Надежда Шәйхисламова: "Татарлыгым - йөрәктә"

"Миллилекне халык күңеленә кертәсем, кызыксыну уятасым килә", - ди әңгәмәдәшебез.

Надежда катнаш никахта туган. Әнисе рус милләтеннән, әтисе татар. Әтисе белән әнисе аерылышкач, кызга тәрбияне әнисе бирә. Ул милли җанлы булып үсә. 

Надежда - рәссам. Ул дусты, Уфа рәссамы Илдар Гатауллин белән татар халкының милли костюмын реконструкцияләү һәм аларның күчермәләрен ясау белән шөгыльләнә. Быел Надежда  “Елның иң яхшы  һөнәрчесе” исеменә дә лаек булган. 

–   Миңа татар орнаметлары бик тә ошый.  Без иске киемнәрне торгызабыз, нәкъ шул төсле итеп яңартабыз. Күңелемә татар бизәкләре бик якын. Татарлыгым йөрәгемдә булганга шулайдыр инде. Бер дә Европа, рус бизәкләрен сайлыйсым килми, – ди ул. – Борынгы бизәнү әйберләрен, элементларын коллекционерлардан сатып алабыз. Аларның һәрберсе — уникаль. Бик зур сумма акчагыз булса да, андый бизәнү әйберен сатуда таба алмыйсыз. Сатылган очракта да, аны алып өлгерергә кирәк. 

Надежда  урамга хәситә киеп чыга икән. Аны күреп янына килүчеләр дә бар, ди.

– Бу татар халкыныкы түгелме дип тә сорыйлар. Баксаң, үзләренең әбиләренеке дә булган икән. Кешеләр белән сөйләшкәндә татарларның үз бизәнү әйберләрен белмәве күренә. Кайбер кешеләр татар костюмын күлмәк һәм алъяпкычтан гына тора дип белә.  Хәситәне дә халык белми. Тарих белән бәйли торган әйберне тагып чыккач, күңел халәте бөтенләй башка.  Халыкта хатын-кызлар бизәнү әйберләрен бәйрәмгә гнеә кигән дигән уйдырма бар. Бу алай түгел. Татар кызлары суга да  барганда да бизәнү әйберләре таккан.

–  Без һәр киемне, бизәнү әйберләрен 1830-1900 еллардагы кебек итеп яңартабыз. Ул елларда инде өйдә тукылган түгел, ә фабрикаларда җитештерелгән тукыма кулланылган. Киемнәргә иске тукымаларны кулланабыз. Монда да безгә коллекционерлар ярдәм итә. Без күп әйберләрне алардан сатып алабыз, – ди Надежда. – Киләчәктә хыялым бар  - үз коллекциямне булдырасым килә. Теккән костюмнарым җидәү булды инде. Миллилекне халык күңеленә кертәсем, әби-бабайларыбызның киеменә карата кызыксыну уятасым килә. Алар бигрәк матур! Шул киемнәрне киеп йөрүче кызларга сокланып туеп булмый. Безгә милли киемнәрне сакларга, яңадан кулланышка кертергә кирәк. Кешеләр хатын-кызның киеменә карап аның нинди милләттән икәнен аңларга тиеш.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
82
0
4
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: