Килен һәм кияү бурычлары. Төрле милләт халыкларында туй йолалары ничек үтә?

Кайсы милләт вәкилләре кыз сорарга өчәүләп бара? "Хадаг табилга" нәрсә ул? Кәләш сандыгында ни бар?

Ни өчен осетиннарда кияү туй мәҗлесендә катнашмый? Кәләшнең почмакта аягурә басып торып аяклары армыймы? Бурятларда киленнең уңганлыгын ничек сыныйлар? Бирнә тапшыру тәртибе ничек? Туй йолалары сезгә дә кызык булыр дип уйлыйбыз.

Осетиннарның милли-мәдәни автономия җитәкчесе Татьяна Гульдиева әйтүенчә, осетин халкы бер-берсен яратып өйләнешә. Элек димләү очраклары да булган. Тик бүген әти-әни кушкан өчен гаилә коручылар юк. Кыз урлау дигән нәрсә бар. Бу килешү буенча финанс чыгымнарын киметү өчен эшләнә. Кыз риза булмаса, ике көн эчендә өенә кайта ала. Туй йоласы турында Татьяна Гульдиева менә нәрсә сөйләде:

 – Кызның кулын сорарга егет ягыннан өч кеше килә. Шулар арасыннан киленнең киңәшчесе билгеләнә.  Ул туйда гына түгел, яшь парларны гомер буе озатырга тиеш. Икенче бер туганы туй бурычларының үтәлүе өчен җаваплы. Беренче очрашуда танышкач, туй көне билгеләнә. Кәләш өчен «җаваплы кешеләр» килеп, кызны кияү өенә алып китәләр. Моңсу җырлар җырлыйлар, елашалар. Ир өендә аны кунаклар көтеп тора. Кәләшнең йөзе ябык. Егет туйда катнашмый. Элек ул өч көн буе өйдә булмаган. Хәзер икенче көнгә кайтырга ярый. Бу вакыт эчендә сөйгәненең әнисе янына барып бүләкләр бирә. Иптәш егетләрендә яки икенче өендә куна. Кызны хачапури кебек өч төрле ризык белән каршы алалар. Аңа яңа туган ир баланың берәр киемен бирәләр. Бу – малай туасына ишарә. Кәләш туйда табын янында утырмый. Каенанасы каршы алып, бер бүлмәгә озата. Аның янына яшьләр килеп таныша. Ул почмакта бите капланган килеш басып тора. Соңыннан гына утырырга рөхсәт итәләр. Икенче көнгә ефәк яулык бәйләтәләр. Моны каенанасы кушмыйча салырга ярамый. Ире ягыннан хатын-кыз туганнары янына чыгып, үзе алып килгән пироглар белән сыйлый. Бал каптыру гадәте бар. Монысы каенана белән килен бер-берсенә карата тәмле телле булсын өчен мөһим. Икенче көнгә килен дус кызлары белән өй тирәсен себерә. Киленнең бирнәсен китерәләр. Монда аның туганнарына табын коралар. Алар бүләкләр алып килә. Кәләшкә кемдер алтын алка, йөзек бүләк итә. Кыскасы, алтын бирүдә ярышалар. Шуннан соң кияү кайта. Аннан инде гадәти тормыш башлана. Килен туйда дәшми, сораганга гына җавап бирә. Каенанасына әни дип дәшә, кайбер гаиләдә исем белән дә ярый. Бездә туй йолалары, гореф-гадәтләр саклана. Аерылышучылар азрак, әмма андыйлар бар.

Бурятларның милли-мәдәни автономия җитәкчесе Сэсэгма Бубеева бурятлардагы туй йолалары турында сөйләде. Аның үз тәртибе бар:

– Туй алдыннан Хадаг табилга уздырыла. Кияү үзенең әтисе, ир туганнары, өлкән агалары белән кәләшнең кулын сорарга килә. Алар арасында тол, аерылган кешеләр булмаска тиеш. Килүчеләр санының да так булуы мөһим. Гадәттә, бер машинада биш кеше утырып килә.  Бу йоладан башка берәү дә кызын кияүгә бирмәячәк. Табын янында туй көнен билгелиләр. Бу көннән башлап яшь парлар бергә яши ала. Тик берәрсенең якын туганы үлсә, туйны бер елдан соң гына үткәрергә ярый.

Туй өч этаптан тора.  Бу – өч зур йоланы үтәргә кирәк дигән сүз. Беренчесендә Хадаг табилга килгән туганнар җыела. Монда утка бәйле Гал тайлган йоласы үткәрелә. Ирләр мич янында гаилә учагының җылысын саклау өчен теләкләр тели. Икенчесе хатын-кызларга бәйле, кәләшнең бирнәсен тапшыру Заһал буулгаха йоласы. Кызның туганнары карават, йорт кирәк-яраклары, савыт-сабалар алып килә. Элек өйләнгәндә ирнең үз йорты, ат, сарык, сыер кебек биш малы булырга тиеш иде. Хәзер мал түгел, аның урынына – машина. Әйткәнемчә, өйдәге кирәк-яракларны кызның туганнары китерә. Мендәр, юрганны кулга алуның үз тәртибе бар. Юрганны, матрасны дүрт яклап тоталар, аңа утыралар, хәтта аунарга мөмкин. Бу вакытта кияү белән кәләшкә йокы тәмле, балалар күп булуын телиләр. Бу йоланы бары матур гаилә корган, баласы булган хатын-кызлар гына башкара ала. Шунысын да әйтергә кирәк: туйга килгәндә кунакларны егет билгеле бер урында каршы ала. Алар бергәләшеп, өйгә кояш әйләнеше буенча кайтырга тиеш. Никах теркәлгәч, бәйрәмне табын янында дәвам итәләр. Кәләш белән егет әти-әниләре, туганнары бер табын янында утыра. Алар балаларына изге теләкләр тели. Кызга – алтын алка, кияүгә алтын сәгать бүләк итү гадәте саклана. Икенче көнне кәләш иртүк торып чәй ясый. Бэриин сай – туйның мәҗбүри шарты. Монда инде кунаклар хуҗабикәнең уңганлыгын карарга килә. Ул чәй ясарга тиеш.  Беренче булып аны өлкәннәргә китерә. Кәләшкә зур кәстрүл биреп, ничек юганын сыныйлар. Чәчрәтмичә юарга кирәк. Пөхтә булса, менә дигән хуҗабикә булачак дигән нәтиҗә ясала. Әгәр таләпләрне үти алмаса, аны бу эшкә берничә көн өйрәтәләр. Иртән сәгать ничәдә тора, табынны ничек әзерли – барысын да карыйлар. Кәләш сандыктан туганнарга бүләкләр өләшә. 
 

Сәрия МИФТАХОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
756
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: