Әминә-Александра Хөснетдинова: «Минем белән татарча сөйләшегез»

Кешене бер нәрсә белән дә шаккатырып булмый хәзерге заманда. Ләкин бу кыз тәэсирләндерде.

Аны тыңлап-тыңлап торасың да, татар телен шулкадәр тансыклап буламыни соң ул, дип тагын бер кат хәйран каласың. Була икән. Ата-анасы кушкан Александра исемен Әминәгә үзгәрткән кызның: «Казанга килмәдем мин, кайттым. Татар теле – минем туган телем», – дип сөйләве дә ихлас икән. Дөрес, ул ихласлык башта ачуны чыгара, кабул итәсе килмәгәнгә, ясалмадыр диясе килә. Ә инде кабул иткәч, бугазга төер утыра.

– Татарстанга килүеңнең сәбәбе нидә?

– Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендә тудым. Татарстанга театр һәм кино актрисасы һөнәрен үзләштерергә килдем. Татар бүлегенә. Анам телен үзләштерер өчен. Миңа хәзер – 24 яшь, телне 18 яшьтән өйрәнә башладым. Мин – Бурятия республикасындагы Татарлар автономиясе әгъзасы, яшьләр үзәге рәисе. Ләкин ике ел инде Краснодарда яшим, шулай да автономия рәисе Саҗидә Батталова белән элемтәләр өзелмәде. Әгәр миннән ниндидер ярдәм кирәк икән, Бурятиягә кайту  минем өчен авыр эш түгел. Әлегә төрле чараларны, кичәләрне онлайн әзерлим. Буриятиядә мин эстрада режиссеры белгечлегенә укыдым. Байкал Сабантуйлары режиссеры булдым. Әлеге милли бәйрәм Бурятиянең төрле районнарында уза, без аңа кыштан әзерләнә башлыйбыз. Кызганыч, быел пандемия аркасында Сабан туе булмый калды. Татар кешесе кул кушырып утыра алмый. Хәзер күбрәк чаралар онлайн форматка күчте, шунлыктан яңа – график дизайнер белгечлеген үзләштердем. Чөнки беренче югары белемне алгач, мин әле телевидениедә эшләп алдым. Мөгаен шуңадыр, әлеге юнәлеш миңа кызыклы булып тоелды.

– Туган җиреңнән күченеп китүнең сәбәбе нидә соң?

– Үземне белә башлаганнан бирле, Улан-Удэдан китәсем килде. Эчке тоемлау белән аның минем шәһәрем түгеллеген белә идем. Мөгаен шуңадыр, сәяхәт итәргә яратам. Эчке тоемлау белән үз җиремне эзләүдер инде бу. Кубып чыгып китү авыр булды, билгеле. Эшем яхшы, әти-әни янәшә, баштагы мәлләрдә курыктым һәм китүне чигереп тә килдем әле. Бер очрак барысын да хәл итте: шул көнне эштән китәргә туры килде, шул ук көнне авиабилет алдым… Ләкин Краснодар да минем шәһәр түгел. Минем шәһәр ул – Казан. Мин монда өйгә кайткан кебек хис итәм үземне. Сезгә моны аңлау бәлки читендер дә…

– Әби-бабаларың Казаннанмы әллә?

– Юк – алар Алабуга якларыннан. Аларны мин хәтерләмим дә инде. Әни, алар Алабуга өязенең Малиновка авылыннан булган, ләкин бу авыл су астында калган, дип сөйли. Авыл таралгач, бабайлар Бөгелмә шәһәренә күченеп китә. Әти ягыннан элемтәм алай ныклы түгел. Ул – хәрби кеше, өйдә сирәк була, ә мине әни тәрбияләде дисәң дә була. Беләсезме, ул бит бер караганда бик гаҗәп хәл: мин – Бурятиядә катнаш гаиләдә туган бала. Үскәндә татар сөйләмен ишетмәгәнмен, татар мәдәнияте, костюмнары, биюләре, җырлары – болар берсе дә миңа бирелмәде. Әле бит ул чакта интернет та юк диярлек. Татар дөньясыннан берничә әйбер – ул да булса, әни пешергән өчпочмак, бавырсак, бәлеш… Аннары мин Бурятия мәдәният институтына укырга кердем. Укытучылар барыбер кемнең кем икәнен белә, мине дә татарочка дип йөртә башладылар. Куратор бер көнне, Саҗидә Батталова белән танышырга кирәк сиңа, мин очраштырырмын, дип китте. Шуннан соң ике ел үтте, ахыр чиктә аның белән үзем таныштым. Ул чакта Саҗидә апа институтта укыта иде дә әле. Танышу болай булды. Опера һәм балет театрында бәйрәм буласы иде, мине анда визажист булып эшләргә чакырдылар. Эшем беткәч, тамашаны күзәтергә дип сәхнә артына бардым. Менә шул җирдә мин үз гомеремдә беренче тапкыр татар костюмы кигән хатын-кызны күрдем. Ничек гаҗәпләнгәнемне күрсәгез икән. Ул бик матур иде, мәзәктәгечә, карадым да каттым инде. Ак күлмәк, кызыл камзул, калфак, аңа беркетелгән – фата… Күрәсең, бик озак текәлеп карап торганмындыр инде, ул узып киткәннән соң да, борылып карады. Ә мин артыннан иярдем һәм җайлы вакыт туры китереп, сез берәр татар ансамбленнәнме әллә, дип сорадым. Ул ачуланыбрак, мин Татар автономиясе рәисе булам, диде. Саҗидә апа белән шулай таныштык. 3 курста Саҗидә апа ярдәме белән Сабантуй режиссеры булдым. Хыялымда ул минем диплом эшем булырга тиеш иде. Ләкин комиссия вәкилләре авылга Сабантуй карарга бармады инде. Шуңа дипломга бүтән чара, ә күңел өчен Сабан туе оештырдым. Дөрес, татарлар арасына кереп китүе ансат булмады. Алар мине бик озак сынадылар әле. Акрынлап, бер-беребезгә якынайдык. Хәзер Бурятиядә иң сагынган урыным – Татарлар автономиясе, андагы апалар…

– Сабантуйның җирле үзенчәлекләре сакланганмы?

– Гадәттәгечә, бүләк җыю йоласын башкарабыз, аннары – милли уеннар. Иң кызыгы, анда бурятларның йолалары да кереп китә. Әйтик, бер елны бөтен халык белән әйләнәгә басып биедек. Миңа калса, бу бию һәр халыкта бардыр ул.

– Бурятиядә татарлар күпме?

– Сан буенча татарлар өченче урынны алып тора. Беренче урында – руслар, икенче урында – бурятлар, аннары татарлар… Монда инде саннар үзләре сөйлиләр… Шунысы да бар: бурят яшьләре татарлар кебек актив түгел, мөгаен шуңа икенче урында калганнардыр… Дөрес, татарлар арасында да татарча сөйләшүчеләр бик аз. Әмма алар җаны-тәне белән традицияләрне сакларга тырыша.

– Әминә, синең паспорттагы исемең Александра бит?

– Әни миңа Александра исеме кушкан, әмма мулла колагыма Әминә исемен пышылдаган. Александра Фәттах кызы…  Миңа Әминә исеме якынрак, дуслар да Әминә дип белә.

– Казанга беренче килгән вакытларны искә алыйк әле.

– Татар кызы бәйгесенең сайлап алу туры иде ул. Озак вакыт өендә булмаган кешенең кайтып төшүен күз алдына китерегез әле. Менә мин ул чакта шундый хисләр кичердем. Миңа монда барысы да ошый. Кешеләре дә, архитектурасы, театрлары – барысы да якын. Иң мөһиме, минем күңелемә тыныч монда. Дөрес, бөтен кеше дә татарча сөйләшми, әмма татар теле ишетелә торган урыннар бар. Шунысына да сөенәм.

– Татар телен кайчан өйрәнә башладың?

– 18 яшьләрдә бик өйрәнәсем килде. Әмма беренче репетитор белән ничектер уртак тел табып булмады. Аннан үзлегемнән өйрәнергә тырышып карадым, әмма юнәлеш бирүче булмагач, әллә ни алга китеш булмады. Үз репетиторымны мин очраклы рәвештә генә таптым. Бөгелмәдән Гөлсинә апа дәрес саен ялкын салып тора. Минем өйрәнәсем, беләсем килә. Нәтиҗәдә без аның белән атнасына өч мәртәбә шөгыльләнәбез. Моннан тыш төрек телен дә өйрәнә башладым. Беләсезме, укытучы булыр өчен талант кирәк. Мин шундый талантлы кешегә юлыктым. Ул нинди авыр грамматиканы да сиздермичә бирә ала. Элек мин үземне көчләп өйрәтсәм, хәзер һәр дәрестән ләззәт алам. Татар теле  рус телле кешеләргә авыр биреләдер. Әмма кайбер әйберләрдә кан хәтере уяна. Бәлкем бик кечкенә чакта татар сүзләрен ишеткән булганмындыр. Мин инде хәзер татар китапларын укый алам, әмма татарча сөйләшеп китә алмыйм әле. Әле бит ярты ел гына шөгыльләнәбез.

– Бурятиядә татар авыллары бармы?

– Авыллар бар, минем өчен иң якыны – Иске Анахой. «Анахой» – анам коесы дигән сүздән ясалган, дип әйтәләр. Әлеге авылга сөргенгә сөрелгән татарлар  нигез салган. Анда Рәшидә апа үз өен музей итеп корды, әлеге нигездә ана коесы бар. Бу коеның суын эчкәндә теләгән теләк чынга аша, диләр. Мин дә эчтем, хыялым чынга ашып бара да инде.

– Бурятлар  милли асылны ничек саклыйлар?

– Әгәр бурят яшьләрен татар яшьләре белән чагыштырсак, бездә саклану көче зуррак дип әйтергә була. Бурят теле урта мәктәптә башлангыч сыйныфларда укытыла. Мин дә укыдым, әмма сөйләшергә өйрәнә алмадым. Санарга өйрәндем, берничә җөмлә… Бурят милли театрлары бар. Анда спектакльләр бурят һәм рус телләрендә куела. Казанда, мәсәлән, татар театрлары берничә һәм аларда русча спектакльләр куелмый.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
18
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: