Кукмара районында яшәүче Лилия Семенова биш телне яхшы белә

Башка халыкларның гадәтләренә мәхәббәт үз ана теле аша да сеңә.

Түбән Үрәс авылында яшәүче Лилия Семенованың матур аһәңле тавышын мәктәптә узган Белем көнендә ишетергә туры килде. Удмурт кызы булуына карамастан, бәйрәмне саф татар телендә алып барган иде ул. Шушы көннәрдә “Акварелька” балалар бакчасы тәрбиячесе, биш тел белүче ханымның үзе белән аралашып, телләр дөньясына юл алдык...

- Лилия, сез тумышыгыз белән кайсы яклардан, кайда белем алдыгыз?

- Мин Мамадыш районының Яңа Оча авылында дөньяга килсәм дә, тормышымның күп вакыты икенче туган җирем булып торучы Түбән Үрәстә узды. 2010 елда әлеге авыл мәктәбен тәмамладым. Әти-әнием, миндә укытучы һөнәренә сәләт барлыгын, телләр өйрәнүнең җиңел бирелүен күреп, әлеге юнәлештә белем алуымны теләсәләр дә, нигәдер мин инженер белгечлеген сайладым. Унберенче сыйныфтан соң Пермь дәүләт технология университетына юл тоткан вакытлар бүгенгедәй истә: үзе кызык, үзе мавыктыргыч булган студент тормышы миндә бары тик җылы хатирәләр генә калдырды. Әмма өченче курска җиткәч, башымда: “Чыннан да, инженер булырга, киләчәк тормышымны әлеге һөнәр белән бәйләргә телимме соң?” – дигән уй бөтерелә башлады. Мин параллель рәвештә икенче бер уку йортына лингвист-тәрҗемәче белгечлеге буенча укырга кердем. Анда инглиз һәм испан телләрен өйрәндем. Кулыма диплом алгач, Түбән Оча авылы егетенә кияүгә чыктым. Иң элек Урта Комар мәктәбендә инглиз теленнән белем бирдем. Ә инде бала белән декрет ялында чагында әлеге белем йортында укучыларга испан телен укыттым. Бүгенге көндә мин татар, рус, удмурт, инглиз һәм испан телләрен камил беләм, ул телләрдә укыйм, язам, аралашам.  

- Гаиләгез турында да сөйләгез әле. Балаларыгыз белән нинди телдә аралашасыз?

- Мин удмурт гаиләсендә тудым һәм тәрбияләндем. Әтием Владимир Урта Комар мәктәбе директоры булып эшли, ә әнием Людмила Түбән Үрәс авылы клубында хезмәт куя. Бертуган энем Леонид - Казан дәүләт энергетика университетының икенче курс студенты.

Ирем һәм балаларым белән Түбән Үрәс авылында төпләнеп, бүгенге көндә шунда үз йортыбыз белән яшибез. Тормыш иптәшем Анатолий белән бер кыз һәм ул тәрбиялибез. Өйдә балалар белән удмурт телендә сөйләшергә тырышабыз. Чөнки башка халыкларның телләренә һәм гореф-гадәтләренә мәхәббәт үз ана телен, үз халкының гореф-гадәтләрен белү аша сеңдерелә. Безне әти-әни шулай тәрбияләде. Мин дә балаларны үстергәндә аларның киңәшләренә таянам. Гаиләбездә удмурт халкыныкын да, татар халык бәйрәмнәрен дә билгеләп үтәбез.

- Сез биш тел беләм, дидегез. Ә менә телләр өйрәнүгә нигезне кем салды?

- Еш кына миннән: “Татар телендә матур итеп сөйләшергә кайда өйрәндең?” – дип сорыйлар. Түбән Үрәс - удмуртлар һәм татарлар яши торган авыл бит ул. Авылдашларым белән аралашып, татар телен үзләштердем, ә инде грамматикага безне мәктәптә өйрәттеләр. Мәктәптә укыганда мин, бик теләп, татар, рус, удмурт телләреннән уздырылучы олимпиадаларда катнаша һәм призлы урыннар ала идем. Яхшы белем биргәннәре, башка телләрне өйрәнүгә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен укытучыларыма рәхмәт әйтәсем килә.

Кайда гына булсам да, кем белән генә очрашсам да, телләрне белүемә сөенеп бетә алмыйм. Телләр өйрәнү ул күзаллауны киңәйтә. Чит телне өйрәнеп, син шул телдә аралашучыларны аңлый башлыйсың, фикерләвең дә үзгәрә.

- Үзегез белгән биш тел арасында өйрәнү өчен иң катлаулысы дип, кайсын атар идегез?

- Ничек кенә сәер тоелмасын, башка телләр белән чагыштырганда удмурт телен өйрәнү авыррак. Чөнки безнең сөйләм телебез әдәби телләрдән бик нык аерыла. Удмуртларда диалектлар бик күп, һәм хәтта район чикләрендә дә күп сүзләр бер-берсенекеннән үзгә. Моннан тыш, сөйләшүдә без күп кенә алынма сүзләр кулланабыз. Бу географик хәл белән дә бәйле. Шуның өчен күп кенә удмуртлар өчен әдәби удмурт телен чит тел дип тә әйтергә була.- Чит телне үзләштерү өчен озак вакыт кирәкме?

- Кемдер 10 ел дәвамында чит телне укып та, аны үзләштерә алмаска мөмкин, шул исәптән 3-6 ай эчендә теге яисә бу телдә аралаша, сөйләшә башлаучылар да бар. Бу үз алдыңа куйган максатлар, тырышлык һәм мотивация белән бәйле. Теләсә кайсы телне өйрәнүдә иң мөһиме - система булдыру, гадидән катлаулыга бару, даими рәвештә үзләштергәннәрне кабатлау һәм яңалыкка омтылу. Аралашу практикасы - чит телне үзләштерүдә мөһим элементларның берсе. Моның өчен интернет челтәрендәге сервисларда да үзең теләгән телдә сөйләшүче әңгәмәдәшләрне җиңел генә табарга мөмкин.

- Сез бит әле бик матур җырлыйсыз да. Музыка мәктәбендә укыдыгызмы әллә?

- Әйе, мин, чыннан да, җырларга яратам. Әнием гомере буе клубта эшләгәч, үземне сәхнәдә үстем дисәм дә була. Әле хәзер дә авылда оештырылган барлык чараларда актив катнашам, татар, рус, удмурт телләрендә җырлыйм да, кичәләр дә алып барам. Махсус музыкаль белемем юк. Минем өчен җырлау ул - кешене яшәтүче, яшәртүче һәм рухландыручы күңел халәте.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Лилиягә - 28 яшь.
Йолдызлыгы буенча – үгезбозау.
Яраткан төсе – яшел.
Буш вакытында фильмнар карап, яраткан музыкасын тыңлап, өендә ял итәргә ярата.
Күктә атылган йолдыз күрсә, барлык авыру балаларның да савыгуларын тели.  
Тормыш девизы: “Һәрнәрсәнең үз вакыты!”
 
Биш телдә дә матур яңгырый

Татарча: Телләрне белү, районыбызның “Хезмәт даны” газетасы шикелле, халыкларны үзара якынайта.
Русча: Знание языков сближает народы, как и районная газета “Трудовая слава”.
Удмуртча: Пӧртэм кылъёсты тодон калыкъёсыз огазея, “Трудовая слава” газета кадь.
Инглизчә: Learning and using of languages brings peoples together, as our newspaper “Trudovaya Slava” do.
Испанча: El conocimiento de idiomas nos reúne como nuestro periódico “Fama laboral”.

Чыганак: Хезмәт даны

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
169
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: