Халыклар дуслыгы яшәгән авыл

Бу якларда булган кешеләр хәбәрдар – Чепья күпмилләтле авыл. Удмурт, татар, мари, рус, чуваш милләтеннән булган кешеләр үзара дус, тату яши. Музейны «Халыклар дуслыгы» йорты дип атау да нәкъ менә шуның белән бәйле.

Чепьяда Халыклар дуслыгы музее бар дигәч, әллә ни гаҗәпләнмәдем. Авыл күпмилләтле, һәм биредә шундый исемдәге музей булу табигый кебек тоелды. Ләкин аны бу дәрәҗәдә зур дип уйламаган идем. Зурлыгы гына түгел, экспонатларының күплеге, темаларының төрлелеге белән дә шаккатырды ул.

93 ЯШЬТӘ – ДИРЕКТОР

Сүзне музейның иң уникаль экспона­ты, әй, нәрсә язам инде, җитәкчесеннән башлыйсым килә. «Уникаль» дигәндә ял­гышмадым үзе. Музейны беренче көннән үк җитәкләгән, һәр экспонатын бөртекләп җыйган кеше – СССРның халык мәгарифе отличнигы, икенче дәрәҗә Бөек Ватан су­гышы ордены иясе Гарифҗан Галиев. Илле өч ел дәвамында әлеге музейны җитәкли ул! Бүген аңа 93 яшь. Сүз уңаеннан, күптән түгел генә музейга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп китте һәм вете­ранга Җиңүнең 75 еллыгына багышланган беренче медальне тапшырды.

img_0352

– «Татарстан» журналының бер санын да калдырмыйча укып барам, – дип каршы алды безне Гарифҗан ага. – Аеруча та­лантлы татар егет-кызлары, ил күләмендә танылган милләттәшләребез турында­гы язмаларыгыз ошый. Мин һәр татар­ның уңышына сөенәм, уңышсызлыгына көенәм…

Ул да түгел, музей директоры аталарча сорап куя:

– Юллар ничек булды, ардырмадымы?

«Юк», дигән җавап ишеткәч, үзе ар­тыннан барырга ишарәләп, күрше залга чакырды.

Гади бер авылда мондый масштабта­гы музей булу, тыйнак кына әйткәндә, гаҗәп. Казанның да кайбер музейларын Чепьяныкы белән чагыштырып булмый хәтта. Әлеге фикеремне Гарифҗан агага да әйттем:

– Әйе, музеебыз бик шәп. Узган ел ка­питаль ремонт ясалды. Бик кирәк иде ул безгә, – диде.

Биредә барлыгы ун зал. Беренче катта – төрле халыкларның көнкүреш кирәк-ярак­лары, Чепья җирлегендә яшәгән халык­ларның милли киемнәре. Һәр халыкның тормышын яктырткан аерым почмаклар да булдырганнар. Шәхсән миңа чулпы таккан татар кызы белән мари кызы оша­ды. Икесе дә үргән чәчләр белән ясалган, ә чулпылары төсе, зурлыгы буенча нык ае­рыла! Шушы милли курчакларга сокланып тора идем, Гарифҗан абый кисәтү ясады:

– Миңа кара әле. Кешедә маңгай күзе, күңел күзе була. Син шуның икенчесе белән күр, – диде.

Елмаеп куйдым. (Әңгәмәдәшем укы­тучы да бит. Ә алар укучының игътибар белән тыңлыймы, юкмы икәнен тиз абай­лыйлар). Тарихчы борынгы картага төртеп күрсәтте.

– Бу – борынгы Чепья авылы. Револю­циядән соң биредә атаклы базар булган. Әллә ничә чакрымнардан килеп сәүдә иткәннәр…

Гарифҗан аганы дикъкать белән тың­лаганнан соң, музейның барлыкка килү тарихы белән кызыксындым:

– Җиңүнең 20 еллыгы якынлашкан ва­кытта барлык мәктәпләргә юбилей дата­сына багышланган почмак булдырырга куштылар, – диде әңгәмәдәшем. – Ул ва­кытта мәктәптә 5 тарих укытучысы эшли идек. Алар арасында иң яше булганга, күрәсең, музей почмагы ясауны миңа йөкләделәр. Өемдә фронттан кайткан 133 төрле предмет бар иде. Музей почмагы өчен шулар беренче экспонатлар булды.

Менә шулай итеп мөгаллим җирле тарих белән кызыксына башлый. Авыл буйлап балалар белән фронт хатларын, документ­ларны җыеп йөргәндә, бер фикергә килә: эшне болай гына туктатырга ярамый. Ха­лыкта әнә никадәр кызыклы ядкарьләр бар икән. Аларны бергә тупларга кирәк!

– Экспонатлар эзләп йөргәндә, бала­ларның күзендә якты нур балкып торды, шундый зур кызыксыну туды ки, туган як тарихын өйрәнү буенча тарихи түгәрәк булдырдым, – дип сүзен дәвам итте Га­рифҗан ага. – Җир өстеннән генә түгел, тарихи әйберләрне җир астыннан да эзли башладык. Укучылар белән археологик эзләнүләр башлап җибәрдек. Бүген му­зей фондында тупланган әйберләрнең 97 проценты – Чепья урта мәктәбендә белем алган малай, кызларының хезмәте ул. 50 ел эчендә без 22 меңнән артык экспонат җыйдык.

img_0351

img_0374

img_0365

СУГЫШ ЭЗЕ…

Бу якларда булган кешеләр хәбәр­дар – Чепья күпмилләтле авыл. Удмурт, татар, мари, рус, чуваш милләтеннән булган кешеләр үзара дус, тату яши. Һәм бу буыннан-буынга шулай күчеп килгән. Музейны «Халыклар дуслыгы» йорты дип атау да нәкъ менә шуның белән бәйле. Чепья мәктәбендә укыган кем белән сөйләшсәң дә: «Ул музейга минем дә өлеш керде», – дип искә ала. Хәтта Гарифҗан ага бер кызык хәлне сөйләп көлдерде:

– Башка милләтләрнең кул беләзеге бар, татарныкы гына юк, – дип музейга килгәч мәктәп укучыларына сөйләп торган идем. Икенче көнне ни күрим: бер укучым калын көмеш беләзек алып килде.

– Әнинең кулыннан салдырып ал­дым, – диде. Аптырап киттем. Ул малай­ның әнисен очраткач: «Беләзегегезне үзегез бирдегезме?» – дип сорадым.

– Үзем, – диде. – Менә шулай, сең­лем, музей дип, ата-аналар да җан атып торды.

Сөйләшә-сөйләшә, җитәкче белән икенче катка күтәрелдек.

img_0387

img_0375

img_0372

img_0370

img_0384

– Мин инде – «карт бүре», бер нәрсәдән дә курыкмыйм, – диде Гарифҗан ага. – Казанга җыелышларга барсам, торып басып, сүземне туп‑туры әйтәм.

Музейга бер ел элек булган ремонтны күздә тотып шулай ди җитәкче. Бездә бит еламаган балага имезлек каптыр­мыйлар…

Гарифҗан Галиевның тормышы сугыш белән бәйле дип язган идем. Язмышы белән кызыксынгач, музей җитәкчесе менә нәрсәләр сөйләде:

– Арбор авылында туганмын мин. 1927 елны Арборның егермедән ар­тык гаиләсе, карурманны чистартып, йортлар салган. Яңа авылга Каенсар дип исем биргәннәр. Әти‑әни яңа нигезгә күченгәндә, миңа җиде ай була. Авыл зур булмаса да, бик матур иде. Башлангыч классларны Субаш мәктәбендә укыдым, аннан 7 классны Түнтәр мәктәбендә тә­мамладым. Иң яраткан фәнем тарих иде. Шул юнәлештә укырга керәсем килде. Тик укый алмыйча калдым – сугыш баш­ланды. Колхоз эшендә эшләдем, урман кистем. Унҗиде яшем тулганда хәрби училищега алдылар. Бер елдан инде һава флотында Ил-2, Ил‑10 маркалы самолет­ларда радист-укчы булып хезмәт иттем. Аларны халык телендә «оча торган танк­лар» дип йөртәләр. 6,5 тонналы бронялы бу авыр техника күперләр, дзотларны юкка чыгару өчен, танкларга каршы су­гышта кулланыла.

Гарифҗан агага төрлесен күрергә на­сыйп була: бер операция вакытында каты яраланып, тугыз ай госпитальдә ята. Туган ягына 1948 елда гына әйләнеп кайтырга насыйп була. Фронттан кайткан егетне Пыжмара мәктәбенә военрук итеп эшкә билгелиләр. Шул елларда ул читтән торып югары белем алырга да өлгерә. Әле биш ел Пыжмара авылында колхоз рәисе дә бу­лырга туры килә үзенә.

g0ln2zekjzm1

 

onswjpecs7q1

ПУЛЕМЕТНЫ АВТОБУСКА ТӨЯП – АВЫЛГА!

Бөек Ватан сугышына багышланган зал­да безне тәлинкәле радиодан яңгыраган Левитан тавышы каршылады. Көн дәва­мында ул шулай сөйләп тора икән. Бә­гырьләргә үтә торган бу тавышны моңар­чы әллә никадәр ишетсәм, тыңласам да, яңадан тораташ булып каттым. Ә әлегә кадәр егетләрчә гайрәтле әңгәмәдәшем кинәт кенә моңсуланды.

– Сугыш башланганда миңа 14 яшь иде, – дип, нечкәреп китте ул. – Шул елны мин әнисез калдым. Һич онытасым юк: басуга эшкә киткәнемне әни, болдырга ба­сып, бик озак карап калды. Мин дә кат‑кат борылып карадым. Бүтән көнне алай итми идем. Басуга барып озак та эшли алмадым, бер бала йөгереп килде. «Әниең үлә…», – диде. Әнигә инсульт булган. Ул вакытта «паралич суккан» дияләр иде. 14 яшемдә әнинең ләхетен үзем алдым…

Музейның әлеге залы берничәгә бү­ленгән. Сугыш коралларына багышланган ягы бар. Анда шактый тарихи, үзенчәлекле экспозицияләрне күрергә була. Мисал өчен, Емельян Пугачев явы заманнарын­дагы металл кистән, 1840 елда Тулада җитештерелгән зиннәтле рус кылычы, XIX гасыр урталарындагы француз шпага­сы… Шулай ук Америка, Бельгия, Төркия, Германиядә эшләнгән наганнар, маузер­лар, винтовкалар, Австрия флягасы белән дә танышырга мөмкин.

Һәркайсының музейга килеп эләгүенең үз тарихы бар. Гражданнар сугышы залын­дагы 1908 елгы «Максим» пулеметының тарихы исә аеруча гаҗәп тоелды. Эш менә нәрсәдә: бу якларда Гражданнар сугышы бәрелешләре күп булган. Кызылгвардия­челәр Колчак армиясенең алга баруын

Нократ ярында туктата алган. Ул урын Балтач авылына 17 чакрым тирәсе ерак­лыкта урнашкан. Гарифҗан ага әлеге та­рихи вакыйганы ныклап өйрәнә. Ун ел буе ул укучылары белән шушы урыннарда казу эшләре алып бара. Тырышлык бушка китми – сугыш кораллары табыла, бер­ничә «Максим» пулеметы патроннары, гильзалары да килеп чыга. Тик тынгы­сыз укытучы моның белән генә туктал­мый – пулеметның үзен эзли башлый. 1989 елда ул Татарстан хәрби комиссариа­тына хат яза, әмма аның үтенечен кире кагалар. Шуннан соң да музей директоры бирешми, хатны кулына тотып, Казанга китә. Баш комиссар ишеген шакый. Ә ул исә ветеранны кире борган хезмәткәрне чакыра да:

– Аңа формаль җавап түгел, «Максим» бирергә кирәк! – ди.

Нәтиҗәдә, пулеметны Пенза өлкәсендә­ге бер хәрби частьтагы складтан табалар. Гарифҗан ага алар белән элемтәгә керә.

– Килеп алыгыз, ләкин юлга машинада чыгыгыз, яныгызда озата баручы да бул­сын, – диләр.

Машиналарны бармак белән генә саный торган чорда музей директоры техника­ны кемнән сорасын инде? Гарифҗан ага, тәвәккәлләп, ялгызы юлга кузгала. Хәрби частьта кырт кисәләр:

– Пулеметны машинада гына йөртергә ярый, – диләр.

Озак сөйләшү-аңлашулардан соң вете­ранга «Максим»ны бирәләр. Әле вокзалга кадәр илтеп тә куялар. Бу хәлгә куанып бетә алмаган музей директоры гаять дул­кынлана, машинада пулеметның чехолын да онытып калдырганлыгы ачыклана. 62 килограммлы пулемет күтәргән агай­ны, аңлашыла инде, поездга кертмиләр. Гарифҗан абый югалып калмый: коралны сүтеп, өч кисәккә аера да вагонга кереп утыра. Гөнаһ шомлыгына каршы, билет тикшерүче ревизорның аягы «Максим»га тиеп китә. Тарихчыга тагын музейга экс­понат алып кайтуын озаклап аңлатырга туры килә. Казанга кайткач, шушы пуле­меты белән шәһәр буйлап атлый. Кешеләр, бу тамашага аптырап, борылып-борылып карый…

Озын сүзнең кыскасы, Гарифҗан ага маршрут автобусында пулеметны музейга алып кайтып җиткерә. (Күпме кул күтәреп торса да, юлда бер генә җиңел машина да туктамый.) Музейның яңа экс­понаты өчен иң сөенгән кешеләр мәктәп балалары була. Бигрәк тә малайлар!

ХАЙВАННАР ДӨНЬЯСЫНДА…

Музейның тагын бер залына аяк бас­кач, аптырап китәсең. Монда сине кош­лар сайравы каршы ала. Башта агачтагы нәни кошчыклар сайрый, дип уйлый­сың. Аннан соң ул агачның – ясалма, ә кошларның бары сөкәтләр (чучело) икәнен аңлыйсың. Шулай ук биредә аю, бүре, башка дистәләгән җанварларның сөкәтләрен күрергә була. Барысы да чып‑чын кебек.

– Бу җанварларның барысы да сезнең якларда яшиме? – дим Гарифҗан агага.

– Бөтенесе дә түгел инде. Шулай да ара‑тирә күрергә була. Мәсәлән, тайга ур­маннарыннан безгә аюлар килгәне бар, күрүчеләр дә булды. Бу зал балалар өчен дип эшләнде. Тарих белән бергә таби­гатьне дә белсеннәр дип.

Әлеге сөкәтләр музейга шактый ел­лар элек кайтарылган. Берсе‑берсе генә дә 60–70 мең сум тирәсе тора икән. Алар­ны махсус препаратлар белән эшкәртеп, тузаннан арындырып торалар.

– Минем кызлар бик әйбәт бит, – диде җитәкче. – Музейда эшләүчеләр – үз уку­чыларым. Алар килгән кешеләргә экс­курсия дә үткәрә, барлык экспонатларны да менә шулай тәртиптә тота. Тормыш иптәшем вафат булганга егерме ел инде. Алар мине әтиләре урынына карый. Зур рәхмәт үзләренә!

Экскурсиягә килгән кешеләрнең яра­тып фотога төшә торган урыны әлеге зал икән. Тагын кечкенә балалар да озак итеп биредә йөри, диделәр.

Музейдагы палеонтологик, археоло­гик экспозицияләр дә кызыклы тоелды. Мисал өчен, шушы җирлектән табылган мамонтның 2 метр озынлыктагы казна­лыгы гына да ни тора. Аның авырлыгы 137 килограмм икән.

…Менә шундый ул Халыклар дуслыгы музее. Әлбәттә, бөтен экспонат турында сөйләп бетереп булмый. Шуның өчен аны барып күрергә кирәк. Биредә эшләү­че кызлар сезгә алар турында бик яратып сөйләр. Бер уңайдан Балтачның леген­дар шәхесе – Гарифҗан Галиев белән дә танышырсыз. Иртәнге сигездән кичке алтыга кадәр һәр көн шунда ул.

img_0356

img_0357

img_0360

КАЙДА:

ТР, Балтач районы, Чепья авылы

КАЙЧАН:

Көн саен 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр.

НӘРСӘ:

Халыклар дуслыгы музее

Чыганак: "Татарстан" журналы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
348
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: