Марилар турында кызыклы фактлар

Бу милләт халкы турында кызыклы фактларны белә идегезме?

Марилар тагын Әгерҗе, Алабуга, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Мамадыш, Кукмара, Арча җирлекләрендә яши.

Мари халкының төп бәйрәме – Семык. Ул җәй якынлашуны белдерә.

Мари халкының төп төсе – ак төс.

«Чирмеш туны» – урманны шулай атап йөртәләр.

Мари халкының күпчелеге – мәҗүси. Табыну агачлары итеп юкә, каен, наратны сайлыйлар.

Марилар үзләрен тыныч һәм таза-батыр халык дип тасвирлый. Шушы авыл халкы сөйләвенә карасаң, бу җирлектә Тәкый карт дигән кеше яшәгән. Ул хәтта мунча кергәндә дә аркасын кирпеч белән удырта торган булган. Тәкый урман каравыллаган. Ул шулкадәр көчле булган ки, хәтта армиядә дә тупны (пушка) иңбашына салып йөрткән.

Ашап-эчеп, кунак булганнан соң, табын яныннан торгач, шундук өйдән чыгып китәргә ярамый. Берничә минут утырып тору кирәк. Моны марилар бигрәк тә яшь кызларга кисәтү кебек әйтә: кияүгә чыкмыйча калулары ихтимал!

Йорт хуҗалары һәр кешене ишектән үк каршы алырга, ишеккә кадәр озатып куярга, өлкәннәр хәер-фатихасын бирергә тиеш икән.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
418
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: