Әлифбага юл өзелми

Әлифба китабының авторы турында сез белгән һәм белмәгән нәрсәләр күп икән ләса!

Самара өлкәсендәге Камышлы районының Байтуган авылында  беренче сыйныфка укырга килгән балаларга  ел саен  бәйрәм ясыйлар: алар сентябрь аенда зур дулкынлану белән авылдашлары Сәләй Вәгыйзов   музеена юл тоталар.  Ә Сәләй агалары – берничә буын хәреф танырга өйрәнгән Әлифба китабының авторы. Кулларына букча белән чәчәк тоткан ак алъяпкычлы кыз мәктәпкә бара. Янәшәдә генә койрыгын болгап, маэмай йөгерә, дускаен укырга озата бара. Тышлыгында әнә шундый рәсем ул дәреслекнең. Хәтерләдегезме инде?

Гаҗәп хәлләр дә була

Сәләй Гататович туган авылына урау юллар белән генә кайта алды. Әгәр Нурания ханым Абзалова  бу хакта район үзәгеннән ишетеп кайтмаса, белмим, авыл уртасында, аның нигезендә бүген музей-йорт балкып утырыр идеме икән? Бу изге җиргә сукмак бер дә өзелми хәзер. Самара өлкәсеннән, Татарстаннан, күрше төбәкләрдән, тагын әллә кайлардан килеп чыгалар. Балалар да бу бәйрәмгә җентекләп әзерләнә. Сәләй агаларына, Әлифбага багышланган шигырьләр дә күп. Язучылар, журналистлар авылларына еш килеп чыга бит.  Иҗат кешесендә хисләр уятмый калмый бу җирлек.

Нурания дә, апасы Гөлфия  дә, Самарадагы медучилищены тәмамлап, туган авылларында фельдшер булып эшләгәннәр. Авырулар  янына гел йөреп торырга туры килә бит инде. Шул уңайдан Гөлфия ханым Әлифбага кагылышлы бер кыйсса сөйләгән иде.

– Бервакыт шулай бер яшьлек сабый авырып киткән. Өйләренә чакырдылар Карыйм: бала кулына китап тотып ята. «Әлифба китабы бу, – ди әнисе. – Шуннан башка йокларга да ятмый. Башкасын биреп карыйбыз. Ничектер таный шуны. Иң кызыгы шунда: башкаларын бөгәрләргә, ертырга да мөмкин, ә Әлифбаны сыйпап кына тора. Үзебез дә аптырыйбыз инде», – ди. Тагын да гаҗәбрәге соңрак булды. Ул көнне сеңлем Нурания эш белән район үзәге Камышлыга киткән иде.  Шунда очраклы гына  Әлифба авторы Сәләй Вәгыйзовның  авылдашыбыз икәнен белеп кайтты.  «ТНВ»дан аның юбилеена багышланган тапшыру күрсәткәннәр икән. Кемдер аңа шул хакта сөйләгән.

Минем йортым ни хәлдә?

Әлифба музее ачылуга менә шушы бер  җөмлә  этәргеч булгандыр дисәм, мөгаен, ялгышмамдыр. Нурания укырга кергән елны Татар Байтуганында  татар мәктәбе ябыла. Татар балалары, елый-елый, Рус Байтуганына юл тота.

– Мәктәптә бер сүз дә татарча әйтергә ярамады. Укытучылар бик ачуланалар иде, – дип искә ала Нурания ханым бу көннәрне. – Ярый әле өйдә татар мохите булды.  Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова авылга килеп концерт куйгач, мин бик җитди кыяфәттә: «Казанга  укырга барам», – дип игълан иттем. Әни: «Кая барасың? Татарча белмисең бит», – дигәч, үксеп-үксеп еладым.

1975 елда  мәктәп укучылары арасында Самара өлкәсе буенча үткәрелгән «Ватан нидән башлана?» дигән иншалар бәйгесендә Нурания беренче урынны ала.  Аның күз яшьләре белән  язылган иншасы «Шуршат страницы Алифбы» дип атала. Монда ул шушы кадерле китаптан хәрефләрне өйрәнә, мәктәптә туган телендә сөйләшә алмавы турында йөрәгеннән чыккан сүзләрне тезә. Ул вакытта  Әлифбаның авторы Сәләй Гататовичның үз авылыннан булуы башына да керми әле.  Әйтүче дә булмый. Күрәсең, онытыла төшкәндер.

Бу хакта белгәч, озак уйланып йөри Нурания. Ахыр чиктә Арча педагогия көллиятенә хат юллый. Сәләй ага шунда эшләп иҗат иткән бит.  Авылдашы аңа үзе җавап яза. Нурания ханым күп уйлап тормый, ире һәм тагын бер укытучы белән Арчага юл тота.

– Инде 30 елдан артык авылын кайтып күрмәсә дә, бер тыкрыгын да онытмаган.  Туган йорты төшләренә кереп йөдәтә икән. Барысын да күреп китү теләге белән яшәгән ул. Тик, ни кызганыч, насыйп булмаган. Ул вакытта аңа 91 яшь иде инде, – дип искә ала Нурания ханым. – Сәләй ага безне: «Минем йортым ни хәлдә икән?» – дигән сорау биреп, күз яшьләре белән озатып калды.  Шул мизгелдән бу сүзләр миңа тынгылык бирмәде.  Аның нигезендәге соңгы чиккә җиткән ташландык йортны күргән саен, йөрәгем сыкрады.   

Яшен тизлегендә

Ул вакытта вакыйгалар үзем өчен дә, ничектер, яшен тизлегедәй үтә торды.  Бер сабакташым миннән яңа нәшер ителгән Әлифба дәреслекләре турында  язуымны үтенгән иде.  Кайчандыр Арча педучилищесында  укуымны күздә тоткандыр инде, күрәсең.  Язмам басылуга, педучилищеның элеккеге директоры Илдус абый Сәгъдиев шалтыратты. «Мәкаләңне укыгач, уйга калдым әле. Безнең Рәмзия апа белән Сәләй ага ничектер онытыла, күләгәдә калып бара сыман», – диде ул. Тиз генә җыендым да Арчага юл тоттым. Әлифба музеена кереп, укытучыларымның язмышы белән тагын бер кат таныштым. Яздым.  Озак та үтми, Арча көллиятендә үткәрелгән бер конференциядә  Әлифбага һәйкәл кую  турында тәкъдим ясаганнар.  Ачылу тантанасына  Сәләй аганың авылдашлары да килде. Байтуганда музей ачарга хыялланып йөргән Нурания ханымга  шунда Разил Вәлиев эшлекле тәкъдим ясый: Сәләй аганың авылдашлары исеменнән  Татарстан  Президентына мөрәҗәгать итәргә.  Әнә шулай күмәк көч белән музей-йорт сафка баса.

Үз илемдә ямьле миңа...

Арчада Сәләй ага белән Рәмзия апа язмышын  Тукайныкы белән чагыштырырга яраталар. Икесе дә ятимлекнең ачысын-төчесен татыган. Сәләй-Сөләйман алты айлык чагында, аның әтисен, башка бер кеше белән бутап, урманда ялгыш кыйнап үтерәләр. Әбисе Миңҗамал: «Ир бала әтисе нигезендә үсәргә тиеш», – дип, малайны үзенә алып кала. Ә әнисе туган җиренә кайтып китәргә мәҗбүр була. Соңрак Сәләй ага: «Ниндидер бер хатынның, күз яшьләренә буыла-буыла, урам уртасында кысып-кысып кочаклаганы хәтердә», – дип искә ала. Әмма әбисенең сәламәтлеге какшап китә һәм ул оныгын авылдашлары Гататдин  белән Гайшәгә асрамага бирә.  Хәләл җефете Рәмзия апа исә, җиде яшьтән ятим калып, Башкортстанның Эстәрлетамак балалар йортында тәрбияләнә.  Егет белән кызны Казан педагогика институты кавыштыра.  Арча педагогия училищесына кайтып эшли башлагач та,  бәхетле тормышларына сугыш чик куя.  1942 елда Сәләй аганы фронтка алалар.  Завуч булып эшләгән ирен хатыны алыштыра.  Көн дә хәбәр көтеп, иренең исән-сау кайтуына өметләнеп яши ул. Әмма өметләре тиз генә акланмый.  Сәләй ага Харьков янындагы сугышларда әсирлеккә эләгә.  Соңыннан аңа Америкага китәргә тәкъдим ясыйлар.  Әмма Сәләй ага: «Минем үз илемә кайтасым илә», – дип кырт кисә.  Һәм... Печора лагерьларына эләгә.  Рәмзия апага бу хакта хәбәр килеп ирешкәч, ике нарасыен җитәкләп,  ике мәртәбә ире янына бара.  Мондый сәяхәтләрнең ахыры аянычлы була, аны эшеннән куалар.  Ире, сабыйларны саклап калу ниятеннән, үзеннән баш тартырга куша. Чыннан да, «баш тарта» ул, тик күз буяу өчен генә.  Соңрак дуслары ярдәмендә педучилищега кире кайта.  Шул көннәрдән алып 1969 елга кадәр татар теле һәм әдәбияты, методика дәресләре укыта. «СССР халык мәгарифе отличнигы», «Татарстанның атказанган укытучысы»  дигән мактаулы исемнәргә лаек була. 

Сәләй ага да, исән-сау әйләнеп кайткач,  бик зур авырлыклар белән эшкә урнаша.  Ул – Татарстанның атказанган укытучысы, халык мәгарифе отличнигы, Ушинский медале иясе.

Зәңгәр тышлы дәреслек

1960 елда төзелә башлаган Әлифба  балалар кулына 1965 елда гына барып ирешә.  Баштарак Сәләй аганы «фән кандидаты булмаган башың белән монда буталып йөрмә» дип, Әлифбасы-ние белән борып  җибәрәләр. Шулай да Татарстан Мәгариф министрлыгы оештырган бәйгедә  бу дәреслек икенче урынны ала. Беренче урын бөтенләй бирелми.  Шуннан соң Рәмзия апа белән Сәләй ага иҗат иткән дәреслекләргә юл ачыла да инде.  Алты яшьлекләр өчен, өч сыйныфлы  башлангыч мәктәп өчен, «Рәсемле Әлифба»... Алар Әлифбаны латин хәрефләре белән төзергә өлгерәләр.   Тагын укытучыларның өстәл китабына әверелгән  уку китаплары, татар теле дәреслекләре, «Кызыклы грамматика», «Матур язу» дәфтәрләре... Аларның барысы да – бүген укытучылар һәм укучылар кулында. 

Сискәнү

Сәләй аганың «кайтуы» Байтуган авылы халкын сискәндереп җибәрде, үзләренең кем икәнлекләрен тагын бер кат искәртте кебек. Монда Рус, Татар, Чуаш  Байтуганнары берләшеп утыра, авыллар бергә кушылган. Шуңа күрә укыту эшләренең дә рус ягына авышуын аңларга да, акларга була.  Дөрес, Татар Байтуганы халкы үз телендә иркен сөйләшә, балалар да үзара татар телендә аралаша.  Әдәби телне югалтмаска мәктәптә дә бик тырышалар. Баштарак музей өчен экспонатларны да, йорт саен йөреп, бергәләп җыйды алар.  Чөнки Нураниягә: «Музейны салуын салырбыз, тик киштәләргә нәрсә куярсың икән соң?» – дип кинаяле сорау биреп ташлаганнар.  Хәзер инде экспонатлар да мулдан, хәтта музейны киңәйтү өстендә эшләргә дә кирәк. Кунаклар күп килә бит. Чәй бүлмәсе дә комачауламас иде. Бүген музейдагы эшләр – апа-сеңел, ике баҗай Фәрхәт белән Мәсхүт  кулында.

Байтуган  ул – таулар иле. Бер ягы сөзәк кенә булган Бигәш  тавына менсәң, бөтен тирә-як уч төбендәге кебек күренеп тора. Монда Бигәш кенәз үзе җирләнгән дигән фаразлар да яши.

Монысы да – Абзаловлар һәм Ибәтовлар  өчен изге җир, чөнки тарихи чыганаклардан алар нәсел тамырларының Бигәш кенәзгә  барып тоташуын ачыклаганнар.  Уй-теләкләре дә бар. Бигәш тавын изге тау итеп рәсмиләштерергә һәм төрле чаралар үткәрергә. Авылларының даны тагын да ераккарак таралыр иде, дип уйлый алар. Сәләй агалары да Байтуганга әнә нинди яңарыш алып килде бит!

 

Фәния Әхмәтҗанова

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
659
27
50
Комментарийлар (27)
Cимвол калды:
  • 18 сентябрь 2021 - 11:38
    Без имени
    Искиткеч эчтэлекле матур мэкалэ! Афэрин, Фэния Кабировна! Янадан мэктэп елларына кайтып элифбаны кулыма тоткан кебек булдым.
  • 15 сентябрь 2021 - 21:34
    Без имени
    Ях Автор е Яхшы кирэкле материаллар язмагыз да, елап укыдым, рэхмэт!
  • 14 сентябрь 2021 - 19:52
    Без имени
    Безне хәреф танырга, укырга өйрәткән Әлифба китабы авторлары турында мәкаләне горурланып укыдым. Чөнки Рәмзия Гилязевна, Сәләй Гататович белем биргән уку йортында узем дә , сеңлем Резеда да укыды. Сеңлем бу уку йортында узе дә укытты. Данлыклы укытучылар белән очрашу кичәсен алып барганы да хәтередә әле. Ә мәкалә авторы Фәния апа белән бер ел уку бәхетенә дә ирештем. Ул чорда Гөлсинә апа җитәкләгән әдәби тугәрәкнең иң актив кызы дип тә хәтерлим. Рәхмәт Фәния апа мәкаләгез өчен. Киләчәк буын да бу авторлар турында белергә тиеш.Рәмзия апа, Сәләй Гататович сугышта вакытта микән , әниемнең туган авылы Субаш Атыда да укыткан дип беләм. Яшь булганбыз: әбием сөйләгәнен язып алып калмаганбыз
  • 14 сентябрь 2021 - 17:41
    Без имени
    Искиткеч!
  • 14 сентябрь 2021 - 17:24
    Без имени
    Фания ханым,БИК тирен эчтелекле,йэрекке утеп керэ торган мэкалэ.Сезге Алга Таба унышлар , Тиреннен уйланырлык БИК куп мэгьлумэт тупланган.Рэх мет Сезгэ.
  • 14 сентябрь 2021 - 17:05
    Сания Әхмәтҗанова
    Күңелнең иң нечкә кылларын кузгатты бу язма. Әлифба авторлары белән шәхсән таныш та булгач, аеруча кадерле булды бу тарих. Музей хезмәткәрләре Арчага килгәч, алар белән очрашу, аралашу бәхете дә тиде. Әле "беләм" дип йөрсәм дә, күпме яңалык ачтым үзем өчен Менә шушындый эзләнүле, башкаларны кабатламый торган материаллврны күбрәк язса иде журналистлар. Зур рәхмәт, иҗади эзләнүләрегездә уңышлар юлдаш булсын!
  • 14 сентябрь 2021 - 16:38
    Без имени
    Бер тында укып чыктым. Беренчедән, мин геройлар белән электән таныш. Бу эчтәлекле язмадан, алар турында чыннан да, әлегә кадәр белмәгән кызыклы фактлар белән таныштым. Икенчедән, укырга рәхәт. Фәния Кәбмровна укучысын кызыксындыра белеп яза. Бу Әлифба һәм аның авторлары язмышы гына түгел, милләт тарихының аянычлы сәхифәләре дә. Рәхмәт!
  • 14 сентябрь 2021 - 13:49
    Без имени
    Елаттыгыз язмагыз белән. Язмагызда тирән эчтәлекле мәгълүмат, язмышлар, игелекле эшләр. Тарихны саклауда, музей эшендә оештыручарга уңышлар телим.
  • 14 сентябрь 2021 - 12:44
    Без имени
    Ачышка тиң мәкалә , Фәния апа! Рәхмәт. Үзәккә, йөрәккә үтеп керә.
  • 13 сентябрь 2021 - 21:01
    Без имени
    Сэлэй ага белзн Рэмзия апага хэйкэл куярга кирэк икэн бит
  • 13 сентябрь 2021 - 12:46
    Без имени
    Фэния Кабировна,мэкалэгез бик кирэкле,кызыклы. Тарихыбызны барларга ярдэм итуегез очен зур рэхмэт Сезгэ! Сау -сэламэт булыгыз.Сезнен язмаларны гел укып барабыз.Бик ошый.Алга таба да унышлар Сезгэ!
  • 13 сентябрь 2021 - 12:27
    Без имени
    Фания Кабировна!!!!Макалэне укыдым.Бик кочле , кирякле материал.Узебенен тарихны искэ тошерган.Ижатын белян Безне шатландырырга язсын.Унышлар телим сина.
  • 13 сентябрь 2021 - 11:01
    Без имени
    Язмагыз бик вакытлы, кирәкле, кызыклы. Хәер, Сез гел шулай үзәген эләктереп, мавыктыргыч итеп язасыз. "ВТ"ны өйгә алдырабыз....яратып укыйбыз. Сәламәт булыгыз.
  • 13 сентябрь 2021 - 10:19
    Без имени
    Бик кызыклы язма. Куп айберлэр але хаман безгэ билгесез. Кон кадагына сугып эшлэнгэн эзлэну. Бик вакытлы ! Булдыргансын, Фания! Унышлар сина!
  • 13 сентябрь 2021 - 10:10
    Без имени
    ...Әлеге зәңгәр тышлы "Әлифба" китабы (32 нче басма, 1997) безнең өстәл китабына әйләнде. Хатыным да гомер буе башлангычта укыткач, (Татарстанның атказанган укытучысы) бу әсбап безнең өчен бик кадерле. Чөнки методик яктан иң камил итеп эшләнгән. Балаларым да шуннан хәреф танырга, укырга өйрәнде. Алга таба оныклар. Дүртенче оныгыбызга дүрт яшь. Ул инде хәрефләр таный. Берәр елдан ул да шул китапны кулына алыр дип уйлыйбыз. Авторларына килгәндә, әлбәттә, без аларга бик рәхмәтле. Мөгаллимнәр мөгаллиме булган олы шәхесләребезнең чит төбәктә туып үскәнен белми идем әле. Күрәсең нинди зур йорт салып, музей ачып җибәргәннәр. Рәхмәт милләттәшләргә диясе генә кала. Мәкаләнең авторы - Фәния ханым һәрвакыт актуаль темаларга алына, аның язмаларында ниндидер бер яңалык булмый калмый. Күңелгә уелып калган факт-вакыйгалар алга таба да уйланып йөрергә урын калдыра.
  • 13 сентябрь 2021 - 09:59
    Без имени
    Безне укытканда Сәләй Гатыч( шулай дәшә идек) үз томышы турында эпизодлар сөйләсә дә, тәптишләп әйтеп бетерми иде. Рәмзия апа да: тәптишләмәгез, дия иде безгә. Язмагыз өчен зур рәхмәт.
  • 13 сентябрь 2021 - 08:39
    Без имени
    Бер сулышта укылды.Фэнни тикшеренугэ тин кызыклы язма.Фэния ханым зур хезмэт куйган.Узган тарихын хэрмэтлэгэн миллэтнен генэ килэчэге ышанычлы.Рэхмэт, Фэния Кэбировна!
  • 12 сентябрь 2021 - 20:20
    Без имени
    Матур язма.... Элифба-- безнен балачак. Сэлэй аганын рухларына дога булып барып ирешсен...Молодец Фэния апа...
  • 12 сентябрь 2021 - 19:08
    Без имени
    Фэния Эхмэтжанованын элеге мэкалэсен бер тында укып чыктым. Миллэтебезнен гажэеп шэхеслэре,аларнын язмышы турында кунеллэрне тетрэндерерлек мэкалэлэр ижат итэ Фэния. Бугенге кондэ кон кадагында булган туган телебез,анын язмышы да читтэ калмый анын ижатында. Унышлар сина,Фэния!
  • 12 сентябрь 2021 - 14:32
    Без имени
    Бик эйбэт бу, Фэния! Бу тарихны белми идем, рэхмэт. Сина плюс БИШ. Остэп "Алтын калээм"
  • 12 сентябрь 2021 - 12:42
    Без имени
    Хормэтле группадашым Фэния дускаем! Хэрвакыттагыча язман бик жылы, мавыктыргыч жинел укыла торган, укыган саен укыйсы килерлек итеп язылган. Мэгьлумати яктан да бай эчтәлекле. Гыйлемле, бай телле журналист икэнен ярылып ята. Рэхмэт сина в ина! Ижади унышлар, саулык-сэламэтлек, тигез матур тлрмышын хэрчак тугэрэк булуын телим. Голсинэ Мобарэкшина. Сургут.
  • 12 сентябрь 2021 - 11:59
    Без имени
    Фэния,бик мэгънэле,кирэкле мэкалэ. Рэхмэт сина! Килэчэктэ дэ безне узеннен ижатын белэн куандырып тор!
  • 12 сентябрь 2021 - 11:55
    Без имени
    Бу бик кочле, кирэкле материал. Аны газетада бастырып башка регионнар гада конгрес аша житкеру кирэк. Телебезне саклау урнэге блыр иде.
  • 12 сентябрь 2021 - 10:48
    Без имени
    Фэния, бу бит тарих.Мин Элифбанын авторлары Арчаныкылар диеп уйлый идем, молодец, сина "Алтын калэм"!!!
  • 12 сентябрь 2021 - 10:32
    Без имени
    Бик кызыксынып укыдым.Зур рэхмэт.
  • 12 сентябрь 2021 - 10:28
    Без имени
    Бик кызыклы, тетрэндергеч язма. Кызганыч, Элифба дэреслеклэре белэн куп еллар эшлэсэк тэ, никадэр мэгьлумат белмэгэнбез. Рэхмэт авторга.
  • 12 сентябрь 2021 - 10:27
    Без имени
    Хәзер дә өйдә зәңгәр Әлифба китабы саклана. Бик җайлы әсбап. Хәзерге әлифбаларны укытучылар да яратмый, балалар түгел. Көч-хәл белән укыды улым. Өйдә "зәңгәр Әлифба" белән укыттым.