар, хатлар, түләү квитанцияләрен күрше авылдагы почта бүлегеннән барып алып кайтып, өләшәм. Гел йөрергә кирәк. Кайчак арып та китәм. Әмма өйгә кайтуга бар арганлыклар юкка чыга. 

Мөхәммәтҗановлар киленнәрен бик яратып торалар. Рияз белән Зөһрә исә татар телен дә, рус телен дә яхшы беләләр. Нинди генә бәйрәм булса да, һәрвакыт катнашалар. Ике милләтнең дә гореф-гадәтләрен, мәдәниятен  белеп үсәләр.

– Телләр белүне кирәкле әйбер дип саныйм. Татарлар арасында яшәп, аларның телен белмәсәм – бер дә матур булмас иде. Барлык эшне өйрәнеп була. Теләк кенә  кирәк, – ди Наталия. 


Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
815
1
14
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 30 ноябрь 2021 - 14:11
    Без имени
    Наталия гә рәхмәт яусын. Татарларда күбесе татарча белми