"Халыклар дуслыгы казаны" фестивале ничек үтте?

Милли киемнәрдә татарлар, рус, чуашлар, марилар һәм башкалар катнашындагы флешмоб бик матур тамаша булды.

Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда беренче тапкыр «Халыклар дуслыгы казаны» фестивале узды. Бәйрәм кунаклары өчен бик бай программа әзерләнгән иде – башкала халкы һәм кунаклары Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштылар. Фестивальнең кульминациясе казанда ачык һавада пылау әзерләү булды, аның белән барлык теләүчеләрне сыйладылар.

Җылы шимбә көнендә Игенчеләр сарае янында халык күп иде – күпләр бәйрәмгә гаиләләре белән килде – һәркем күңеленә хуш килгән чарада катнашты. Игътибарны XVI гасыр киемнәре тәкъдим ителгән костюмнар җыелмасы җәлеп итә. Биредә теләге булган һәркем сугышчы киемен, хан киемнәрен, Сөембикә ханбикәнең, Казан ханлыгы чорында яшәүчеләрнең киемнәрен киеп карый алды. Кунаклар махсус оештырылган фотозонада тарихи костюмнардан истәлекле сурәтләр ясадылар. «Үземне чын патшабикә итеп хис итәм», – дип Ижевск туристы Оксана Петрова тәэсирләре белән уртаклашты.

Киемнәрнең берсен Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова да киеп карады. «Без ел саен төбәкнең байлыгын күрсәтә торган чаралар үткәрергә тырышабыз. Мондый бәйрәмнәрне халык кына түгел, туристлар да ярата. Кунакларга Татарстан мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу ошый», – дип билгеләп үтте ул һәм бәйрәмдә һәр кунак Татарстан тарихы белән кухня, музыка, биюләр аша таныша алачак, дип өстәде.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, үз чиратында, мондый чаралар республика территориясендә яшәүче халыклар мәдәниятен берләштерә һәм күрсәтә, дип ассызыклады. «Без төрле илләргә йөргәндә, безгә һәрвакыт мәдәният, кухня, халыкларның гореф-гадәтләре кызыклы. Бу ел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, республикада яшәүче барлык халыкларның да үз мәдәниятләре, гореф-гадәтләре, телләре белән төрле булуын күрсәтте, шуңа да карамастан, без тату яшибез», – диде ул. Бәйрәм кунаклары арасында шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Минтимер Ногманов, Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов бар иде.

Бәйрәмдә тиешле атмосфераны музыкаль озату тудырды. Фестиваль өчен махсус җирле музыкантлар татар, рус, мордва, чуваш һәм башка халык җырлары мотивлары салынган авторлык трегын яздырганнар.

Милли киемнәрдә татарлар, рус, чуашлар, марилар һәм башкалар катнашындагы «Халыклар дуслыгы казаны» флешмобы бик матур тамаша булды. Бәйрәм кунаклары да бии ала иде – алар өчен Мексика, Куба, грузин биюләре буенча мастер-класс оештырылды. Балалар бу вакытта үз куллары белән сувенирлар иҗат иттеләр – «Төшләр тоткыч» дигән амулет ясадылар һәм матрешкалар буядылар.

Иң күп кеше пылау әзерләгән мәйданчыкка җыелды – көнчыгыш кухнясының әлеге ризыгы 110 кг булды, аны 500-дән артык кеше ашады. Шеф-повар Марат Хәсәнов әйтүенчә, аны әзерләү өчен 30-ар килограмм дөге, сыер ите һәм кишер, 20-шәр килограмм суган һәм томат, 1,5 килограмм тоз кирәк булган. «Барысын да тигез пропорцияләрдә салырга һәм, әлбәттә, яхшы кәеф белән әзерләргә кирәк», – дип, үз фикерләре белән бүлеште Марат Хәсәнов. Кунакларга ризык бик ошады, кайберәүләр шеф-повардан рецепт белән кызыксындылар. «Һәрбер хуҗабикәнең пылау әзерләүнең үз сере бар, бездә исә ул сер – һәр кухняда булган иң гади ингредиентларны куллануыбыз», – дип аңлатты Марат Хәсәнов.

Пылауны авыз итеп караганнан соң, зур экранда Татьяна Черногузованың «Юха» фэшн-фильмын күрсәтү башланды – тасма Berlin Fashion Film Festival финалисты булды һәм берничә кинофестивальдә катнашты. Фильм татар фольклорының әкиятләре һәм мифлары мотивлары буенча төшерелгән. Күрсәтү ахырында барлык теләүчеләр кинопроект командасына үз сорауларын бирә алды.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
98
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: