Мариларның традицияләре: "Икенче көнне мәрхүмнәрне исемләп аш пешердек, тәбикмәкләр өлгерттек"

Гореф-гадәтләрне, мәдәни мирасны өйрәнү буенча мариларга тиң юк.

Мари халкының төп бәйрәме Семык Пасхадан соң 7 атна үткәч уздырыла. Ул, Троица атнасының чәршәмбе көнендә башланып, якшәмбесендә тәмамланган. Узган ел мариларның республикакүләм Семык бәйрәме Мари Бүләрдә узды. Республика күләмендә егерме дүртенче тапкыр узган бәйрәмгә күрше төбәкләрдән дә бик күп кунаклар килеп, Семык бөтен Татарстанны яңгыратты.

– Мари халкының еллар дәвамында килгән йолаларын, милли гореф-гадәтләрен саклаучы Семык җәйгә старт бирә. 3 июньдә зиратка барып, мәрхүм якыннарыбызны искә алдык, каберләрен чистарттык. Икенче көнне мәрхүмнәрне исемләп аш пешердек, тәбикмәкләр өлгерттек, шәмнәр яндырдык, – ди Мари Бүләр мәктәбе директоры Венера Кириллова.

Марилар – кунакчыл, ачык халык. Алар милли традицияләрен күз карасы кебек саклый.

– Апрельдә Олы көнне зурлап билгеләсәк, җәй башлану белән Семыкны көтеп алабыз. Әлеге бәйрәм чәчү төгәлләнгәч, арыш серкә чыгаргач үткәрелә. Бу бәйрәмнәр йолалары белән охшаш. Аерма шунда: Күгечедә (Олы көн) – өлкән яшьтәге мариларны, Семыкта якты дөньядан иртә киткән, яшьли вафат булганнарны искә алабыз. Искә алмасаң, алар усаллаша, зыян-фәлән салырга мөмкин. Зиратка барып, якыннарыбыз каберләре өстенә тары сибеп, ипи куеп кайтабыз. “Сезнең көн җитте! Әйдәгез, кайтыгыз! Бергәләп бәйрәм итик,”– дип чакырабыз. Элеккеге заманнардан ук бу көнне рәхәтләнеп ял иткәннәр. Җир эшләрен башкару, нәрсә дә булса эшләү тыелган. Бу көнне көчле тавыш белән кешеләрне борчырга ярамый. Бу көнне мәрхүм туганнарыбыз кайтып, юынып китә, дигән ышану яши. Шуңа һәр гаиләдә мунча ягыла. Мунчага ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым бара. Мәрхүмнәрне чабындыру йоласы да бар, – ди Бикмәчтән Николай Николаев.

Бәйрәмгә әзерлек Семык үтәсе атна башында ук башлана. Өй эче генә түгел, каралты-кура да җентекләп җыештырыла. Кирәкмәгән иске киемнәрдән, әйберләрдән котылу хуплана. Элек авыл халкы бәйрәмгә яңа кием теккән. Бәйрәмдә камыр ризыклары, итле аш пешерелә. Табынга бәйрәмнең төп ризыгы саналган тавык, аш, балык, тәбикмәк-коймак куела. Эчемлекләрдән сыра, куаска өстенлек бирелә. Табын тирәли утыргач, шәмнәр кабызыла. Мәрхүмнәрдән ил-көннәргә –тынычлык, якыннарга – саулык, гаиләләргә бәрәкәт сорап дога укыла. Мәрхүмнәр өчен аерым табын әзерләнә. Искә алу табыны янында кәнәфи-урындыкларга мендәр-түшәкләр куела.

– Явыз көчләр кермәсен өчен бәйрәмгә каршы төндә ишек-капкалар бикләнә. Чакырылган мәрхүмнәрне җырлар белән үз “йортлары”на озатып, аларның каберләрендә сый калдыралар. Мәрхүмнәр табыныннан калган ризыкны чиста җиргә сибәләр – бу ризыкны песи ашамаска тиеш, тавык-чебиләргә ашарга ярый,– ди Николай абый.

Бу көннәрдә генә мариларның тагын бер бәйрәмнәре үтте. Кумалтыш дип атала ул. Бәйрәмнең төп ризыгы – йомырка белән эремчек. Игеннәребезнең мул үсүенә, дөньяларыбызның имин булуына дога кылып үткәрелүче әлеге бәйрәмдә сарык чалына. Быел бәйрәмнәрне һәр гаилә үзизоляция шартларында якыннары белән тыйнак кына үткәрде.

Чыганак: Мөслим-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
83
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: