Хабаровск краенда яшәүче Кузнецовлар: "Татарча сөйләшмәгән өчен штраф салабыз"

Кузнецовлар, балалар телне, динне онытмасын, әхлаклы булсын дип, ул-кызларын мөселман онлайн мәктәбенә биргән.

Алар рус мәктәпләрендә укыса да, балаларын татарчага өйрәтергә тырыша. Бу әле татар теле яңгырап торган җирдә түгел, аны ишетү тансык булган чит төбәктә. Хабаровск краенда яшәүче Кузнецовлар гаиләсендә туган телне өйрәтүнең үз тәртибе. Гаилә башлыгы баштарак һәр рус сүзе өчен штраф керткән. Кагыйдәне кем үтәми – шуңа физик күнегүләр ясарга туры килгән. Әлеге гаилә биш баласын да өйдә укыта. Рәүфия белән Хәмзә гаиләсендә татар җанлы, туган телгә, җыр-моңга битараф булмаган балалар үсә.

«Без сакламасак, кем саклар?»

Күптән түгел Татар дәүләт курчак театры артистлары Хабаровск краена «Су анасы» спектаклен куярга килгән. Гаиләләре белән тамаша карарга барган Кузнецовларның хисләре эченә сыймый. «Бездә урамнарда, кибетләрдә татарча сөйләшмиләр. Белсәгез иде татар телен ишетүнең җанга нинди рәхәтлек биргәнен! Бу сусауны сүзләр белән гел аңлатып булмый», – ди Рәүфия.

Киров өлкәсендәге Кильмез авылында туып-үскән Рәүфия рус мәктәбендә укыган. Әгәр гаиләдә әти-әниләре татарча сөйләшмәсә, ул да туган телен белмәс иде. Ире Хәмзә белән шул ук хәл. Ләкин, без русча укыдык, шуңа күрә балалар белмәсә дә, гаеп түгел, дип туган телгә кул селтәмәгәннәр. Рус мохитендә үскән Хәмзә татарча сөйләшергә тырыша, ялгышрак әйткән сүзләрен Рәүфиясе дөресләп җибәрә. Өйләрендә «мама», «папа»лар да, «аника», «атика» ише сүзләр дә ишетелми. Бар да – үзебезчә. Балалар бишек җырларын тыңлап үсә.

Рәүфия белән Хәмзәнең беренче очрашулары да көтелмәгәнчә була. Егет Хабаровскидан Нократ Аланы мәдрәсәсенә укырга килгән. Укып бетергәч, гаилә корыр өчен тәртипле татар кызы эзли башлый ул. Авыл мулласы Васил абый Рәүфия турында әйтә.

– Ураза вакыты. Корьән ашы үткәрергә әзерләнеп йөргән чак иде. Хәмзә белән танышып, берничә көн аралаштык та Хабаровскига киттек. Мәктәпне тәмамлап, һөнәр дә алырга өлгермәгән идем. Читтә гомер итүемә – 15 ел. Башта Чегдомын бистәсендә яшәдек, аннан Хабаровскига күчендек. Беркайда да укырга, эшләргә туры килмәде. Алты балабыз бар. Хәмзә дини оешмада эшли, – дип сөйли Рәүфия читкә китүе турында. – Читтә яшәсәк тә, булдыра алганча, балаларга туган телне өйрәтергә тырышабыз. Без сакламасак, татар телен кем саклар? Сөйләшмәсәң, югала бит ул, балалар да руслаша башлаячак. Татарча җырлар җырлыйбыз, әкиятләр укыйбыз, аларны бергәләп тәрҗемә итәбез. Өебездә китапханә бар. Андагы татар китапларының күбесен үзебез сатып алдык. Арада Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җибәргәннәре дә бар. Кечкенәдән өйрәтмәсәң, балалар телне белмәячәк. Туган телне әти-әни өйрәтергә тиеш. Балаларыбыз үзләрен татар диләр.

Әдәпле балалар

Кузнецовлар, балалар телне, динне онытмасын, әхлаклы булсын дип, ул-кызларын мөселман онлайн мәктәбенә биргән. Олы кызлары Альбина мәктәпкә йөргән, әмма аллергия белән авыргач, өйдә укытуны кулайрак күргәннәр. Ә калган биш баланың бакчага, мәктәпкә бөтенләй барганы юк икән. Анда имтихан тапшырыр өчен генә баралар.

– Балалар мәктәпкә барасы килә дип әйтми. Ни өчен дигәндә, имтихан бирергә баргач та, сыйныфтагы хәлләрне, бер-берсе арасында этеш-төртешләрне күреп торалар. Сыйныфташларына карап аптырап утыралар. Мәктәптә тәрбия дә, яшьләр дә башка. Хәзер барысы үзгәрде, шуңа күрә өйдә тынычрак. Танышлар арасында да өйдә укытучылар шактый, – ди Рәүфия ханым. – Дин юлында булгач, намаз да укырга кирәк. Кызлар яулык бәйли. Мәктәптә рус балалары гына укый. Шуңа күрә дин тотар өчен мөмкинлек юк. Программада нәрсә бар, шуны өйрәнәләр. Өйдә белем алу һич кенә дә белем сыйфатына комачауламый. Мин укытучы булмагач, өйрәтә алмыйм анысы. Бары дәрескә керүләрен, өй эшләрен күзәтәм. Алар барысы да – мөстәкыйль. Таныш-белешләр, балаларыгыз бик тәртипле, дип соклана. Алар өйдә генә утырмый. Буш вакытта кемдер китап укый, бәйли, рәсем ясый.

Парлап уку

Кузнецовларның иртәсе иртәнге намазга торудан башлана. Шуннан соң сәгать 11гә кадәр рәхәтләнеп йоклыйлар. Мәскәү онлайн мәктәбендә укыгач, аерма – 7 сәгать. Беренчедән, йокылары туйса, икенчедән, каядыр бару өчен гел укытучыдан сорарга кирәкми. Бу яктан ирекле. Вакытында ашыйлар, ял итәләр. Саф һава сулыйлар. Уңай яклары күп.

Балаларны онлайн мәктәпкә парлап бирергә тырышалар. Сәмирә белән Мәрьям – 2, Җәмилә – 5,  Мәдинә белән Әмир 7 нче сыйныфта укый. Репетиторга йөрү дигән нәрсә юк. Аңламаган әйберләрен интернеттан видео дәресләрдән дә карыйлар. Кечкенәләре көнгә – 2, 7 нче сыйныфтагылар 4–5 дәрес укый. Кемдер – планшет, телефон, кемдер  компьютер ярдәмендә белем ала. Дәреслекләр күбрәк электрон форматта, әмма гади мәктәптән дә китаплар бирәләр.

Уку өчен дүрт балага айга 10 мең сум китә. Елга 90 мең акча дигән сүз. Бер гаиләдән күбрәк укыгач, ташламалар да ясыйлар икән. Кузнецовлар бәяне кыйммәт дип санамый. Гади мәктәптә чыгым әле күбрәк тә булыр иде, тәрбияне исә, гомумән, акча белән бәяләп булмый, диләр.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
68
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: