Людмила Мусихина: «Милли учагыбыз дөрләп яна»

Гаиләдә – үрнәк хатын, иҗтимагый тормышта милләтте өчен җан атучы, үзе артыннан башкаларны да ияртүче ул.

Татарстанда мариларның милли-мәдәни автономия советы рәисе җитәкчесе урынбасары, Казандагыгы милли-мәдәни автономия җитәкчесе Людмила Мусихина һәр көнен үз халкына багышлый. «Янәшәмдә марилар күп. Аларның «без бергә» дип әйтүе дә минем өчен – зур бүләк», – ди ул.
 

Мусихиннарның Казанга күченеп килүенә – 42 ел. Людмила ханым үзе Свердлау өлкәсеннән. Ире Владимир – запастагы подполковник. Казанга аны эш буенча җибәргәннәр, соңгы елларда танк училищесында белем биргән. Людмила башта шәфкать туташы булып эшләгән, аннан бизнеска күчкән. Хәзер лаеклы ялда. Ике кыз үстергәннәр. Еленага – 41, Натальяга – 35 яшь. Өч онык тәрбиялиләр.

 

– Без гаиләдә күбрәк рус телендә аралашабыз. Ни өчен дигәндә, бер киявебез – рус, икенчесе – татар. Татарча бераз гына беләм. Мари мәктәбендә укымасам да, әти-әниләр туган телгә мәхәббәт уятты, халкым белән горурланырга өйрәтте. Кечкенәдән миңа, гаиләдәге мохит хатын-кыздан тора, дигән фикерне сеңдерделәр. Шуңа күрә җылылыкны сакларга тырышам, – ди Людмила Ивановна. – Казанга килгәч, газетада: «Мари мәктәбе ачыла», – дигән белдерү күрдем. 6 һәм 12 яшьлек ике кызымны ияртеп, тизрәк шунда киттем. Алар анда телне генә түгел, җырларга, биергә дә өйрәнде. Оныгым да якшәмбе мәктәбенә йөрде. Беркөнне 4 яшьлек оныгым әнисенең фотоларын, видеоларын күргән дә: «Минем дә әни укыган мари мәктәбенә укырга барасым килә», – дип сорый башлады. Оныкларымны да марича җырлар җырлап үстердем. Балалар өчен туган телдә китаплар аз түгел. Кибетләргә дә йөрибез, бүләккә дә күп итеп  бирәләр.

Барысы да мәдәни үзәккә туган тел өйрәнүгә килүдән башланган да инде. Людмила Мусихина марилар белән аралашып, аларны үз тирәсенә җыя. Соңрак Казанда милли-мәдәни автономия төзелә. 2012 елдан аны шуның рәисе итеп билгелиләр.

 

– Башкалада бүген мари милләтеннән булган 3700ләп кеше яши. Бу сан кимеми, киресенчә, арта гына бара. Ни өчен дигәндә, яшьләр шәһәргә тартыла. Тиздән халык санын алу булачак, мари кешеләренең кимүен теләмибез. Милләттәшләребез, бигрәк тә яшьләр, туган телдә аралашсын, халкыбызны белсен өчен барысын да эшлибез, – ди Людмила Мусихина. – Татарстанда без Халыклар Дуслыгы йортында җыелабыз. Мәдәни чаралар үткәрер өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар якшәмбе мәктәбенә йөри. Ансамблебез бар, мари халкының биюләрен һәм җырларын күрсәтеп торабыз. Шорок йолдан башлап, барлык бәйрәмнәрне үткәрәбез. Шунысы сөендерә: заманча, алдынгы карашлы кешеләр күп. Алар югары белемле, башкаларга ярдәм итәргә генә тора, үз телендә аралашырга оялмый. Өлкәннәр дә калышмый, арада 80 яшьлек әбиләр дә бар. Шат күңелле, җор телле әби-бабайлар үзе бер көч бирә. Милли тормышка битараф булмаган һәркемне җәлеп итәргә тырышабыз.  Өлкәннәрнең өйләренә хәлләрен белешергә баргалыйбыз. Кунакка йөрешәбез. Табынга милли ризык подкогыльо (эчендә эремчек, бәрәңге эчлеге кушылган зур пилмән. – Ред.) әзерлибез. Казандагы марилар белән генә түгел, Россиядә яшәүче милләттәшләребез белән дә элемтәдә торабыз. Елга ике мәртәбә форумнар уза. Гореф-гадәтләребез, мәдәниятебезне бергәләп саклыйбыз.

 

Мари Илендә яшәүче милләттәшләре белән дә элемтәләр корылган. Казанга бәйрәм чараларына  хәтта архив, музейларга кадәр алып килгәннәр. Тарихи документлар, әйберләр, кул эшләре белән таныштырганнар, фильмнар күрсәткәннәр. Мари Илендә исә «Мари батыры», «Мари гүзәле» кебек бәйрәмнәрне бергәләп уздырганнар.

 

– Узган ел, пандемия сәбәпле, «Семык»ны да, күп кенә башка чараларны, милли кухня белән таныштыруны да онлайн рәвештә үткәрдек. Хәзер кабат җанлы тормышыбызга әйләнеп кайттык. Халыклар Дуслыгында да милли учагыбыз дөрләп яна, – дип сөенә, милләте өчен янып-көюче Людмила Мусихина.

 

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
301
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: