Халык санын алучы Артур: "Көн саен 40 кешене яздырабыз"

Шунысы кызык: сан алучы егет үзе җанисәптә катнашырга өлгермәгән әле.

Үзенең шәхси проектлау остаханәсе булган эшмәкәр Төзелеш, архитектура һәм шәһәр төзелеше көллиятендә дә белем бирә. Архитектура тармагында хезмәт куйган белгеч соңгы арада Казанның Киров районында, Шамил Усманов урамында халык санын алу белән дә мәшгуль.

«Җанисәптә халык санын алучы буларак катнашырга җыенуымны белгәч, тормыш иптәшем: «Эшең болай да күп, хәзер көненә бишәр сәгать вакытыңны шушы эшкә дә багышларга туры киләчәк. Барысына җитешә алырсыңмы?» – дип борчылды. Ләкин мин бер дә авырыксынмыйм. Шушы әһәмиятле эшкә үз өлешемне кертә алуыма шатмын», – ди Артур.

Күп кешене өйдә туры китерү өчен үзенә билгеләнгән йортлар буйлап төштән соң сәгать икеләрдә йөри башлый икән ул. Бер көндә күпфатирлы йортның яртысын диярлек йөреп чыгарга өлгерә. Бер анкетаны тутыруга уртача 15–20 минут вакыт китә. Шул рәвешле Артур көненә ким дигәндә 40 кешене җанисәптә катнаштырырга өлгерә. «Халык санын алучы эшенең иң зур өстенлеге – кешеләр белән аралашу, үзеңнең кеше белән уртак тел таба белү сәләтеңне үстерүдә. Архитектор буларак, миңа йортларның, фатирларның төзелеш-проектлары да кызык. Бу эшкә бик күп вакыт сарыф итәргә туры килү генә ошап бетми. Кешене өйдә туры китерә алмасаң, башка көнне анда яңадан килергә туры киләчәк», – ди Артур Шәрәфетдинов.

Шунысы кызык: сан алучы егет үзе җанисәптә катнашырга өлгермәгән әле. Җанисәп сорауларына «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша җавап бирергә җыена. «Быел мондый мөмкинлек тә булдырулары бик яхшы булды. Кәгазь белән матавыкланып ятуга караганда, җанисәптә онлайн рәвештә катнашу мең өлеш яхшырак, бик уңайлы», – ди Артур. Уңайлы, димәктән, халык санын алучыларга тапшырылган планшетларның көйле эшләвен, эшне бермә-бер җиңеләйтүен дә билгеләп үтте ул. Чир котырган чорда, өйдән-өйгә йөреп, коронавирус йоктырудан да курыкмый Артур. Ковид белән күптән авырып сихәтләнгән ул.

«Сезгә ишек ачкан кешеләр ничек каршы ала? Шикләнеп карамыйлармы?» – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән. Артур исә шундук: «Сезнең мине күргәнегез юк, күрсәгез, мондый сорау бирмәс идегез, – дип көлеп җибәрде. – Мин кешедә беренче карашка ук ышаныч уятам. Исәнләшәм, үзем белән таныштырам, таныклыгымны күрсәтәм, күкрәктә минем турында бар мәгълүмат язылган бейдж эленеп тора. Һәрчак битлек, пирчәткәдән йөрибез. Әлегә бер кешенең дә, кертмичә, кире борганы юк. Әйе, хәмер белән мавыккан, тормышы көйсез булган кешеләр дә бар. Әмма алар белән дә уртак тел табып була. Алар да кеше бит. Иң мөһиме – мөлаем булырга. Җанисәптә катнашамы-юкмы – анысы һәр кешенең үз эше. Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген исә һәр исәп алучы яхшы белә. Әлегә ниндидер гайре, истә калырлык хәлләр булмады. Булмасын да».

Өйдән-өйгә йөреп, халыкны җанисәптә катнаштырган белгечтән матур тел белән осталыктан тыш, аякларның сау-сәламәт, чыдам булуы да кирәк. Артур Шәрәфетдинов анысына да аптырамый. «Көне буе такта янында басып торган укытучы буларак, миңа моның бер авырлыгы да юк», – ди ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
64
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: