"Гаиләдә һәр дингә һәм милләткә хөрмәт зур"

Роза Шәйфетдинова ире Владимир белән үзләренең 3 сабые янына 10 ятимне сыендыра.

Кукмара районының Пүчинкә-Сутер авылында гомер итүче Роза Шәйфетдинова сүзләре бу. Алар ире Владимир белән  үзләренең 3 сабые янына 10 ятимне сыендыра. Бүген инде яннарында 4 кенә бала калган. Башкалары шәһәргә чыгып киткән. Әмма шулай булса да, үскән йортларын ташламыйлар, хәл белеп торалар, кунакка кайталар икән.

–  Әтием белән әнием яшьлектә Казахстанга чыгып китәләр. Тик әти үз ягын бик сагына. Шуңа да без Кукмараның Нырты авылына күчеп кайттык. Әтинең әллә күңеле сизенгән, билгесез. Монда кайткач, озак яшәмәде. 51 яшендә яман чирдән китеп барды, – дип искә ала Роза ханым. – Без гаиләдә җиде бала идек. Ике зур апам безнең белән кайтмадылар да. Монда кайткан биш баланың иң кечесе миңа 12 яшь  иде. Әтисез калу бик авыр булды. Аның каравы әниемә Аллаһы Тәгалә гомер бирде. 89 яшенә җитеп, якты дөньядан китеп барды. Аны югалтканга да 3 ел инде. Авыру абыем бар иде. Ул былтыр, коронавирустан терелә алмыйча үлеп китте.

Авыр чакларны җиңеләйтергә янәшәсендә сабыйлары көч бирә. Тәрбиягә алган балаларына карый да сөенә ул. Алар – гаиләле, без балалы булдык, дип шатлана. Эшнең башы болай була. 2010 елда авылларындагы мәктәпне япмакчы булалар. Кечкенә улларына да урамда уйнарга иптәш калмый. Инде нишләргә? Әнә шулчакта ул күрше авылда яшәүче Гөлнурның ятимнәр йортыннан бала алганын ишетә алар.  Владимир белән Роза да, бала алырга кирәк, дигән фикергә киләләр.

– Беренчедән, ятим сабыйларны бәхетле итәсе килде. Икенчедән, авылда балалар булса, мәктәп тә ябылмый, бакча да эшли. Акчасы турында уйламадык та. Әгәр акчаны беренче урынга куясың икән, баланы яратып булмый. Иң элек сабыйларны сөяргә кирәк. Миңа исә чит баланы якын итү авыр булмады. Укытучы булгач, мин болай да бөтен баланы якын итәм. Өемә кайтып кергән сабыйларны үземнеке итеп кабул иттем. Мин аларны аермыйм. Әнә шуңа да аларның бездән китәселәрем дә килми, – ди Роза. 

Иң беренче итеп алар бер малай алырга дип чыгып китә. Ятимнәр йортына Владимирны алырга килсәләр, аның сеңлесе дә барын әйтәләр. Ничек итеп туганнарны аерып булсын инде? Икесен дә алып кайтып китәләр. Ул чакта Владимирга – 12, Вероникага 8 яшь була. Хәзер инде Владимир – Мәскәүдә Россия халыклар дуслыгы университетында, ә Вероника Мамадышта политехник көллияттә белем ала. 

–  Сабыйлар безне яратты. Башта кунакка дип кенә кайтсалар, килеп керүгә, без башка китмибез, диделәр. Мин аларның үземә «әни» дигәннәрен бүгенгедәй хәтерлим. Килгәннәренә өченче көн генә иде. Төне буе елап чыктым. Күңелем әллә нишләде.  Әни диюләрен зур җаваплылык итеп кабул иттем. Димәк, алар миңа ышана. Үз әниләрен алыштыра алмасам да, аларны бар назымны биреп яраттым. Төрле чаклар булды, әмма без бар авырлыкны бергә җиңдек, – ди Роза ханым. – Күп тә үтмәде, безнең гаиләгә тагын ике малай килде: Марат белән Ефим. Бу балалар да укып бетерде инде. Аннан соң безгә 11 ел бер гаиләдә яшәгән Миша килеп керде. Сездә торыйм әле, ди. Кабул иттек. Мишаның сәламәтлегендә психик яктан тайпылышлар бар. Әлегә Казанда психоневрология хастаханәсендә дәвалана. Айга бер күчтәнәчләр белән янына барырга тырышабыз. Үзе дә хәлебезне белеп шалтыратып тора.

Ике ел элек Шәйфетдиновлар Казаннан ике бала алып кайта. Сабыйларның әтисе дә, әнисе дә вафат булган. Алар азәрбайҗан милләтеннән икән. Роман инде мәктәпне тәмамлап, укырга чыгып киткән. Сеңлесе Аида 10 нчы сыйныфта укый.

– Кызыбыз, беркая да барасым килми, сезнең белән рәхәт, ди. Аларның үз туганнарының балалары күп икән. Шуңа да бу сабыйлар берсенә дә сыймаган. Без алгач, туганнары телефон аша эзләп тапты. Видео элемтә белән сөйләшәләр. Кукмарага баргач, азәрбайҗан милләтеннән сатучыларны күрсәм, балаларымны алар белән сөйләштерәм. Үз телләрен онытмасыннар, дим. Безнең өйдә төрле милләт балалары дус-тату яши. Үзем татар, ирем удмурт, олы улым христиан динен алды, кече улым мәчеткә йөри, биш вакыт намаз укый. Гаиләдә һәр дингә һәм милләткә хөрмәт зур, – ди ул.

 Олылар үсеп чыгып киткәч, Аида  өйдә үзе генә кала. Ул Роза ханымга берәр иптәш кирәк, ди. Алар икесе бергә компьютер аша ятимнәр йортыннан бала эзли башлыйлар. Бер кызга күзләре төшә. Баксаң, аның тагын ике туганы бар икән. Сабыйларны аермыйлар. Зур йөрәккә сыйган ятимнәр зур йортка да сыя. Шулай итеп аларда Игнат, Авеста, Флора яши башлый.

– Ирем Владимирга рәхмәт. Ул минем теләгемә каршы килмәде. Сабыйларым аны күбрәк тә ярата кебек әле. Иң мөһиме – аларга рәхәт булсын. Шуңа да үзләрен иркәләргә дә тырышам. Элек әниләр безне иртә таңнан уяталар иде. Мин исә үземне туя йокламаганымны исемә төшерәм дә сабыйларга ял бирәм.  Йоклап кына ятмыйлар, эшкә дә өйрәтәбез.  Әмма аны кушып кына булмый. Матур итеп сөйләшергә, аңлатырга кирәк, – ди Роза ханым. – Миңа һәр тәрбияләгән балам рәхмәтле. Әле ярый сезне сайладык, дип торалар. Без дә ятимнәрне бәхетле итә алганга сөенәбез.

Роза Шәйфетдинова – Кукмарада «Тәрбиягә бала алучы ата-аналар» оешмасының рәисе. Аңа күп кенә баласыз гаиләләр, ятимнәрне үз канаты астына сыендырырга теләүчеләр мөрәҗәгать итә. Россиянең башка төбәкләреннән дә киңәшергә дип шалтыраталар. Ул һәркайсын тыңларга вакыт таба.
–  Әгәр кеше бала алыргамы, юкмы дип икеләнә икән – алмасын. Кире кайтару – бала өчен зур стресс. Әле менә бу көннәрдә Казанда яшәүче үз балалары булмаган гаилә 12 яшьлек кызны тәрбиягә алды. Телефон аша сөйләшеп торабыз. Аңлашылмаган хәлләр булганда, миңа яза. Мин үз киңәшемне бирәм. Шөкер, бала да ияләнеп килә, әти-әнисе дә шат, – ди Роза ханым. – Баланы алыр өчен йөрәгеңне тыңларга кирәк. Әгәр анда урын бар икән, ятимнәрне бәхетле итүдән курыкмагыз. Аллаһы Тәгалә ул балаларны алуга ук үз әҗерен бирә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
77
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: