Керәшен чибәре – 2021: «Тамаксадагы тәңкәләргә кадәр – әбиемнеке»

Таҗ кидең дә, эш бетте түгел, билгеле. Әле өйрәнәсе әйберләр шактый, үз өстемдә эшләргә кирәк, ди әңгәмәдәшебез.

«Чибәрләрнең чибәре шул, Марья, Лина…» 2021 елгы «Керәшен чибәре» һәм бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунагы Лиана Антонова турында әле сүзебез. Керәшен татарларына хас йолалар, гүзәллек һәм милли традицияләргә бәйле бәйгеләрнең әһәмияте һәм хыяллар – Сарман районының Ләке авылы кызы белән әнә шул хакта сөйләштек.

– Бәйге барышында шуңа игътибар иттем: сезнең тарафтан «гаилә» сүзе еш кабатланды. Гаиләң турында сөйлә әле.

– Әтием Юрий – мин туып үскән авылдагы мәдәният йортының директоры. Әнием Римма да шунда ук эшли. Минем җыр сәнгатенә һәм, гомумән, мәдәнияткә булган мәхәббәтем инде аңлашыладыр.

Мин кечкенәдән үк ике дингә һәм ике мәдәнияткә хас йолаларны, гореф-гадәтләрне күреп, алар эчендә «кайнап» үстем. Бәйрәмнәрне синекенә, минекенә бүлү булмады – барысын да тигез күрдек. Хәер, хәзер дә шулай. Бүген бу – күп гаиләләргә хас күренеш.

– Димәк, традицияләргә якын булу гаиләдән килә? Сезнең гаиләгә, Ләке авылына гына хас нинди бәйрәмнәр бар?

– Әйе, әйткәнемчә, без кечкенәдән аларны «сеңдереп» үсәбез. Бәйрәмнәргә милли ризыклар әзерләүдә катнашу, җыр-биюләрне, уеннарны белү  – тиеш гамәлләр кебек. Гаиләбезгә генә хас традицияләргә килгәндә, без аларның барысын да уздырабыз, хөрмәт итәбез. Ә Ләкедә «Питрау»ны бик зурлап үткәрәләр.

– «Моны моңа әби өйрәтте», «әбинең йөзенә кызыллык китерәсем килми». «Керәшен чибәре» сәхнәсеннән бу сүзләр дә еш ишетелде. Әбиләр белән якынлык нидән килә?

– Барыбызның да балачагы алар янында үтә бит инде. Әти-әни эштә, ә без – әби-бабай тирәсендә. Ләкин хикмәт анда гына түгел. Безнең әбиләр белгән кадәрне башка берәү дә белми. Йолалар, аш-су серләре, җырлар, биюләр дисеңме – барысын да алар өйрәтә. Бүген мин Н.Җиһанов исемендәге Дәүләт консерваториясендә белем алам. Безне ел саен төрле төбәкләргә өйрәнү эшләренә җибәрәләр. Нәкъ менә әбиләр белән сөйләшеп, борынгы җырлар, йолалар туплап кайтабыз. Соңыннан шуны диплом эше итеп туплыйбыз. Миңа калса, бу – гаять кирәкле эш. Алар мәңгелек түгел,  мөмкинлек булганда, ике арада күпер төзеп, алар белгәнне сеңдереп калырга өлгерергә кирәк.

14 яшемдә милли костюм тектерделәр миңа. Тамаксама (хатын-кызлар костюмындагы борынгыдан килгән күкрәк бизәге. – Ред.) тәңкәләрне әбием бирде. Бүген дә салмыйм мин аны, саклаучым да, яклаучым да ул.

– Әлеге бәйгедә өченче тапкыр катнашуың дип беләм. Кабаттан үзеңне сынап карарга нәрсә этәрде?

– «Керәшен чибәре»ндә тәүге тапкыр катнашып, икенче урынны яуладым. Ул елны бик канатландым инде: быел икенче урын булса, киләсе елга таҗны да алып булыр дип уйладым. Ләкин өметләрем акланмады – икенче тапкыр катнашканда өченче урынга гына лаек булдым. 2016 елда булды бу хәл, инде башка катнашмаска уйлап тора идем. Биш ел узгач, кабаттан үземне сынарга булдым. Алла өчлекне ярата, диләр бит, бу юлы миңа да бәхет елмайды.

– Сезгә – керәшен кызларына гына хас нинди сыйфатлар бар?

– Керәшен кызлары бар яктан да уңган инде ул. Ләкин иң мөһим сыйфат – эчке дөньябызның саф, матур, бай булуы.

– Бүген «Керәшен чибәре», «Татар кызы» кебек бәйгеләр ни дәрәҗәдә әһәмиятле?  

– Мондый бәйгеләр – үз мәдәниятеңә булган хөрмәтне күрсәтү билгесе. Алар аша без инде онытыла баручы йолаларны, гореф-гадәтләрне, җырларны искә алабыз һәм башкаларның да исенә төшерәбез.

– «Керәшен чибәре» таҗын кидең. Алга таба нинди планнарың, ниятләрең бар?

– Таҗ кидең дә, эш бетте түгел, билгеле. Әле өйрәнәсе әйберләр шактый, үз өстемдә эшләргә кирәк. Аннан соң, «Керәшен чибәре» исеменә лаек булган кыз ел дәвамында уздырылучы чараларда катнашырга, керәшен татарларының йөзек кашы булуын исбатларга тиеш.

– Иң зур хыялың?

– Мин якын күргән һәм мине якын иткән һәркем сәламәт булсын иде – бүген моннан да әһәмиятлерәк әйбер юк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
33
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: