Казанда яшәүче Нгуен Данг Нгок: "Татарстанда рәхәт!"

Туган як дигәннән, алар үз илләрен бик сагына. Шулай да...

Алар өчен бәйрәмнәрнең исәбе юк. Үзләренекен дә уздыралар, Татарстанда үтүче чараларны да калдырмаска тырышалар. Бигрәк тә Сабантуйны яраталар икән. Без Яңа елны елга бер каршыласак, алар аны ике тапкыр үткәрә. Сүзем вьетнам гаиләсе турында. Гаилә хуҗасы Нгок рус телен аңласа да, авырлык белән сөйләшә. Шуңа да без күбрәк аның кызы Линь Чи белән аралаштык. Кыз үзен Лиля дип йөртә.

– Әти дә, әни дә Мәскәүдә таныша. Икесе дә бирегә эшкә килгән була.  1989 ел була бу.  Бер мәҗлестә танышып, очраша башлыйлар. Күп тә үтми, алар өйләнешә. Абыем Линь  туа. Әти белән әни гел эштә булгач, аны Вьетнамга җибәрәләр. Ул шунда үсә, – ди Лиля. – 7 елдан соң әтием белән әнием Казанга күчә. Аларны биредәге Вьетнам базары хуҗасы чакырып ала. Икесе дә сату эшенә керешә. 2000 елда мин туганмын.  Мине няня үстерде. Өч яшьтә рәхәтләнеп татарча сөйләшә белгәнмен. Мәктәпкә кергәнче, мине дә абыем янына, әби-бабаема илтеп куйганнар. Аннан кайтканда, татарчам онытылган иде. Мәктәптә укый башлагач, яңадан исемә төште.

 Нгок белән хатыны Ха Казандагы бер вьетнам кафесында пешекче булып эшлиләр икән. Татарстан халкын үз ризыклары белән сыйлыйлар. Үзләре безнең гөбәдияне ярата.

– Биредәге халык бәрәңге, токмач, ит ашаса, без үзебезчә тукланабыз. Дөге пешерәбез, күп итеп яшелчә ашыйбыз. Татар дусларыбыз күп. Алар нинди генә ризык белән сыйламый, – ди Нгок.

 Алардан Яңа ел бәйрәме хакында да сораштым. Без аны 31 декабрьдә каршы алсак, Нгуен Данглар гаиләсе ул көнне дә бәйрәм итә, кытай календаре буенча февральдә дә күңел ачалар. Бәйрәмгә дөге пирогы пешерәләр икән. Лиля сөйләвенчә, ул казанда 8–10 сәгать  пешә икән. Бәйрәмдә алар бер-берләренә бүләк түгел, акча бирәләр. Аеруча балалар һәм өлкәннәргә зур игътибар күрсәтәләр. «Акчаны кызыл конвертка салып бирергә кирәк», – ди Лиля.

Кыз 4 телдә иркен сөйләшә. Вьетнам, инглиз, рус, татар телләрен белә.

Гаиләләре белән татар җырларын да тыңлыйлар әле алар. Нгок Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар иҗатын ярата икән.

– Аларның чыгышын көннәр буе тыңларга әзермен, – ди ул. Лиля исә барлык җырларны үз итә.

– Нинди генә вьетнам бәйрәме булмасын, без Вәсилә Фәттахова башкаруындагы «Туган як» җырына биибез. Аны  әллә ничә кат җырлатабыз, – ди ул.

Туган як дигәннән, алар үз илләрен бик сагына. Уллары Линь яшәргә шунда киткән. Өйләнеп, балалар үстерә икән.  Алар җай чыккан саен, якыннары янына барып тора. Линь да кунакка килә икән. Лиля туризм юнәлешендә белем ала. Аның бер дә Татарстаннан китәсе килми.

– Казан – матур, яшәр өчен уңайлы шәһәр. Мин аны бик яратам. Безгә монда барлык шартлар да тудырылган. Халыклар дуслыгы йортында үз милләттәшләребез белән еш очрашып торабыз, – ди ул. – Казанда тугач, ул миңа бик якын. Дусларым күп. Һәр милләт кешесе белән тату яшибез. Әтием, татар егетен яратасың икән, без каршы түгел, дип тора. Белеп булмый, язмышка ни язылгандыр.  Кем булса да, яхшы кеше очрасын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
480
0
15
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: