Ирада Әюпова: "Минем өчен яңа йортта китапханә булу төп шарт иде"

Өйдәгеләр миңа: «Без сине китапларың белән бергә чыгарып җибәрәбез!» – ди.

Мин китап корты. Буш вакытым булса да, еш кына төнлә дә укыйм, кайчагында берничәсен берьюлы укыйм… Миндә китаплар бик күп. Безгә гаиләбез белән еш күченеп йөрергә туры килде, һәм минем өчен яңа йортта китапханә булу төп шарт иде. Хәзер менә тагын күченәбез… Өйдәгеләр миңа: «Без сине китапларың белән бергә чыгарып җибәрәбез!» – диләр. Чөнки күченгән саен китапларны киштәләрдән бушатып, тартмаларга тутыру, яңадан урнаштыру бик мәшәкатьле эш… Мин барысын да аңлыйм, әмма бер генә китабымны да калдырасым килми. Без элек яшәгән Бакудан да бик күп китап төяп кайттык. Алар инде дистәдән артык тапкыр күченеп йөрде, гаилә әгъзалары кебек булып беттеләр, - ди Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова.

ИРАДА ӘЮПОВАНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН 10 КИТАБЫ:

1. Антуан де Сент-Экзюпери. «Нәни принц».

– Кайта‑кайта укырга киңәш итәм. Бу китап көч, энергия бирә.

2. Григорий Медынский. «Намус».

– Аны укырга миңа әни киңәш иткән иде. Ихтыяр көче, нинди генә мохиттә дә исән кала алу турындагы искиткеч китап.

3. Агалы‑энеле Стругацкийлар. «Юл читендә пикник».

– Стругацкийларның бар иҗатын яратам. Уйландыра торган менә дигән авторлар.

4. Иван Ефремов. «Таис Афинская».

– Әкиятнең ничек итеп тарих өйрәнергә этәргеч булуы турында.

5. Александр Куприн. «Суламифь».

– Бик дулкынландыргыч китап. Һәм ул да тарихны өйрәнергә этәргеч бирә.

6. Иван Бунин. «Караңгы аллеяләр».

– Бу китапны бөтен үсмерләр дә укысын иде. Ул уй һәм хисләрнең «караңгы аллеяләреннән» чыгарга өйрәтә…

7.Халит Хоссейни. «Балкып торган мең кояш».

– Кем үзен начар хис итә – шушы китапны укыгыз. Үзегез яшәгән дөньяны бөтенләй башкача кабул итә башлаячаксыз.

8. Умберто Эко. «Роза исеме».

– Бу китапны уйланырга ярата торган кешеләр фәлсәфи караштан торып укырга тиеш.

9. Гаяз Исхакый. «Теләнче кыз» һәм «Мулла бабай».

– Ирекле һәм гүзәл татар хатын‑кызы идеалына узган гасыр башыннан ир‑ат карашы. Миңа Исхакыйның кыюлыгы һәм алдынгы карашлы булуы ошый.

10. Аяз Гыйләҗев. «Өч аршын җир».

– Халкыбызның милли яшәеш фәлсәфәсен, язмышын аңларга теләгән кеше шушы китапны укырга тиеш.

Чыганак: Татарстан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
32
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: