Күрсен, диеп, дөнья: Бөтенроссия авыл Сабан туе ничек узды?

Кайсы ишегалдына кермә, җылы итеп каршы алалар, ашатып, эчертеп озаталар. Уены да, чыны да шул. Зур мәйданны җыр-моңга күмергә мөслимлеләргә Казан артистлары ярдәм итте.

Бөтенроссия авыл Сабан туе үз бишегенә кайтты. Дөресрәге, тәүге тапкыр Татарстанда узды. Мөслим җирлегендә узган әлеге бәйрәм башка Сабантуйларга һич охшамаган иде. Балачактагы, авыллар гөрләп торган замандагы кыр бәйрәме искә төште. Татар авыллары Сабан туеның иң кәттә мизгелләре – безнең репортажда.

Ык буена төшкәндә

Шимбә иртәсе. Җиле дә вакытында исеп, кояшы да вакытында карый торган көн туды. Ә без исә, җыендык та, Бөтенроссия авыл Сабан туеның икенче көнен тамаша кылып кайтыйк, дип, Мөслимгә юл тоттык. Татарстанда тәүге тапкыр үткәрелде бит – мондый чараны күрми калу гөнаһ булыр иде. 2019 елдан бирле әзерләнгән мәйданны тутыра язган 30 меңнән артык кунак та шул фикер яклы иде, ахры. Араларында Россиянең 45 төбәгеннән килгән 550 делегат та бар.

Ык буендагы мәйданга төшкәнче, Мөслимнең үзендә кечкенә генә тукталыш ясыйк әле. Россия күләмендәге зур бәйрәм белән беррәттән, быел үзенең 300 еллыгын да билгеләп үтә икән ул. Авыл статусын йөртсә дә, урамнарыннан үткәндә, ирексездән, шәһәр искә төшә. Чиста, пөхтә, яшәр өчен барлык мөмкинлекләре булган кечкенә генә шәһәр. Яхшы яшиләр икән мөслимлеләр, диярлек. Аннан соң, 20 минутка гына туктап алсак та, ул вакыт эчендә бер генә  урыс сүзе дә ишетмәдем, дисәм, һич арттыру булмас. Бөтенроссия авыл Сабан туеның ни өчен нәкъ менә Мөслимдә узуын шуннан чамаларга буладыр, миңа калса.

Мөслимне бер кат әйләнгәч, Сабантуй мәйданына юл тоттык. Бәйрәмгә басу аша барасы, машинаны теләсә кайда калдыру юк – юл кырыйлатып чокыр казылган. Тиешле урыннан керәсең, чыгу белән дә шул ук хәл. Тәртип кешенең капка төбеннән үк башлана, диләр бит, монда да шулайрак булып чыкты. Мәйданга керүнең дә үз тәртибе: инде барчабызның да үзәгенә үткән таҗвирусның әле дә арабызда булуы исәпкә алынган, кергән һәр кешенең тән температурасын үлчиләр, битлекне дә биреп кенә торалар. Шушы «сынау»ны үтеп, 20 метр араны үткәндә, битлекле кешеләр очрады әле, ә аннан ары – күренмәде. Биш һәм 2,5 мең кешегә исәпләнгән ике амфитеатрда да дистанция сакланырга тиешлеген кисәтүче билгеләр бар иде барын, ләкин…

 

Гармунлы, шурпалы, розалы һәм «кияүле» ишегаллары

Мәйданга узу белән, ике күз белән генә күреп бетермәслек манзара таң калдырды. Сабан туе узачак урын масштабы белән хәйран калдыра! Ике зур амфитеатр төзеп куйганнар, Бөтенроссия авыл Сабан туе тарихында тәүге тапкыр оештырылган «Татар базары»н да икегә бүлгәннәр, татарлар сибелеп яшәгән төрле төбәкләрнең мәдәни мирасын чагылдыручы ишегаллары да зур гына мәйданны алып тора иде.

Ишегаллары, дигәннән. Кунакларны үз мәдәниятләре белән Татарстанның Актаныш, Кукмара, Азнакай районнары, Россия Кооператив университеты, Башкортстанның Туймазы районы, Оренбург төбәге, Мордовия Республикасы таныштырды. Актанышлылар үзенчәлекле костюмнары, балта осталары, мәйданда ук тимер кыздыручылары белән шаккатырды. Азнакайлылар әзерләгән ишегалдына кергәч тә, кичке уенга төшкәндәй буласың: аллы-гөлле күлмәкләр кигән кызлар, гармунчы егетләр. Туйганчы биеде анда кунаклар. Араларында Төмәннән килгән милләттәшләребез дә күренде. Туташ-ханымнарның барысының да баш очында чигүле зәңгәр калфак ялтырый, хәситәгә кадәр кигәннәр. «Татарлар үз матурлыгын киемнәре аша да күрсәтә белергә тиеш бит, шуңа да без милли киемнәребезне салмыйбыз да диярлек. Ә бүген рәхәтләнеп ял итәбез. Мондый дәрәҗәдәге Сабан туен беренче күрәм. Чын авыл бәйрәме! Кемгә генә килеп эндәшсәң дә, татарча җавап аласың. Әле, Алла бирса, киләсе елларда узачак бәйрәмнәрдә дә катнашырга иде», – диде Төмәндә яшәүче милләттәшебез Гөлнур Зиннәтуллина. 14 яшькә кадәр татарча сөйләшмәгән дә, аңламаган да ул. Телне Төмәндәге татар мәдәнияте үзәгенә йөри башлагач кына өйрәнгән. «Ярый әле өйрәнгәнмен татар телен. Мондый чараларны күрү бәхете елмаер идеме икән?!» – дип тә өстәде Гөлнур.

Кукмара районы ишегалды араларында иң зуры иде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын истә тотып, Татарстанда гомер кичерүче күп төрле милләт халыкларының үзара тату яшәүләрен күрсәтергә теләгән алар. «Үзегез күреп торасыз: башка беркайда да булмаган итекләребез, савыт-сабаларыбыз, үрелгән кәрҗиннәребез – барысы да биредә. Кунаклар да өзелеп тормый, килгән һәркайсын яңа гына  мичтән чыккан кайнар коймак белән сыйлыйбыз», – дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина.

Россия Кооператив университеты да үз ишегалдын тәкъдим итте бәйрәмдә. Игътибарны шундук нәкъ уртада торган кеше буе кадәр мич җәлеп итте. Казаны да үзендә. Килгән кунакларны шунда пешкән шурпа белән сыйлады алар.

Башкортстанның Туймазы районыннан умарталарына кадәр үк алып килгәннәр иде. Балын аерта тордылар, янында сату-алу да гөрләде. Кечкенә генә мичләре дә күренде: кунакларны үзләре генә хас итеп пешергән коймак белән сыйладылар.

Оренбурглылар да буш кул белән килмәгән иде. Билгеле, шәлләре дә ялтырап ятты. Башкача буламыни?! Ләкин аеруча җәлеп иткәне чәкчәк булды. Төс-кыяфәткә без күреп һәм авыз итеп ияләнгән татлыкайдан аерылып тора иде ул. «Хуҗабыз нәселенең йөзек кашы ул! Буыннан-буынга күчкән рецепт буенча пешерәбез. Артык әйбер юк – барысы да натураль. Кытайга кадәр үк махсус партия әзерлибез», – дип аңлатты өстәл янында торучы ханым. Ә хуҗалары – Ринат Туйгунов атлы кеше булып чыкты. Чәкчәк әзерләү белән 2004 елдан бирле шөгыльләнәләр икән.

Мордовия Республикасының ишегалдына иң ахырдан кердем. Чәчкәләре белән дан тота бит алар, Мөслимгә кадәр үк алып килгәннәр. Ак һәм кызыл розалардан дивар ясап куйганнар, кергән һәр туташ йә ханымга берәр чәчкә биреп чыгаралар. Шуларга таң калып чыгып барганда, бер абзый: «Ошадымы соң, кызым?» – дип эндәште. Ошаганны яшереп тормадым, билгеле. «Киләсе елга безгә килергә әзерләнеп торыгыз, берәр шәп кияү дә әзерләп торыйммы?» – дип, сүзен дәвам итте ул. Шәп егетләр монда да бар, дигәч, Сабантуйга чакырды. Бөтенроссия авыл Сабан туеның чираттагысы Мордовиядә булачак. Мин озак кына сөйләшеп торган абый исә әлеге бәйрәм узачак Аксен авылы башлыгы булып чыкты. «Бүгенге бәйрәмнең масштаблары… Көнләшерлек! Куркыта да хәтта. Дәрәҗәне төшермәскә иде бит инде. Оештыруын оештырырбыз да, әмма монда халык  башка», – диде ул.

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин да Россия күләмендәге Сабан туена әзерлеккә бик җитди караулары турында әйтте:

– Бу чарага ике еллап әзерләнәбез инде. Нәтиҗәдә шушындый матур мәйданда берсеннән-берсе матур кунаклар кабул итәбез. Бу бәйрәм безнең өчен чын мәгънәсендә зур имтихан булды. Татар халкының бар матурлыгын күрсәтәсебез килде. Киләчәктә әле Сабантуй Мөслимнең йөзек кашы булыр дип уйлыйм, – диде ул.

Бердәмлек яклы бәйрәм

Кайсы ишегалдына кермә, җылы итеп каршы алалар, ашатып, эчертеп озаталар. Уены да, чыны да шул. Зур мәйданны җыр-моңга күмергә мөслимлеләргә Казан артистлары ярдәм итте. Сабантуй күренеше дә, милли йолалар да, халык җырлары да, гармунчыларның тальянда өздерүләре дә югары дәрәҗәдә иде. Авыл Сабан туе, дияргә тел әйләнми, ләкин горурлану хисе каз тәннәре рәвешендә сизелде. Читтән килгән кунаклар белән бер тирәдә булгач, аларның да ничек кабул итүләрен күреп, ишетеп утырдым. Бер апа урынында утыра алмады: таныш көйләрне ишетүгә, торып, шунда ук биеп тә җибәрде. Кушылып җырлап утыручылар да, «Сагындырган шушы көйләр» диючеләр дә байтак иде.

Ачылыш тантанасының уенлы, җырлы-биюле өлеше тәмамлангач, Ык буе Сабан туена килгән кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде:

– Бүген бирегә илнең 45 төбәгеннән 550 делегат килде. Барыгызны да чын күңелдән сәламлибез! Мөслим районы республикабызның иң читендә булса да, бәйрәмне лаеклы итеп әзерләде. Оештыручыларга, кунакларга рәхмәт! Сабантуй – иң яраткан бәйрәмебез. Монда якыннар, туганнар белән очрашып, утырып чәй эчәргә дә, көрәш карарга да, җырларга, биергә дә була. Сабан туе – гореф-гадәтләребезне саклау өчен зур мөмкинлек, – диде ул.

Бәйрәмгә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, үзе килмәсә дә, кунакларга котлау хаты юллаган. «Татар халкының күп гасырлык гореф-гадәтләре арасында бу бәйрәм аерым әһәмияткә ия. Сабантуй  ул – уртак максатларга ирешер өчен татулык, тынычлык һәм бердәмлек символы», – диелгән иде котлау хатында.

Дәрәҗәле кунаклар арасында ут күршеләребез – Башкортстанның Дәүләт Җыелышы Корылтае рәисе урынбасары Эльвира Айтколова да бар иде. Ул республика башлыгы Радий Хәбировның сәламнәрен җиткерде. «Идел – Урал буе халыклары элек-электән үткәрә торган, иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе ул – Сабантуй. Аның илебезнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә үткәрелүе аеруча куанычлы. Кыр бәйрәменең әһәмияте аның уникаль булуында, һәм төрле милләт кешеләренең берләшүендә. Барыгызны да әлеге бәйрәм белән котлыйм!» – диелгән иде хатта.

Әйткәнебезчә, киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру хокукы Мордовия Республикасына биреләчәк. Мөслимдәге бәйрәмгә Сабантуйның символын кабул итеп алу һәм кунакларны бәйрәм белән котлау өчен  Мордовия Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын башкаручы Владимир Сидоров килгән иде.

– Бездә 43 меңгә якын татар яши. Алар үз хезмәтләре, тырышлыгы, максатчанлыгы белән төбәкнең иҗтимагый, икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Татарстан белән Мордовияне күпьеллык дуслык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек бәйли. Төбәкләребез арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр алга таба да үсәр дип өметләнәм. 2022 елда Россиядә Идел Болгарстанында Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы була. Әлеге зур бәйрәм белән беррәттән, Мордовиядә XII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрербез дип ышанып калабыз, – диде ул.

Артыгы кирәк түгел

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, халык бәйрәмнең иң матур өлеше – милли уеннар карарга ашыкты. Татар авыллары Сабан туенда, традицияләрдән читкә китеп, хәзер «мода»га кереп киткән күңел ачу төрләренең берсе дә юк иде. Йомыркалы кашык кабып яшел чирәмдә йөгерүләр, күз бәйләп, чүлмәк ватулар, капчык киеп йөгереш һәм башкалар. Барысы да без күнеккән, якын уеннар. Ләкин араларында минем өчен яңалык булган йон эрләү «турниры» бар иде. Менә анысын инде беренче күрүем. Кунаклар арасында да куллары йонга ияләшкән туташ-ханымнар аз иде, ахры, шул ук чүлмәк вату белән чагыштырганда чират торучылар сафы бик сирәк иде.

Ә менә ат чабышын тамаша кылырга теләүчеләр шактый күренде. Ярышның иң кызган мизгелләрен күрер өчен аяк очына басу да аз иде. Мин, үзем кебек сикерә-сикерә караучылар янына бастым да, җайдакларны күзләргә тотындым. Ярыш кызды, төп бүләк шәп иде чөнки. Нәтиҗәдә Татарстан Президенты кубогы һәм махсус бүләк – машинага Мари Иле Республикасыннан Александр Александров лаек булды. Татар токымлы атлар арасында беренчелекне Айхан кушаматлы чабышкысы белән 14 яшьлек Кайбыч егет Рөстәм Каюмов алды. Җиңәргә уенда да булмаган егеткә ат җене җиде яшендә үк кагылган икән. Егет, тыйнак кына: «Җиңүемне финиш сызыгын үтүгә генә аңладым», – диде.

Буш куллы абсолют батыр һәм машиналы Ранис кыйссасы

Нинди генә күңелле уеннары белән шаккатырырга теләсәләр дә, Сабантуйның иң кайнар ноктасы – көрәш инде ул. Бөтенроссия татар авыллары Сабан туенда да шулай булды. 2,5 мең кешелек амфитеатр шыплап тулды, күрше мәйданчыкта чыгыш ясаучы танылган җырчылар онытылды, бар игътибар келәмдә иде.

Көрәш артык кызганчы, дип, егетләр белән сөйләшеп алырга булдык. Сабантуйлы сезонның да соңгы көне иде бит, быелгы нәтиҗәләрен белештек.

– Узган елгы онлайн Сабантуйда катнашкан идем. Чагыштырырлык урын бар, әлбәттә. Тамашачы сагындырган, җан атучылар булганда, көрәш бөтенләй башкача бара, – дип сөйләде 100 кило авырлыкта көрәшүче Булат Мусин. – Быел машина ота алмадым, жирәбәдә исемем чыкмады. Бүген дә, ни кызганыч, оттырып, өченче урында калдым.

26 июньдә генә булып узган Көрәш буенча дөнья чемпионатында үз авырлыгында җиңү яулаган Муса Галләмовның финалга ышанычлары зурдан иде:

– Быел, Аллага шөкер, Сабантуйларда шактый катнаштым, икесендә җиңдем. Җанлы келәм, дус-ишләр сагындырган иде. Бүгенге көрәштә дә әлегә үземнән канәгать – калганын келәм күрсәтә инде, – диде ул.

Көрәш ярышлары, аеруча финал, бик киеренке рухта барды. Әллә җанатарлары көчле булганга, әллә үзләре – Татарстан егетләре беренчелекне кунакларга бирергә теләмәде һәм бирмәде дә. 130+ кило авырлыкта көрәшүче Сергей Павлик, гомумән, беренче урынны көрәшми генә бирде. Яшьләр арасында 70 килога кадәр авырлыкта көрәшүче Оренбург егете Вилданов Рафаэль гына, көндәшен тугыз секунд эчендә «чистага» отып, алтын медаль белән кайтып китте.

Ләкин иң кызыгы соңыннан булды. Халык абсолют батыр исеме өчен бил алышкан егетләрне дүрт күзләп карады. Соңгы ярышның төп геройлары – Чаллы егете Эльдар Хәмитов һәм Лаештан Муса Галләмов ахыргы секундка кадәр өч балл аерма белән көрәште. 130 кило авырлыкта көрәшүче Муса соңгы алымын ярыш бетәргә өч секунд кала ясады һәм Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры исеменә лаек булды.

Көрәш кызган мәйданның традицион бүләкләре – ике тәкә һәм Татарстан Президентының махсус бүләге – машина үз ияләрен әллә кайчаннан бирле көтә иде инде. Тәкәләрнең берсе – Мусага, икенчесе – Мөслим көрәшчеләре арасында аерым уздырылган ярышлар җиңүчесенә иде. Ләкин Муса Галләмов Мөслимнән буш кул белән кайтып китте…

Сәбәбе дә бар. 2018 елдан бирле көрәшнең абсолют батырына әзерләп куелган зур бүләкнең жирәбә ысулы белән барлык җиңүчеләр арасында уйнатылуы «мода»га керде. Бу мәсьәлә тирәсендә шуннан бирле шау-шу бара инде. Мөслимдә дә хәлләр шулайрак булды. Абсолют батыр исемен Муса Галләмов алса да, машинага 130+ кило авырлыкта көрәшүче Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдинов утырып кайтып китте. Жирәбә нәтиҗәләрен әйткәндә, Муса, ялгыш үз авырлыгын ишетте булса кирәк, сәхнә уртасына ук йөгереп чыкты. Тирәсендәге егетләр күтәреп алып, күккә чөяргә дә өлгергән иде инде, тик җиргә тиз төшерделәр. Машина ачкычын тыйнак кына читтә басып торучы Раниска тапшырдылар. Муса исә, әллә ачудан, әллә гарьләнеп, үзенә бирелгән тәкәне дә калдырып кайткан.

Машина янына килгәч, аның яңа гына табадан төшкән хуҗасы – Раниска җан кергәндәй булды:

– Җиңәрмен дип уйламаган идем, чөнки Кемерово шәһәрендә узган Шахтерлар Сабан туенда кулымны авырттырып кайттым. Ә машина алуымны белгәч, бөтенләй шаккаттым, – дип сөйләде безгә егет.

Машиналы егетнең үзеннән бигрәк янында торучы әтисе сөенә иде:

– Бик көттек бу җиңүне. Улымның исемен ишеткәч, шундый сөендем. Ул моңа лаек иде. Ул бала тәрбияләүче һәр ата-анага әйтәсе сүзем бар: тәртипле, көчле, баһадирдай ир-ат булып үссен өчен, балагызны көрәшкә бирегез! Телне дә беләчәк, традицияләрен дә онытмаячак, – диде ул.

Чыганак: "Ватаным Татарстан" 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
43
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: