Гөлнара Эркаева: "34 яшемдә ике балалы тол хатын идем"

Арбор авылында яшәүче Гөлнара Эркаева язмышы күпләргә гыйбрәт булсын иде.

Уйламыйча әйткән сүзнең чынга ашуы аның тормышын икегә бүлә. Парлы еллар һәм ялгызлык. Ике ятим баласын гына түгел, тагын бер үксез сабыйны да аякка бастырырлык көч таба ул үзендә. Балтач районының Арбор авылында яшәүче Гөлнара Эркаева язмышы күпләргә гыйбрәт булсын иде. Үзе белән сөйләшкәч, бер йөрәгенә күпме ярату, сабырлык сыйганына сокландым. Аның көчле рухы, тормыштагы барлык хәлләрне дә дөрес итеп кабул итә белүе үрнәк булырлык.

Әниемә һәйкәл куярлык!

Гөлнараның әнисе  Нурания апаны да язмыш үзенчә сыный. Яшьлек юләрлеге белән ул авылга килгән үзбәк егетенә гашыйк була. Егетнең дә ниндие бит! Сабантуйларда төрле шөгыльләр күрсәтүче, циркта чыгыш ясаучы, биеклектәге баудан тотынмыйча йөрүче кеше. Андыйлар кемнең генә йөрәген яуламас!  Егет Балтач кызы Нуранияне Үзбәкстанга алып китә.

– Алар матур гына яши башлыйлар. Әти әнигә карата начар булмаса да, өйдәге туганнары бик җәберлиләр үзен. Әмма әни түзә. Авыр тормышы хакында берәүгә дә сиздерми. Сабырлыгы сынгач, мине алып Татарстанга кайтып китә.  Әтинең дә ялгыз каласы килми. Җаен таба. Артыннан кайта да, мине урлап китә. Әни кабат Үзбәкстанга китәргә мәҗбүр була. Минем хакка дип кире әти янына кайта, – дип сөйли Гөлнара.

Ир белән хатынның аралары да якынаеп киткәндәй була. Нурания белән Рузунбайның икенче балалары Элморад туа. Тик яңадан бер-береңне аңламау башлана, тавыш-гауга чыгып кына тора. Түземлеге беткәч, Нурания апа ике баласын ияртеп, тагын кайтып китә. Бу юлы инде ире дә эзләп кайтмый, үзе дә кире китми.

– Әни монда кайткач, икенче кат кияүгә чыкты. Нургаян абый белән бик матур яшәделәр. Ул безне какмады, сукмады. Безнең тагын ике туганыбыз: сеңлем Рания, энем Рәсүл бар. Һәркайсыбызның – үз тормышы.  Нургаян абый да исән түгел инде, – ди ул.

Күңеле сизенде

Гөлнара да әнисе язмышын кабатлый. Чит милләт кешесенә кияүгә чыга. Әмма әнисеннән аермалы буларак, ул никахта бик бәхетле яши.

– Мин кечкенәдән тегәргә өйрәндем. Әбием тегүче иде. Мәктәпне бетергәч, Казанга укырга кердем. Аннан районга эшкә кайттым. Тик тегү эшен генә ташларга туры килде. Уйладык-уйладык та, сеңлем белән Казанга чыгып китәргә булдык, – дип искә ала Гөлнара.

Кызлар бер кафега официант булып эшкә урнашалар. Булачак ире белән дә ул шунда таныша. Кыз эш урынын үзгәрткәч, Әкиф аны эзләп таба, аралаша башлыйлар.

Аларның яшь аермасы 22 ел була. Ул вакытта Гөлнарага – 26 яшь. Якыннарын, туганнарын Әкифнең башка милләттән булуы түгел, яшь аермасы күбрәк  борчый.

– Берәү дә яхшы сүз әйтмәде. Әнием дә каршы иде. Мин исә үз язмышымны үзем сайладым. Әниемә: «Үз яшемдәге бер егеткә кияүгә чыкканчы, бу әфәндегә кияүгә чыгып, өч көн бәхетле яшәргә риза», –  дидем. 3 көн түгел, 8 ел булды. Мин бары тик шуның кадәр генә бәхетле яшәп калдым. 34 яшемдә ике балалы тол хатын идем, – ди Гөлнара.

Әкиф белән Гөлнараның Сәмирә һәм Аяна исемле ике кызлары туа. Ир белән хатын бер-берсен аңлап яши. Җае чыканда, Бакуга да баргалыйлар. 2010 елда Әкиф әфәнденең гаиләсе белән үз ягына кайтып, кызының туган көнен уздырасы килә. Акча ягы да мактанырлык булмый. Башта Гөлнара каршы килә. Тик ире хакына ризалаша. Кызларының туган көненә Бакуга китәләр.

– Иремнең туганнары бик якын итеп каршы алды. Анда бер ай тордык. 27 декабрь көнне ирем иртән торды да, кирәк-яраклар алырга дип, кибеткә чыгарга җыена башлады. Безне тәм-томнар белән сыйламакчы. Иремнең әнисе дә безнең белән иде. Ирем чыгып барганда егылып китте. Шул егылудан башка тормады. Табиблар тромбы өзелгән, диделәр. Ирем белән бардым, ирсез кайтып киттем, – ди Гөлнара. – Дөрес, ир туганнарым анда калуымны теләде. Ярдәм итәбез, фатир алып бирәбез, диделәр. Тик минем үз ягыма кайтасым килде. Мине бит монда Камиләм көтеп тора иде.

Камилә

Гөлнара Сәмирә белән бергә Камиләне дә имезеп үстерә. Сабыйны әнисе ташлап калдыргач, йөрәге түзмичә барып ала ул аны. Алмас та иде – үз каны ага. Баланы ташлаган хатын-кыз энесеннән авырга кала.

– Энем яныма килде дә, апай, бер кыз миннән авырлы, баланы алып кайтмыйм, алдырам, дип әйтә, диде. Абортка акча сорап алган, тик тотып бетергән, баланы төшертмәскә булган икән. Тагын энемне чакыртып, баланы табам, тик ташлап калдырам, дигән. Инде нишлим? Төн йокыларым качты. Бу хакта Әкифкә әйттем. Ул бик тыныч кеше иде. Сабыйны син алырга тиеш, энеңнең баласы бит, диде. Шуннан соң баланы барып алдым,  –  дип сөйли Гөлнара.

Камилә турында сөйләгәндә, ул елаудан туктамады. Дөрес, баштарак әлеге баланы кабул да итә алмый ул. Ни дисәң дә, үзеңнеке түгел бит инде. Әмма барыбер назын, яратуын бирергә тырыша. Кызы Сәмирәне ничә тапкыр үпсә, Камиләне дә шуның кадәр үбә. Аралары 7 генә ай була аларның. Үз баласына күкрәк сөте урынына ботка ашата, сөтен сеңлесенә имезә. Төннәрен исә бер теләк тели: «Раббым, бу баланы үземнеке итеп яраттырсаң иде!» Теләге кабул була. Гөлнара Камиләгә ияләшүен сизми дә кала. Тормышта төрле чаклар була. Әмма ул бирешми. Камиләне дә, Сәмирә белән Аянаны да кеше итәр өчен тырыша. Кызларны музыка мәктәбендә укыта. Камиләнең челтерәп аккан чишмәдәй тавышы югалмасын өчен, гел бәйгеләргә йөртә.  «Йолдызлык» («Созвездие»)  бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Казаннан бүләккә бирелгән мутон тун киеп кайта.

Моннан ике ел элек Камиләне әтисе үз гаиләсенә ала. Гөлнарага аерылышу җиңел бирелми. Кешегә сиздермәскә тырышса да, ул сеңлесенә нык  бәйләнгәнен аңлый.  Камилә үз әнисенең кем икәнен дә белә. Хәер, тәмсез теллеләр тик тора аламы инде? Кечкенә чагында ук җанын яралап, син аларның кызы түгел, дип кайтаралар. Урамда ямьсез кыяфәттә йөргән әнисен дә күрсәтәләр. Сабый минем әни андый була алмый, дип гарьләнеп озак елый.  Гөлнара әнисе урынын алырга теләми дә. Энесе баласы булгач, ул үзен башта ук апа дияргә куша.

– Кайткан саен рәхмәт әйтә сабыем. Сәмирә, Аяна белән сөйләшеп сүзләре бетми. Мин аларны читтән генә күзәтергә яратам. Аллаһы Тәгалә бәхетләрен бирсен иде, дип телим. Сәмирә быел 11не бетерә. Адвокат буласы килә. Документларын Баку уку йортына да тапшырырга җыена, – ди Гөлнара.

Әтисе туганнары… Бу хакта Гөлнара озак сөйли ала. Ул Әкифкә туганнары өчен бик рәхмәтле.

– Ирем мине гаиләсе алдында дөрес итеп куя белде. Сайлаган хатынымны кабул итүегезне сорыйм, сез аны яратырга тиеш, диде. Шул көннән бирле мин кадерле килен булдым. Ирем үлгәнгә – 11 ел. Аның туганнары мине 11 көнгә дә ялгыз калдырмады. Һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Кайчакта алардан нидер сорарга да оялам. Әмма алар безне ташламый. Бертуганнары гына түгел, ике туганнарына кадәр ярдәм итеп тора, – ди Гөлнара. – Үземнең дә аларга биргән вәгъдәм бар. Әкифне җирләгәч, мин сезнең янга балаларым белән елга бер булса да килермен, дидем. Пандемия аркасында ике ел барганыбыз юк. Их, бер күрешеп, иремнең рухын сөендерәсе иде!

Әкифе күкләрдән карап сөенәдер, мөгаен. Иренең рухына тап төшермәгән, ике баланы кеше итәр өчен көн-төн тегү теккән, эштән курыкмаган Гөлнарасының догалары кабулдыр.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
74
1
5
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 24 декабрь 2021 - 19:59
    Без имени
    Рәхмәт сезгә.Бик тетрәнеп һәм бик теләп укыдым .Бик матур язасыз.